Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Тимершикская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
| Адрес: | 422057, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Тимершик, ул. Пионерская, д. 13 |
| Телефон: | +7(843)-622-28-02 |
| E-Mail: | Stim.Sab@tatar.ru; timershiksaba@yandex.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Тимершикская СОШ" |
| Руководитель: | Закиров Делюс Ридаилович |
| Год основания учреждения: | 1982 |
| У нас учатся: | 169 в филиале: 8 |
| У нас учат: | 26 в филиале: 2 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Тимершикская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" - новости
Страницы: << ( 101 ) 102 103 104 105 106 107 108 109 110 >>
-
Лагерьның 13 нче көне! 16.06.2014

Лагерьның 13 нче көне! Иртәнге линейкада көнлек план белән таныштырылды, физрук Рафил абыйлары күңелле гимнастика ясатты. Витаминга бай иртәнге аштан соң, “Лагерьның бер көне” дигән темага рәсемнәр иҗат иттеләр. Көн болытлы, җилле булу сәбәпле, хәрәкәтле уеннар мәктәп спортзалында оештырылды. Көтеп алган экскурсия вакыты җитте. Бүген балалар Миңгәр авылында урнашкан “Дубай” санаториясе биләмәсенә экскурсиягә бардылар. Бик хозурланып, андагы матурлыкка сокланып, экскурсиядән шатланып кайттылар, фотосурәткә дә төштеләр. Аларны ашханәдә көндезге тәмле аш көтеп тора иде. Көндезге аштан соң, саф һавада хәрәкәтле уеннар уйналды.
Лагерьның бүгенге көне дә, бик истәлекле булып, күңелләрдә озак сакланыр әле!!!
-
Лагерьның 12 нче көне! 14.06.2014

Лагерьның 12 көне! "Сәламәт яшәү рәвеше" атнасы дәвам итә. Көн болытлы, әмма балаларыбызның йөзләре якты, күңелләре көр! 15 нче июнь – Әтиләр көне. Шул уңайдан бүген лагерьда күп төрле чаралар үткәрелде. Әтиләр өчен “Кояшкай” һәм “Зәңгәр күл” отрядларында концерт әзерләнде. Әтиләр белән балалар арасында футбол ярышы оештырылды. Балалар әтиләре белән уйнауны бик ошаттылар. Ярыштан соң, концерт карадылар, балалар матур-матур шигырьләр сөйләделәр, җырладылар, биеделәр. Әтиләренә бүләккә открыткалар ясадылар. Көннең икенче яртысында хәрәкәтле уеннар уйнатылды. Көн матур үтте!
-
Лагерьның 11 нче көне! 13.06.2014

Көн саен мәктәп балаларның шат авазыннан яңгырап тора. Бүген дә, көн болытлы булуга карамастан, барысы да шатланып килделәр. Иртәнге линейкада көнлек план белән таныштырылды, аннары гимнастика ясадылар. “Компьютер серләре” темасына вожатый апалары компьютернең зур көчкә ия булуын, кеше тормышындагы әһәмиятле ролен, шулай ук тиешле дәрәҗәдә кулланмаган очракта, сәламәтлеккә зур зыян салуын аңлаттылар. Аннары укучылар интерактив тактада рәсемнәр ясадылар. Авыл китапханәсенә экскурсиягә бару да бик нәтиҗәле булды. Китапханәче Фәнзия апалары китаплар, журналлар белән таныштырды, “Китап – кешенең юлдашы” дигән темага чыгыш ясады. Әкиятләрнең геройлары турында кызыклы гына әңгәмә оештырды. Табышмаклар буенча викторина үткәрде, җиңүчеләргә бүләкләр бирде. Көннең икенче яртысында футбол ярышы үткәрелде. Көннең үткәне сизелмәде дә. Күңелле мизгелләре әле балалар күңелендә озак сакланыр!
-
Лагерьның 10 нчы көне! 12.06.2014

"Шатлык" ял һәм сәламәтләндерү лагерының 10 нчы көне! Сәламәт яшәү атнасы дәвам итә. Көн гадәттәгечә башланды. "Сәламәтлек илендә" рәсем конкурсында укучылар бик матур рәсемнәр иҗат иттеләр. Музыкаль тәнәфестә рәхәтләнеп биеделәр, матур концерт куйдылар. "Россия көне" уңаеннан, тарих укытучысы А.Х.Хазиев Россия Конституциясе, дәүләт символлары, халкы, яшәеше турында сөйләде, презентация күрсәтте. Көн болытлы булгач, хәрәкәтле уеннар спортзалда оештырылды. Көн файдалы һәм мавыктыргыч үтте.
-
Лагерьның 9 нчы көне! 11.06.2014

Лагерьның 9 нчы көне. Көн болытлы, иң мөһиме, балаларның йөзләре шат, күңелләре көр. Барысы да сагынып килгәннәр. Иртәнге линейкадан соң, музыка белән гимнастика ясадылар. Витаминга бай иртәнге аштан соң, саф һавада футбол уены оештырылды. Кызыклы мультфильмнар һәр баланың күңеленә хуш килде. Химия һәм биология укытучысы Э.Ә.Хәбибуллина балаларга “Табигать һәм без” дигән бик матур чара үткәрде. Көндезге аштан соң, саф һавада хәрәкәтле уеннар уйналды. Лагерьның истә кала торган күңелле, мавыктыргыч мизгелләре белән тагы бер көне үтеп китте.
-
Лагерьның 8 нче көне! 10.06.2014

Лагерьның 8 нче көне. Бүген – “Сәламәт яшәү рәвеше” атналыгы башланды. Шул уңайдан Тимершык авылы фельдшеры Зөмәрә Нуриева, балалар алдында чыгыш ясап, төрле очракларда бәла-каза килгәндә, үзеңә яки дусларыңа беренче ярдәм күрсәтү турында аңлатты. Балаларның күп санлы сорауларына җавап бирде. “Йорт хайваннарын беләсеңме?” дип исемләнгән викторина сорауларына җавап бирүдә 2 нче отряд алдынгылыкны бирмәде. “Бию” түгәрәгендә Илназ Рәисович балаларга яңа төр биюләр өйрәтте. “Наркотикларсыз тормыш” республикакүләм акция кысаларында “Тәмәкенең зыянын беләсеңме?” видеофильмын карадык, әңгәмә барышында балаларның тәмәкенең зыяны турында күп нәрсә ачыклаулары аңлашылды. Саф һавада хәрәкәтле уеннар уйнаулар бигрәк тә күңелле! Лагерьның бүгенге көне дә файдалы һәм нәтиҗәле үтте. Аның күңелле мизгелләре балаларның йөрәк түрендә әле озак сакланыр!!!
-
Лагерьның 7 нче көне! 09.06.2014

Ямьле Сабантуйларын үткәреп, нык сагынып, балалар лагерьга килделәр. Иртәнге линейкада план белән таныштылар, физрук Альберт абыйлары гимнастика ясатты. Пешекче апалары витаминга бай иртәнге аш белән сыйлаганнан соң, физика укытучысы Л.Ә.Вәлиева “Космоска юл” дип исемләнгән тәрбия сәгате үткәрде. Балаларның Галәм турында белемнәрен тирәнәйтү, бердәмлек сыйфатларын тәрбияләү максатыннан үткәрелгән тәрбия сәгатендә укучылар интеллектуаль уенда катнаштылар, рәсемнәр иҗат иттеләр. Ясаган рәсемнәре белән фотосурәткә дә төштеләр. Көн җиләс, рәхәт. Урамда хәрәкәтле уеннар уйнатылды. Һәр отряд математик КВНны зур түземсезлек белән көтте. Вожатыйлар бик кызыклы уеннар үткәрделәр. “Наркотикларсыз тормыш” республикакүләм айлык кысаларында “Параллель дөнья” исеме белән рәсем конкурсы үткәрелде. Эчтәлекле, матур рәсемнәр иҗат иттеләр балалар. Алар сәламәтлекнең бик кадерле икәнен яхшы аңлыйлар.
Лагерьда үткән һәр көн – балачак тормышының бер мизгеле! Бүгенге көн дә матур хатирәләре белән балачак тарихы битләренә язылды.
-
Лагерьның 6 нчы көне! 06.06.2014

Шат йөзле балаларның лагерьга сагынып килүләре – үзе бер куаныч. Бүгенге көн дә гадәттәгечә башланды. Линейкада көнлек план белән таныштырылды, гимнастика уянып җитмәгәннәрне уятты. Иртәнге аштан соң, “Начар гадәтләрне үз итмә!” темасына тәрбия сәгате үткәрелде. Вожатый Алинә апалары тәмәкенең, аракының, дорфа сөйләшүнең кешегә зур зыяны турында презентациядә чагылдырып сөйләде. Балаларның күп санлы сорауларына җавап бирде. Аннары Лесхозга экскурсиягә бардык. Лесхоздагы ил күләмендә зур әһәмияткә ия булган питомникка кердек, нинди генә үсемлекләр үсми анда! Балалар питомникта эшләүчеләргә үзләрен кызыксындырган сорауларын бирделәр. Лесхоз табигатенә сокландылар, фотосурәткә төштеләр. Саф һавада хәрәкәтле уеннар уйналды, һәр бала бүгенге көннән бик канәгать калды.
-
Лагерьның 5 нче көне! 05.06.2014

“Шатлык” ял һәм сәламәтләндерү лагерының 5 нче көне. Көндәгечә, балалар лагерьны, анда эшләүче вожатый апаларны, дусларын сагынып килделәр. Иртәнге линейкада план белән таныштылар, музыка белән гимнастика ясауларны бик яраталар үзләре. “Олимпиада-2014” дип исемләнгән тәрбия сәгатендә балалар Сочида булган олимпиада, ярыш-узышлар, олимпиада тарихы турында тыңладылар. Гөлфинур Фәрхетдиновна чыгышын презентация белән яктыртып алып барды. Ике отряд арасында барган волейбол ярышында дуслык җиңде. “Изгеләр чишмәсе” нә экскурсияне балалар бик көтеп алдылар. Анда “Үлчәмнәр илендә” дигән математик чара үткәрелде. Чишмәнең мәйданын китереп чыгардылар, чүп-чардан чистарттылар. “Паралимпиада – 2014” тәрбия сәгатенә ил күләмендә дан алган, паралимпиада җиңүчесе Рушан Миннегулов кунакка килде. Аның чыгышын бер тынсыз, яратып, аңлап, горурланып тыңладылар балалар, үзләрен кызыксындырган сорауларын бирделәр. Рушан абыйларының медальләрен карадылар, сокландылар. "Начар гадәтләрне үз итмәгез, тормышны яратыгыз, спорт белән шөгыльләнегез!"- дип акыллы киңәшләрен бирде спортсмен.
Лагерьның 6 нчы көне бик тә нәтиҗәле, күңелле, мавыктыргыч үтте. Бу көнне балалар күңелләрендә озак сакларлар.
-
Лагерьның 4 нче көне! "Математика һәм без" атнасы дәвам итә... 04.06.2014

“Шатлык” лагерының янә бер көне матур гына башланып китте. Шат күңелле балаларның бер-берсен сагынышып, елмаеп-көлеп килүләре күңелгә куаныч өсти. Иртәнге линейка, музыка астында иртәнге гимнастикалар балалар күңеленә дәрт өсти. Иртәнге аштан соң, өстәл уеннары- шахмат, шашка уйнадылар. Укучылар шахмат уены буенча ярышта бик актив катнаштылар. Җиңүчеләргә бүләкләр тапшырдык.
“Табышмак әйтәм, җавабын беләсеңме?” дигән чара укучыларга аеруча ошады. Балалар бик зирәкләр, бик тапкырлар!
Арча көллиятеннән практикага кайткан Ранис абыйлары Таштиев бүген 3 турдан торган “Интеллектуаль марафон” үткәрде. Математика, рус әдәбияты, рус теле һәм рәсем фәннәре, спорт һәм мульфильмнар буенча төзелгән сораулар бик кызыклы, уйларга этәрә торган булуы белән үзенчәлекле булды. Мәктәп стадионында футбол уйнау бигрәк тә күңелле булды!
Балалар, бүгенге көннән дә бик канәгать булып, бүләкләр алып кайтып киттеләр.



















