Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Тимершикская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
| Адрес: | 422057, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Тимершик, ул. Пионерская, д. 13 |
| Телефон: | +7(843)-622-28-02 |
| E-Mail: | Stim.Sab@tatar.ru; timershiksaba@yandex.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Тимершикская СОШ" |
| Руководитель: | Закиров Делюс Ридаилович |
| Год основания учреждения: | 1982 |
| У нас учатся: | 169 в филиале: 8 |
| У нас учат: | 26 в филиале: 2 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Тимершикская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" - новости
Страницы: << 101 102 103 104 105 106 107 108 ( 109 ) 110 >>
-
Хоккей ярышы! 20.02.2014

Хәрби-патриотик айлык кысаларында бүген "Зәңгәрләр" белән "Яшелләр" командалары арасында хоккей ярышы оештырылды. Укучылар ныклы әзерлек алып бардылар. Уен бик матур һәм үзенчәлекле булды. Ярыш ярыш инде. Кемдер җиңелә, кемдер җиңә. "Зәңгәрләр"командасы җиңү яулады. Афәрин дибез. Һәр ике командага да зур уңышлар телибез.
-
Кызлар арасында баскетбол ярышы 19.02.2014

Хәрби-патриотик айлык кысаларында "Зәңгәрләр" белән "Яшелләр" командалары арасында спорт төрләре буенча ярышлар үткәрелә. Бүген кызлар арасында баскетбол ярышы оештырылды. Уен искиткеч булды. Кызлар бик тырыштылар. Ярышта "Зәңгәрләр" командасы җиңде. Ике командага да зур рәхмәт, алга таба да зур уңышлар телибез!
-
Командалар арасында волейбол ярышы! 17.02.2014

Мәктәптә хәрби-патриотик айлык кысаларында бүген кызлар арасында волейбол ярышлары үткәрелде. "Яшелләр" командасы "Зәңгәрләр" командасын җиңде. Һәр ике командага да алдагы ярышларда уңышлар телибез!
-
Шигърияттә кунакта! 13.02.2014

Бүген мәктәп китапханәсенә, Муса Җәлилнең туган көне уңаеннан, нәни кунаклар килде. "Кояшкай" ясле-бакча балалары өчен татар теле һәм әдәбияты укытучысы М.Ф.Миннеханова "Шигърияттә кунакта!" дип исемләнгән чара үткәрде. Нәниләргә 1 нче сыйныф укучылары ятлаган шигырьләрен сөйләп күрсәттеләр; шагыйрьнең тормыш юлын,иҗатын чагылдырган видеофильм карадылар. Чара файдалы һәм нәтиҗәле үтте, ясле-бакча балаларына бик ошады.
-
15 нче февраль- М.Җәлилнең туган көне! 12.02.2014

Мәктәбебездә тәрбияви чаралар даими үтеп тора. Февраль ае - хәрби-патриотик айлык. Шушы айның 15 нче февралендә герой-шагыйрь Муса Җәлилнең туган көне билгеләп үтелә. Исән булса, аңа 108 яшь булыр иде. 7-8 нче сыйныфларда "Каһарман шагыйрь Муса Җәлил" дип исемләнгән сыйныфтан тыш чара үткәрелде. 7 нче сыйныф укучысы Фатыйхова Нәзилә шагыйрьнең тормыш юлын, иҗатын чагылдырган презентация әзерләгән иде, аның чыгышы тыңланды. "Муса Җәлил эзләре буйлап..." дип исемләнгән видеофильм карадылар. Тәрбия чарасын 7 нче сыйныфның җитәкчесе, татар теле һәм әдәбияты укытучысы Миңсылу Фәнәвиевна шагыйрьнең "Җырларым" шигыре белән тәмамлады. Мондый чараларның укучыларны ил гражданнары итеп тәрбияләүдә әһәмияте бик зур.
-
Сәламәт гаиләдә - сәламәт балалар! 11.02.2014

Мәктәптә, 7-10 нчы февраль кереп, "Сәламәт гаиләдә - сәламәт бала" дип исемләнгән дәресләр, сыйныфтан тыш чаралар, сыйныф сәгатьләре үткәрелде. 1-4 нче сыйныф укучылары белән "Сәламәтлек иленә сәяхәт" (Нуруллина Н.И.), 6 б сыйныфында "Сәламәтлекнең кеше тормышында әһәмияте" (Михайлова Н.А.), 6 а сыйныфында "Безнең гаиләдә сәламәтлеккә караш" (Фәйзетдинова З.Б.), 11 нче сыйныфта "Без - булачак әти-әниләр!" һәм башка сыйныфларда шундый темаларга сөйләшү, аңлату эшләре алып барылды. 8 нче февраль көнне барлык укучылар, укытучылар белән "Бөтенроссия чаңгы ярышы"нда актив катнаштык. 10 нчы февраль көнне укучылар арасында "Волейбол" ярышы үткәрелде. Гомумән, мәктәптә "Спорт - безнең дустыбыз" дигән девиз белән әти-әниләр, укучылар, укытучылар белән күп төрле файдалы чаралар еллар дәвамында алып барыла.
-
"Лыжня России-2014" 08.02.2014

Бүген, 8 нче февраль көнне, Тимершык авыл җирлегендә "Бөтенроссия чаңгы ярышлары-2014" көне үткәрелде. 2-11 нче сыйныф укучылары, педколлектив һәм хезмәткәрләр, мәдәният йортында, китапханәдә эшләүчеләр чаңгыга бастылар. “Сәламәт тәндә- сәламәт акыл” гыйбарәсен һәркем тормыш девизы итеп алды һәм бу чарада бик актив катнашты. Барлыгы Тимершык урта мәктәбеннән 144 кеше катнашты.
-
Батырлык дәресләре! 27.01.2014

Мәктәптә ил вакыйгалары һәм яңалыклары буенча тәрбияви чаралар даими булып тора. Бүген Ленинград блокадасына багышланган батырлык дәресләре үткәрелде. Ленинград блокадасы Россия тарихында озакка сузылган һәм иң фаҗигале вакыйгалардан санала. Төп-төгәл 871 көн (1941 нче елның 8 нче сентябреннән 1944 нче елның 27 нче гыйнварына кадәр дәвам иткән) дәвам иткән әлеге мәхшәрнең кайтавазы әле бүген дә күңелне тетрәндерә. Ленинград блокадасында 2 миллионнан артык кешенең гомере өзелә, шуларның 400 меңе - балалар.
Батырлык дәресен тарих укытучысы А.Х.Хаҗиев белән рус теле һәм әдәбияты укытучысы Ә.Г.Хаҗиевалар үткәрде. Әйе, тыныч тормышның кадерен белергә, яшәүнең ямен аңларга өйрәтә мондый дәресләр.
-
Үзидарә көне 23.01.2014

Бүген, 23 нче гыйнвар көнне, мәктәптә "Үзидарә көне" үткәрелде. Үзидарә көнен үткәрү өчен укучылар Думасы ныклы әзерлек алып барды. Көн хөрмәтле укытучыларыбызны, хезмәткәрләрне музыка белән каршы алудан башланды. Укытучыларыбыз тылсымлы тартмадан изге теләкләр язылган открыткалар алдылар, шунда ук аларның күңелләре күтәрелде. Дәресләр расписание нигезендә алып барылды, һәр дәрескә "укытучыларыбыз" ныклы әзерлек белән килгәннәр. Кыскасы, көн дәвамында күп эшләр башкарылды, "Өмет йолдызы" газетасының махсус чыгарылышы дөнья күрде. Үзидарә көне КВН белән тәмамланды. Укучылар укытучы, директор һәм аның урынбасарлары, оештыручы-педагог хезмәтенең никадәр җаваплы, күп көч, энергия сарыф итә торган һөнәр икәнлекләрен аңладылар. Һөнәри юнәлеш бирү максатыннан үткәрелгән бу чараның әһәмияте бик зур.
-
"Оста куллар" түгәрәге 21.01.2014

Мәктәптә III уку чирегендә "Оста куллар" түгәрәге эшли башлады. Аңа йөрүче кызлар челтәр энәсе белән схемага карап салфетка, яка, балеро бәйләргә өйрәнәләр. Түгәрәкне Әхмәтова Рәсимә Галихан кызы алып бара.



















