Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Тимершикская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
| Адрес: | 422057, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Тимершик, ул. Пионерская, д. 13 |
| Телефон: | +7(843)-622-28-02 |
| E-Mail: | Stim.Sab@tatar.ru; timershiksaba@yandex.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Тимершикская СОШ" |
| Руководитель: | Закиров Делюс Ридаилович |
| Год основания учреждения: | 1982 |
| У нас учатся: | 169 в филиале: 8 |
| У нас учат: | 26 в филиале: 2 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Тимершикская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" - новости
Страницы: << 101 102 103 104 105 106 107 ( 108 ) 109 110 >>
-
Миңгәр мәктәбендә һәм балалар бакчасында гаилә бәйрәме. 06.03.2014

-
"Дулкыннар" республикакүләм конкурсында! 03.03.2014

1 нче март көнне мәктәпнең бер төркем укучылары татар теле һәм әдәбияты укытучысы белән берлектә Казанга "Дулкыннар" республикакүләм конкурсының финал этабында катнашырга бардылар. 11 нче сыйныф укучысы Гәйфиев Рәдиф, 10 нчы сыйныфтан - Закарова Эльмира, 9 нчы сыйныфтан - Фазылова Таңсылу, 6 нчы сыйныфтан - Галимова Зилә белән Гыйниятуллин Илназлар "Нәфис сүз" номинациясендә матур чыгыш ясап кайттылар. Алга таба да үзләренә зур уңышлар юлдаш булсын!
-
"Куян кызы" спектакле 03.03.2014

ФГОС шартларында башлангыч сыйныфларда дәрестән тыш өстәмә шөгыльләр үткәрелә. Татар теле һәм әдәбияты укытучысы М.Ф.Миннеханова "Театр студиясе" шөгыле алып бара. Аларның инде иҗат җимешләрен күрергә була. Бүген ясле-бакча балаларына 2 нче сыйныф укучылары А.Алишның "Куян кызы" әсәрен сәхнәләштереп күрсәттеләр. Бәләкәчләр бик яратып карадылар.
-
Студентлар белән очрашу кичәсе! 01.03.2014

28 нче февраль көнне бездә мәктәпне төрле елларда тәмамлаган һөнәр ияләре, студентлар белән "Яратып эшләгән эш кенә куаныч китерә" дип исемләнгән очрашу-кичә үткәрелде. Бәйрәмгә Саба районы халыкны эш белән тәэмин итү үзәге дәүләт казна оешмасы директоры Габдрахманов Данис Рәкыйпович, Саба район мәгариф бүлегенең тәрбия эшләре буенча урынбасары Шафикова Гөлнар Илдаровна, Балалар иҗат үзәге директоры Хафизов Фидан Мидхәтович, Саба җәмгыятенең Кызыл-Мишә филиалы агрономы Мөхәммәтҗанов Дамир Вакыйфович, Тимершык авыл җирлеге башлыгы Вафина Нуршат Сабирулловна, Тимершык мәдәният йорты сәнгать җитәкчесе Хантимеров Айдар Шаһинуровичлар чакырылды. 8-11 нче сыйныф укучылары каршында мәртәбәле кунаклар һөнәр сайлауда укучыларга теләкләрен җиткерделәр, укыткан укытучыларына зур рәхмәтләрен җиткерделәр. Данис Габдрахманов, Фидан Хафизов, Гөлнар Илдаровна, Дамир Мөхәммәтҗановлар бертавыштан: "Тимершык мәктәбендә укуыбыз белән чиксез горурланабыз, олы тормышта үз урыныбызны яулавыбыз белән без укытучыларыбызга рәхмәтле!"-дип белдерделәр. Төрле уку йортларында укучылар студент тормышы, сессияләр турында тәфсилләп сөйләделәр, чыгарылыш сыйныф укучыларын укыган уку йортларына чакырдылар. Очрашу-кичәнең икенче өлешендә "Акыл-тезген, белем-ат" дип исемләнгән интеллектуаль уен үткәрелде, анда студентлар белән укучылар командалары көч сынашты. Кичә ахырында дискотека булды.
Очрашу-кичәнең күңелле мизгелләре укучыларыбыз, кунакларыбыз, студентларыбыз күңелендә эзсез калмас!
-
Бал-маскарад! 27.02.2014

Бүген, 27 нче февраль көнне, Балалар иҗат үзәгендә район укучылар думасының бәйрәме булды. Мәктәп укучылар думасының активистлары катнашында үткәрелгән бал-маскарадта бездән дә 5 укучы катнашты. Гаттарова Илзидә, Галимов Альберт, Фазылова Таңсылу, Загидуллин Искәндәр, Закарова Эльмиралар бәйрәмне бик ошатып кайттылар. Ә Эльмира белән Искәндәр бал биюен бик матур, оста биеделәр. Бәйрәмдә дума активистларын котладылар.
-
"Аҗаган" уены! 26.02.2014

Хәрби-патриотик айлык дәвам итә. Бүген, 26 нчы февраль көнне, мәктәптә "Аҗаган" уены үткәрелде. Уенга "Зәңгәрләр" һәм "Яшелләр" командалары ныклы әзерлек белән килгәннәр. Байрак эзләү барышында командалар арасында "сугышчан" ярышлар (миналар эзләү, ату, яралыларны ташу, һ.б.) оештырылды. Күп төрле сынауларны үтеп, "Яшелләр" командасы байракны эзләп таптылар. Димәк, "Аҗаган" уенының җиңүчесе дә - алар! Котлыйбыз, булдырдыгыз! Уенда һәр ике команданың да оешкан төстә катнашулары бик сокландырды.Гомумән, айлык бик нәтиҗәле үтә.
-
Бадминтон ярышы! 26.02.2014

Хәрби-патриотик айлык кысаларында мәктәптә спорт ярышлары дәвам итә. 25 нче февраль көнне "Зәңгәрләр" белән "Яшелләр" командаларының кызлары арасында бадминтон ярышы үткәрелде."Зәңгәрләр" командасыннан Нотфуллина Рәзинә (8 кл.) - 1нче урын, Дәүләтҗанова Айсинә (8 кл.)-2 нче урын, Нуриева Ләйсәния (7 кл.)- 3 нче урын, "Яшелләр" командасыннан Галимҗанова Энҗе (6 кл) - 4 нче урынга лаек булдылар. Шулай итеп, "Зәңгәрләр" командасы җиңү яулады. Һәр ике командага алга таба уңышлар телибез.
-
Маршировка! 24.02.2014

Бүген, 24 нче февраль көнне, хәрби-патриотик айлык кысаларында мәктәптә 2-11 нче сыйныфлар арасында маршировка үткәрелде. Барлык сыйныфлар да ныклы әзерлек белән килгәннәр. ТИН фәне укытучысы А.Г.Биктимиров, нәтиҗә ясап, укучыларга, сыйныф җитәкчеләренә рәхмәт белдерде. Мәктәп директоры И.Г.Дәүлиев, өлкән сыйныф укучыларына мөрәҗәгать итеп: "Сез инде бүгеннән солдат хезмәтенә әзер икәнлегезне күрсәттегез, булдырдыгыз!"- дип үз бәясен бирде. Гомумән, мәктәптә хәрби-патриотик айлык югары дәрәҗәдә үтә, алда әле "Аҗаган" уены көтә.
-
Ватанны саклаучылар көне! 21.02.2014

Бүген мәктәптә, "Ватанны саклаучылар көне" уңаеннан, тематик очрашу-кичә үткәрелде. Очрашуга Әфган һәм Чечня җирендә хезмәт иткән Гарифуллин Илдус, Юмагулов Ильяс, Ибатуллин Әнвәр, Хафизов Наис, Таһиров Минзакирлар чакырылды. 5 нче сыйныф укучылары (сыйныф җитәкчеләре Айдар Ханифуллович) кунаклар хөрмәтенә, мәктәбебезнең ир-егет укытучылары һәм укучыларын бәйрәм белән котлап, концерт номерлары белән чыгыш ясадылар. "Зәңгәрләр" белән "Яшелләр" командалары арасында "Ягез әле, егетләр" бәйгесе булды. Кунаклар, балалар алдында чыгыш ясап, укучыларга тырышып укырга, тыныч тормышның кадерен белергә кирәклеген әйттеләр. Очрашу-кичә матур үтте. Бәйрәмне оештырган һәм нәтиҗәле үткәргән өчен, 5 нче сыйныф укучыларына, җитәкчеләре, тарих укытучысы А.Х.Хаҗиевка дирекция исеменнән зур рәхмәт белдерелә.
-
Кышкы олимпиада уеннары! 20.02.2014

Тимершык урта мәктәбендә кышкы олимпиада уеннары буенча тематик сөйләшүләр, фикер уртаклашулар даими булып тора. Уеннарның барышын күзәтәбез, борчылабыз, сөенәбез. Бүген 3-4 нче сыйныфлар өчен тарих укытучысы А.Х.Хаҗиев "Олимпия уенары тарихы" дип исемләнгән тәрбияви чара үткәрде. Чара файдалы һәм нәтиҗәле үтте.



















