Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Тимершикская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
| Адрес: | 422057, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Тимершик, ул. Пионерская, д. 13 |
| Телефон: | +7(843)-622-28-02 |
| E-Mail: | Stim.Sab@tatar.ru; timershiksaba@yandex.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Тимершикская СОШ" |
| Руководитель: | Закиров Делюс Ридаилович |
| Год основания учреждения: | 1982 |
| У нас учатся: | 169 в филиале: 8 |
| У нас учат: | 26 в филиале: 2 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Тимершикская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" - новости
Страницы: << ( 111 ) 112 113 114 115 116 117 118 119 120 >>
-
Кышкы лагерьның беренче көне!!! 25.12.2013

Мәктәпләрдә каникуллар башланды. Ләкин мәктәптә балаларның шат авазлары тынмады. Чөнки бүген, 25 нче декабрь көнне, "Шатлык" ял һәм сәламәтләндерү лагеры эшли башлады. Лагерьга 20 бала йөри. Лагерь ачылышында "Кояшкай" һәм "Гөлләр" отряды үзенчәлекле итеп үзләре белән таныштырдылар. Тәрбиячеләр М.М.Гарифуллина белән Г.Х.Галимовалар, физрук А.Г.Биктимиров, биология укытучысы Э.Ә.Хәбибуллина, матур җырлар өйрәтүче А.Ф.Фальвановалар лагерьның беренче көнен бик мавыктыргыч, кызыклы итеп оештырдылар. Балалар иртәсе гимнастика ясаудан башланды, алар отрядларга берләшеп, лагерьның тантаналы ачылышына әзерләнделәр. Энҗе Әнәсовна балаларга табигать турында "Кызыклы тукталышлар" дигән кызыклы чара әзерләде, балаларның күңелендә әле ул мизгелләр озак сакланыр. Саф һавада уйнау, кышкы табигать белән хозурлану да эзсез үтмәс. Пешекче Гөлсәнә апалары үзләрен бик тәмле ризыклар белән сыйладылар. Кыскасы, лагерьның беренче көне бик матур һәм нәтиҗәле үтте.
-
Ата-аналар җыелышы! 25.12.2013

Бүген, 25 нче декабрь көнне, мәктәптә I яртыеллык нәтиҗәләре буенча гомуми ата-аналар җыелышы үткәрелде. Җыелышның көн тәртибендә түбәндәгеләр булды:
1.2013-2014 нче уку елының I яртыеллыгы нәтиҗәләре белән таныштыру. Мәктәп директоры И.Г.Дәүлиев, укыту эшләре буенча директор урынбасары Фазылова Г.Җ.ларның чыгышы.
2."Мәктәп белән гаиләнең хезмәттәшлеге" темасына чыгыш. Тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Х.С.Нәҗипованың чыгышы.
3.Өстәмә белем бирү түгәрәкләре отчёты. "Судомоделирование" түгәрәге (җитәкчесе Гәрәев И.Г.) күргәзмәсе куелды, "Бию" түгәрәгенә йөрүче укучылар тарафыннан (җитәкчесе Фазылҗанов И.Р.) милли һәм рус биюе күрсәтелде. Җыелышта шулай ук "Баскетбол", "Хоккей" түгәрәкләре җитәкчесе Ш.Х.Шакиров, "Волейбол" түгәрәге җитәкчесе А.Г.Биктимиров, "Бадминтон" түгәрәге җитәкчесе Р.Ш.Шакировлар 2 чирек буенча ирешелгән уңышлар, башкарасы эшләр турында сөйләделәр.
4.Төрлеләр.
Гомуми җыелыштан соң, ата-аналар сыйныфларга таралдылар.
-
Миңгәрдә яңа ел сыннары. 24.12.2013

-
Яңа 2014 нче ел стена газеталары! 23.12.2013

Мәктәбебездә, яңа ел уңаеннан, стена газеталарына игълан ителгән конкурста барлык укучылар да актив катнашты. Укучылар бай эчтәлекле, матур бизәкле газеталар иҗат иттеләр. Алар Яңа ел бәйрәмнәрен бизәп торырлар! Нәтиҗәләре һәр сыйныфның Яңа ел бәйрәмендә әйтелер һәм истәлекле бүләкләр бирелер.
-
Яңа ел якынлаша! 21.12.2013

Яңа 2014 нче ел - Ат елы якынлаша. Яңа елга әзерлек максатыннан, мәктәптә тематик конкурслар үткәрелә, газеталар чыгарыла һәм чыгышлар әзерләнә. 1-4 нче сыйныф укучылары, чыршы бизәргә дип, бик-бик матур уенчыклар ясадылар. Уенчыклар күргәзмә итеп куелды, аннары чыршыларга эленер. Укучыларның фантазияләренә искитәрлек, уенчыкларны нинди генә материаллардан эшләмәгәннәр. конкурста катнашкан укучыларга, аларга ярдәм иткән әти-әниләренә, укытучыларына зур рәхмәт!
-
волейбол ярышы 09.12.2013

-
"Тамчы-шоу"да без - беренче! 09.12.2013

Бүген, 9 нчы декабрь көнне, Тимершык урта мәктәбе укучылары "ТНВ" телерадиокомпаниясендә үтә торган "Тамчы-шоу" интеллектуаль уенында катнашты. Яшел Үзән районы Олы Ачасыр урта мәктәбе укучылары белән "Татар халкының милли ашлары" темасы буенча көч сынашты. Мәктәпнең "Мизгел" командасы "Якты йолдыз" командасын җиңеп, 1 нче урын яулады. Капитаннар өчен махсус ярышта команданың капитаны, 7 нче сыйныф укучысы Фатыйхова Нәзилә, 10 сорауга да дөрес җавап бирде. 8 нче сыйныф укучылары Мусин Булат, Дәүләтҗанова Айсинә дә татар милли халык ашлары, музыка уен кораллары, Санкт-Петербург шәһәре турында мәгълүматлы булуларын күрсәттеләр. Укучыларны интеллектуаль уенга әзерләгән тарих укытучысы А.Х.Хаҗиевка, оештыручы педагог Р.К.Фазыловка, тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Х.С.Нәҗиповага, уенда катнашкан укучыларга дирекция исеменнән зур рәхмәт белдерелә.
-
Инвалидлар көне! 07.12.2013

Районда 1 нче декабрьдән 10 нчы декабрьгә кадәр "Сәламәтлекләре чикләнгән кешеләр" ункөнлеге бара. Декада барышында рәсемнәр конкурсы оештырылды. Шулай ук Саба районы "Сәламәтлекләре чикләнгән кешеләр оешмасы" рәисе А.М.Габдрахманов белән очрашу үткәрелде. Альфред Мөхәммәтнәҗипович балаларга оешманың эшчәнлеге, районда сәламәтлекләре чикләнгән кешеләргә игътибарның артуын, нәкъ менә аларның спорт буенча ярышларда зур уңышларга ирешүләрен ассызыклады. Очрашу ахырында кунагыбыз беркемгә дә битараф булмаска чакырды.
-
"Коррупциягә каршы көрәш атналыгы" 03.12.2013

Мәктәптә коррупциягә каршы көрәш атналыгы бара. Шул уңайдан махсус план кабул ителде, план нигезендә сыйныф сәгатьләре үткәрелә, тематик очрашулар оештырыла. Бүген, 3 нче декабрь көнне, район башлыгы урынбасары Р.Р.Закирҗанов белән очрашу үткәрелде. Ул чыгышында 2012-2014 нче елларга районның коррупциягә каршы комплекслы программасын тормышка ашыру буенча башкарылган эшләр турында сөйләде, тормыштан мисаллар китерде. Очрашуда шулай ук Тимершык авыл җирлеге башлыгы Н.С.Вафина да катнашты.
-
Мәктәптә - почта хезмәткәрләре! 28.11.2013

Бүген Тимершык урта мәктәбендә 2014 нче елның 1 нче яртыеллыгына газета-журналларга язылу көне оештырылды. Тимершык авылы почта бүлекчәсенең хат ташучысы Вафина Гөлфәния Мидхәт кызы укытучылар коллективын федераль һәм региональ нәшриятлар белән таныштырды. Укытучылар, тәрбиячеләр хезмэт эшчәнлегендә нәтиҗәле кулланырга мөмкин булган газета-журналларны сайладылар. Беренче итеп районыбыз елъязмасы "Саба таңнары" газетасына бердәм язылдык. Шулай ук "Мәгариф", "Гаилә һәм мәктәп", "Ялкын", "Салават күпере" журналларына, "Татарстан яшьләре", "Ватаным Татарстан", "Первое сентября", "Ачык дәрес", "Российская газета"ларына өстенлек бирелде. "Ирек мәйданы", "Юлдаш", "Акчарлак" газеталарын да үз итәләр мөгаллимнәребез.
Гомумән, газета-журналсыз бер көн дә яшәп булмый.Өстәл китабы булырдай газета-журналлардан нәтиҗәле файдаланыйк!



















