Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Тимершикская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
| Адрес: | 422057, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Тимершик, ул. Пионерская, д. 13 |
| Телефон: | +7(843)-622-28-02 |
| E-Mail: | Stim.Sab@tatar.ru; timershiksaba@yandex.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Тимершикская СОШ" |
| Руководитель: | Закиров Делюс Ридаилович |
| Год основания учреждения: | 1982 |
| У нас учатся: | 169 в филиале: 8 |
| У нас учат: | 26 в филиале: 2 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Тимершикская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" - новости
Страницы: << 111 112 113 114 115 ( 116 ) 117 118 119 120 >>
-
Дәрестән тыш эшчәнлек! 18.09.2013

Тимершык урта мәктәбендә, дәресләрдән соң да, укучылар тавышы тынмый. "Судомоделирование" түгәрәгенә укучылар бик яратып йөри. Җитәкчеләре Илнур Габделбарович укучыларны көймә ясарга өйрәтә. Бүгенгесе көндә көймәнең төп өлешен эшләү бара. укучыларга уңышлар гына телисе кала!
-
Без - терроризмга, экстремизм һәм наркотикларга юк дибез!!! 18.09.2013

Мәктәп күләмендә терроризмга, экстремизмга, наркотикларга каршы күп төрле тематик чаралар үткәрелә. 10 нчы сыйныфта (сыйныф җитәкчесе Нуруллина З.Ф.) "Без - терроризмга, экстремизмга, наркотикларга каршы!" дип исемләнгән класс сәгате үткәрелде. Сыйныф сәгатендә укытучы укучыларга терроризм, экстремизмга карата тормыштан мисаллар китереп сөйләде, начар гадәтләрне булдырмау юлларын аңлатты. Сәламәт яшәү рәвешен пропагандалады. Укучылар эчтәлекле презентация карадылар. Сыйныф сәгате бик нәтиҗәле һәм тәрбияви үтте.
-
Мәктәпнең ата-аналар комитеты утырышы! 17.09.2013

Бүген, 17 нче сентябрьдә, мәктәптә ата-аналар комитеты утырышы булып узды. Утырышта узган уку елында башкарылган эшләргә нәтиҗә ясалды, яңа 2013-2014 нче уку елына комитетның эш планы кабул ителде. Укучылар өчен булган кагыйдәләр, ашханәдә туклану, 71 нче Законның үтәлеше кебек мәсьәләләр каралды.
-
Варислар көне 16.09.2013

16 нчы сентябрь Татарстан варислары көне буларак билгеләп үтелә. Безнең мәктәптә дә бу бәйрәм зурлап үткәрелде.
-
Чисталык дәресләре! 16.09.2013

16 нчы сентябрь - Бөтендөнья Җирнең озон катламын саклау көне. Шул уңайдан бүген мэктэбебездә "Чисталык дәресләре" үтте. Химия-биология укытучысы Э.Ә.Хәбибуллина 5-8 нче сыйныфларга озон катламының төзелеше, әһәмияте, аның юкаруына китерүче сәбәпләр турында презентация тәкъдим итте. Ә 9-11 нче сыйныф укучылары әлеге эчтәлектәге видео-материал белән таныштылар.
-
финансистлар көне
07.09.2013
Финансистлар көне уңаеннан Тимершык урта мәктәбендә 9-11нче сыйныф укучылары өчен “Дәүләт бюджеты” дип исемләнгән дәрес уздырылды. Дәресне күп еллар салым инспекциясендә эшләгән Дәүлиев Илгизәр Әхәт улы алып барды. Ул укучыларга дәүләт бюджетының торышы, салым төрләре турында мәгълүмат бирде, шул өлкәгә кагылышлы тарихи фактларга тукталды. Дәрес файдалы һәм кызыклы узды.
-
тәрбия сәгате 04.09.2013

Дәресләрдән соң, 8 нче сыйныф укучылары сыйныф җитәкчеләре Михайлова Н.Ә. белән берлектә табигать кочагында сәламәтлеккә багышланган тәрбия сәгате уздырдылар.
-
эвакуация 04.09.2013

Бүген мәктәбебездә янгын куркынычсызлыгы буенча эвакуация уздырылды.
-
Сәламәтлек дәресе 04.09.2013

Тимершык мәктәбендә 4нче сентябрь иртәсе сәламәтлек дәресе белән башланып китте. Мәктәп күләмендә узган әлеге дәресне физкультура укытучысы Биктимиров А.Г. алып барды. Дәрес барышында укучылар төрле физик күнегүләр ясадылар, сәламәтлекне саклауга кагылышлы киңәшләр тыңладылар.
-
ЮХИДИ хезмәткәре белән очрашу 02.09.2013

Бүген башлангыч сыйныф укучылары ЮХИДИ хезмәткәре Насыйбуллин Илнур белән очрашты. Очрашу барышында балалар юл йөрү кагыйдәләрен искә төшерделәр.



















