Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Тимершикская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
| Адрес: | 422057, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Тимершик, ул. Пионерская, д. 13 |
| Телефон: | +7(843)-622-28-02 |
| E-Mail: | Stim.Sab@tatar.ru; timershiksaba@yandex.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Тимершикская СОШ" |
| Руководитель: | Закиров Делюс Ридаилович |
| Год основания учреждения: | 1982 |
| У нас учатся: | 169 в филиале: 8 |
| У нас учат: | 26 в филиале: 2 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Тимершикская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" - новости
Страницы: << 111 112 113 114 115 116 ( 117 ) 118 119 120 >>
-
Белем бәйрәме 01.09.2013

Бүген мәктәбебездә 1 нче сентябрь - Белем бәйрәме үтте. Быелгы уку елында Тимершык урта мәктәбендә 123, Миңгәр башлангыч мәктәбендә 6 укучы белем һәм тәрбия алачак. Барлыгы 15 укучы 1 нче сыйныфка кабул ителде. Хәерле сәгатьтә! Имин, тыныч уку еллары булсын!
-
Без өмәдә. 31.08.2013

Бүген мәктәп, балалар бакчасы, китапханә, клуб хезмәткәрләре тарафыннан мәктәп территориясе, чишмәләр чистартылды.
-
Экология көне 31.08.2013

Бүген мәктәбебез укучылары һәм укытучылары "Экология көне" акциясенә кушылып, мәктәп территориясе һәм Изгеләр чишмәсе яннарын җыештырдылар.
-
Укытучыларыбыз - икенче!!!
28.08.2013
26-27 август көннәрендә укытучылар арасында җәйге спартакиада ярышлары булып үтте. Безнең мәктәп укытучылар һәр төр буенча ярышларда актив катнашып, гомуми исәптә 2 урынга лаек булдылар. Аларны чын күңелдән котлыйбыз, эшләрендә уңышлар телибез!
-
Ялларыбыз файдалы үтә
09.07.2013
Җәйге каникуллар дәвам итә. Районыбыз укучыларының яллары файдалы үтсен өчен барлык мөмкинлекләр дә бар. Июнь аенда 14 яше тулган 9 укучыбыз, июль аенда 15 укучыбыз эшкә урнаштырылды. Алар балалар бакчаларында, мәдәният йортларында, авыл хуҗалыгы оешмаларында көчләреннән килгәнчә хезмәт куялар. Июнь аенда уртача хезмәт хакы 5793 сум булды. Районыбыз җитәкчеләренә рәхмәт белдерәбез.
-
Лагерьның соңгы көне. 25.06.2013

Бүген укучылар өчен кече Сабантуй үткәрелде. Көндезге аштан соң бассейнга бардылар. Барлык укучылар да лагерьда ял итүдән канәгатькалды.Җәйге яллар имин үтсен!
-
Лагерьның 20 нче көне. 24.06.2013

Бүген иртәнге аштан соң укучылар өчен "Солдатта булган диләр..." дип аталган чара үткәрелде. Анда авылыбызның яшь солдатлары турында , һәлак булган солдатлар турында сөйләнде. Лагерь ябылышына карата укучылар тарафыннан концерт куелды. Көндезге аштан соң шахмат буенча лагерь беренчелеге үткәрелде.
-
Лагерьның 19 нчы көне. 22.06.2013

Бүген лагерьда, сугыш башланган көн буларак, укучылар сугыш һәм тыл ветераннарына сувенир- бүләк ясадылар һәм венок бизәделәр."Бабам да солдат булган" темасына җырлар җырладылар, шигырьләр сөйләделәр. Көндезге аштан соң обелиск янына төшеп венок куйдылар.
-
Лагерьның 18 нче көне. 21.06.2013

Иртәнге аштан соң укучылар "Исәннәрнең кадерен бел, үлгәннәрнең каберен бел" дигән темага презентация карадылар. Аннары Өтернәс шәһәрлегенә экскурсиягә барып зур тәэссирләр белән кайттылар.
-
Хезмәт һәм ял лагере тәмамланды. 21.06.2013

Бүген хезмәт һәм ял лагереның соңгы көне. Укучылар бакчада эшләгәннән соң шахмат,шашка уеннары уйнадылар.Көндезге аштан соң спорт уеннарында катнаштылар.



















