Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Тимершикская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
| Адрес: | 422057, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Тимершик, ул. Пионерская, д. 13 |
| Телефон: | +7(843)-622-28-02 |
| E-Mail: | Stim.Sab@tatar.ru; timershiksaba@yandex.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Тимершикская СОШ" |
| Руководитель: | Закиров Делюс Ридаилович |
| Год основания учреждения: | 1982 |
| У нас учатся: | 169 в филиале: 8 |
| У нас учат: | 26 в филиале: 2 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Тимершикская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" - новости
Страницы: << 111 112 113 ( 114 ) 115 116 117 118 119 120 >>
-
Мин тормышны сайлыйм!!! 14.10.2013

"Наркотикларсыз тормыш" айлыгы дәвамында мәктәптә күп эшләр башкарылды.Укучылар, ата-аналар, укытучылар белән эш төрле формада алып барылды: түгәрәк өстәл артында тематик сөйләшүләр, әңгәмәләр үткәрелде, фильмнар каралды, җыелышлар үтте. Үткәрелгән чараларга Тимершык авыл җирлеге башлыгы Вафина Н.С., балигъ булмаганнар белән эшләү инспекторы, полиция майоры И.Т.Зәкиев, район хакимияте каршында балигъ булмаган балалар белән эшләү комиссиясенең җаваплы сәркатибе Р.М.Билалов, Тимершык авылы фельдшеры Нуриева З.Ф.лар укучылар алдында сәламәт яшәү рәвешен алып бару буенча чыгышлар ясадылар, киңәш-тәкъдимнәрен бирделәр.
14 нче октябрь көнне балигъ булмаган балалар белән эшләү комиссиясенең җаваплы сәркатибе Р.М.Билалов зарарлы гадәтләргә каршы көрәшү буенча чыгыш ясады, бирелгән гомерне файдалы, нәтиҗәле итеп үткәрү өчен, сәламәт яшәү рәвешен сайлауның зарур икәненә басым ясады.
Гомумән алганда, балалар өчен барыбыз да җаваплы. "Сәламәт тәндә- сәламәт акыл" дигән гыйбарәне тагы бер искә төшерергә һәм аңа омтылыш тәрбияләргә генә кала.
-
"Көз патшабикәсе -2013" бәйрәме 12.10.2013

Кичә, 11 нче октябрь көнне, 8-11 нче сыйныфлар өчен мәктәптә "Көз патшабикәсе-2013" бәйрәме оештырылды. Бәйрәм программасы түбәндәгеләрне үз эченә алды:
1.КВН
2.Көзге табын.
3.Дискәтүк.
Бәйрәмгә кадәр укучыларның "Көз бизәкләре" темасына әзерләгән күргәзмәләре буенча нәтиҗә ясалды.
11 класс-I урын
10 класс-II урын
8 класс-III урын
КВНда "Көз балкышлары" белән "Укучылар" командасы 8 турда көч сынашты. КВНны Фазылова Зәринә белән Карамов Альмир бик матур итеп алып бардылар. Командалар да ныклы әзерлек белән килгәннәр иде. "Әйдә, танышабыз!", "Табышмаклар беләсеңме?", "Кем тизрәк?", "Школьное меню", "Көзнең баш тегүчесе", "Көзге коллекция" (мода күрсәтү), "Табигать могҗизалары" (өй эше), "Көзге сәхнә" турларында командалар зур осталыкларын күрсәттеләр. Көз патшабикәсе соңыннан укучыларны көзге табынга чакырып сыйлады. Бәйрәм дискотекасында укучыларыбыз рәхәтләнеп биеделәр.
Гомумән алганда, бәйрәм күңелле үтте. Аның күңелле мизгелләре укучылар, укытучылар күңелендә әле озак сакланыр.
-
"Көзге уңыш" бәйрәме 10.10.2013

-
Сөмбеләдә кунакта 09.10.2013

-
Бәйрәм белән укытучым! 05.10.2013

-
"Сугыш чоры балалары" белән очрашу 04.10.2013

-
"Укытучыңны котла!" акциясе 04.10.2013

-
Уңыш бәйрәме. 03.10.2013

Миңгәр башлангыч мәктәбе укучылары "Кабак" бәйрәменә тырышып әзерләнделәр. Шулай ук укучылар белән "Көзге муллык " дип аталган чара үткәрелде. Балалар ике командага бүленеп үзара көч сынаштылар.
-
"Һәйкәл" конкурсының мәктәп туры 02.10.2013

-
Сыйныф сәгатендә! 01.10.2013




















