Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Тимершикская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
| Адрес: | 422057, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Тимершик, ул. Пионерская, д. 13 |
| Телефон: | +7(843)-622-28-02 |
| E-Mail: | Stim.Sab@tatar.ru; timershiksaba@yandex.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Тимершикская СОШ" |
| Руководитель: | Закиров Делюс Ридаилович |
| Год основания учреждения: | 1982 |
| У нас учатся: | 169 в филиале: 8 |
| У нас учат: | 26 в филиале: 2 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Тимершикская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" - новости
Страницы: << 111 ( 112 ) 113 114 115 116 117 118 119 120 >>
-
Укучылар думасы утырышы! 27.11.2013

Һәр атнаның чәршәмбесендә укучылар Думасының утырышлары үткәрелә. Көн кадагына суккан проблемаларны уртага салып сөйләшүләр, уку һәм тәртип турында сыйныф лидерларының отчетларын тыңлау, эш планын кабул итүләр буенча дәвамлы эш алып барыла. Утырышны дума спикеры Фазылова Таңсылу алып бара.
-
Спорт- начар гадәтләргә каршы көрәш чарасы! 25.11.2013

"Спорт- начар гадәтләргә каршы көрәш чарасы" акциясе кысаларында мәктәптә күп төрле чаралар үткәрелә. Мәктәптә һәр көн иртәнге гимнастикадан башланса, озын тәнәфесләрдә сыйныфлар арасында волейбол ярышлары оештырыла. Укучыларыбыз ярышларны сагынып көтеп кенә торалар. Акция ахырында, барлык үткән чараларга анализлар ясалып, җиңүчеләрне билгеләп үтәрбез. Шунысы куандыра, укучыларыбыз, сәламәтлекнең иң зур байлык икәнлеген аңлаган хәлдә, сәламәт яшәү рәвешен алып баралар.
-
Әниләр көне уңаеннан! 23.11.2013

Һәр елны ноябрь аеның соңгы якшәмбесендә "Әниләр көне" бәйрәме зурлап билгеләп үтелә.
Мәрхәмәтле безнең әниләр,
Җиргә матурлыкны, илгә батырлыкны
Сез бирәсез гүзәл әниләр!
Бүген, "Әниләр көне" уңаеннан, 6 нчы сыйныф укучылары (җитәкчеләре Файзетдинова З.Б.) әдәби-музыкаль монтаж белән укытучы-әниләрне котладылар, әниләргә багышлап, бай эчтәлекле презентацияләр әзерләгәннәр. Дирекция исеменнән аларга зур рәхмәт белдерелә.
-
Конференциядә зур җиңү! 23.11.2013

Мәктәптә укучыларыбыз, укытучыларыбыз тематик конкурсларда, конференцияләрдә актив катнашалар. Республика күләмендә үткәрелгән экологик конференциядә 9 нчы сыйныф укучысы Ганиева Гөлчәчәк, "Водная экология и гидробиология" темасына уңышлы чыгыш ясап, II урынны яулады, Диплом белән истәлекле бүләк тапшырылды. Җитәкчесе - химия-биология укытучысы Хәбибуллина Энҗе Әнәсовна. Аларга дирекция исеменнән зур рәхмәт белдерелә, шулай ук һәр икесенә алга таба да зур уңышлар телибез!
-
Психолог белән очрашу! 19.11.2013

Мәктәптә сыйныфтан тыш чаралар план нигезендә төрле эш формалары белән алып барыла. Бүген "Начар гадәтләргә ничек каршы торырга?" дип исемләнгән тематик очрашу үткәрелде. Очрашуга Саба урта мәктәбендә 16 ел психолог булып эшләгән Сафина Әлфия Тимербаевна килде. Ул укучыларга начар гадәтләргә каршы тору юлларын тормыштан мисаллар китереп сөйләде, характер үзенчәлекләре буенча тестлар үткәрде, аларга нәтиҗә ясап, укучыларга олы тормыш юлында югалып калмау, ихтыяр көче тәрбияләү турында тәфсилләп аңлатты. Лекциядән соң, теләкләре булган укучылар белән индивидуаль эш алып барды.
Гомумән алганда, укучылар әлеге очрашудан бик канәгать калдылар,кайбер сорауларына җавап алдылар. Алга таба да мондый эшлекле очрашулар булыр әле.
-
Чишмәләр - яшәү чыганагы! 13.11.2013

Тимурчылык эше мәктәптә яхшы куелган. Өлкәннәребезгә, чишмәләргә шефлык итү- укучыларның теләп башкарган хезмәтләрнең берсе. 9 нчы сыйныф укучылары җитәкчеләре Гөлфинә Ринатовна белән "Әрәкә" чишмәсен чистартырга бардылар. Эш кораллары белән җиһазланган укучылар чишмә тирәсен чүп-чардан арындырдылар, сукмакны рәтләделәр, тротуарны чистарттылар.
Чишмәләр - яшәү чыганагы. Чишмәләрне кадерлик һәм саклыйк!
-
"Пионерская правда" газетасы белән дуслык! 13.11.2013

"Пионерская правда" газетасының баш редакторы М.Н.Баранников газетага язылу буенча мөрәҗәгать белән чыкты. Нәкъ бер елдан газета редакциясе үзенең 90 еллыгын билгеләп үтәргә әзерләнә. Балалар газетасы озын тормыш юлы үтә, укучыларыбызның тормыш юлын чагылдыра, аларны уртак идеяләр белән таныштыра, кавыштыра. Күпләргә тормыш юлламасы биргән бу газетаны Тимершык урта мәктәбе алдыра, 2013-204 нче уку елына да язылып куйдык. Китапханәдә "Пионерская правда" газетасы белән укучылар даими танышып баралар, яшьтәшләренең уй-теләкләре белән уртаклашалар.
-
Иртәнге гимнастика! 12.11.2013

1 ноябрьдән 30 нчы ноябрь кереп, Рәсәй күләмендә "Спорт - начар гадәтләргә каршы көрәш чарасы" акциясе үткәрелә. Шушы уңайдан мәктәптә күп төрле чаралар оештырыла. Һәр көнне эш иртәнге гимнастикадан башлана. Шулай ук тематик буклетлар, рәсемнәр конкурсы, сыйныф сәгатьләре үткәрелә, спорт чаралары оештырыла..
-
"Әти,әни,мин-спорт гаиләсе" бәйрәме! 11.11.2013

Каникул чорында мәктәптә балалар тавышы бер дә кимемәде. Өстәмә белем бирү түгәрәкләре, дәүләт йомгаклау аттестациясенә әзерлек максатыннан консультацияләр, бәйрәм-кичәләр махсус график нигезендә үткәрелде. 6 нчы ноябрь көнне мәктәптә "Әти, әни, мин - спорт гаиләсе" дигән бәйрәм оештырылды. Спорт бәйрәмендә 5 гаилә катнашты. Физкультура укытучысы Р.Ш.Шакиров 10 эстафета әзерләгән иде, гаиләләр бу эстафеталарны бик тырышып башкардылар. Димәк, спортны үз итәләр икән. Бәйрәм җыр белән аралаштырылып алып барылды. Укучылар арасында "Иң күп табышмак белүче" билгеләнде, ул - 5 нче сыйныф укучысы Нәҗипова Илзидә. Спорт бәйрәмендә Хаҗиев Айратлар гаиләсе җиңү яулады. 5 гаиләгә дә Грамоталар һәм истәлекле бүләкләр бирелде. Бәйрәмдә катнашкан ата-аналарга, укытучыларга, укучыларга дирекция исеменнән зур рәхмәт белдерелә.
Гомумән алганда, Тимершык урта мәктәбендә ата-аналар белән эшләүгә зур игътибар бирелә.
-
Мәктәптә педсовет 02.11.2013

2 нче ноябрь көнне мәктәптә I чирек нәтиҗәләре буенча педсовет булды.Педсоветның темасы:"Укучылар эшчәнлеген мотивацияләү". Педсовет темасы буенча рус теле һәм әдәбият укытучысы Валиева Гөлфинә Ринатовна чыгыш ясады.Тема буенча фикер алышулар үткәрелде.ФГОС ка күчү шартларында мотивацияләүнең әһәмияте азсызыкланды.Педсоветда карар кабул ителде, II чиреккә бурычлар куелды.



















