Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Тимершикская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
| Адрес: | 422057, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Тимершик, ул. Пионерская, д. 13 |
| Телефон: | +7(843)-622-28-02 |
| E-Mail: | Stim.Sab@tatar.ru; timershiksaba@yandex.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Тимершикская СОШ" |
| Руководитель: | Закиров Делюс Ридаилович |
| Год основания учреждения: | 1982 |
| У нас учатся: | 169 в филиале: 8 |
| У нас учат: | 26 в филиале: 2 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Тимершикская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" - новости
Страницы: << ( 121 ) 122 123 124 125 126 127 128 129 130 >>
-
Табигать фәннәре атналыгы. 08.04.2013

8 апрельдән табигать фәннәре атналыгы башланып китте. Атналыкта "Табигатьне саклыйк, яклыйк" (рәсем), "Зирәклектә мин алда"(сорауларга җаваплар), "Мәрхәмәтлелек марафоны" (кош оялары ясау) кебек конкурслар, "маршрутлар" буенча сәяхәтләр планлаштырыла. Укучыларга иҗади уңышлар телибез!
-
Республика бәйгесендә
04.04.2013
4 апрель көнне КФУда "Юный лингвист" дип аталган Республика фәнни-гамәли конференциясе үткәрелде. Анда безнең мәктәпнең 11 нче сыйныф укучысы Галимҗанова Йолдыз уңышлы чыгыш ясап, Рәхмәт хаты белән бүләкләнде (укытучысы - Зилә Бәшировна). Йолдызга алга таба да уңышлар телибез.
- Рус теленнән тестирование 02.04.2013 Бүген 11 нче сыйныф укучылары "Абитуриент КФУ" сайтында рус теленнән тест үттеләр.
-
Укытучыларыбыз - беренче!!! 01.04.2013 1 апрель көнне безнең мәктәпнең укытучылар командасы мәгариф хезмәткәрләре арасында волейбол буенча район күләмендә I урынны яулады.

-
Язгы каникуллар. 28.03.2013

25 марттан язгы каникуллар башланып китте. Укучылар өчен каникул планы төзелде. 26 март көнне 5 сыйныф укучылары өчен "Күңелле инглиз теле" дип аталган чара уздырылды. 8 нче сыйныф укучылары өчен рус теле буенча ГИА га әзерлек үткәрелде. Башлангыч сыйныф укучылары үз осталыкларын мәдәният йорты сәхнәсендә сынадылар. 27 март көнне 6 нчы сыйныф укучылары бассейнга бардылар. Түгәрәкләр үз эшләрен каникулда да актив рәвештә дәвам итәләр. Гомумән алганда, каникул чаралары оешкан төстә үтә.
-
"Үз- үзеңне күрсәт!" 26.03.2013

26 март көнне , каникул планы нигезендә, башлангыч сыйныф укучылары мәдәният йортында "Үз-үзеңне күрсәт!" дип аталган чарада катнаштылар. Монда укучылар җыр, бию, шигырь сөйләү буенча көч сынаштылар.
-
Математик кичә. 15.03.2013

15 март көнне математика укытучысы Валиева Л.Ә. 8 һәм 10 сыйныф укучылары катнашында математик кичә уздырды. Кичә барышында укучылар кызыклы уеннарда көч сынаштылар, викторина сорауларына җавап бирделәр.
-
Математикадан ачык дәрес.
13.03.2013
13 март көнне математика укытучысы Михайлова Н.Ә. 6 нчы сыйныфта "Математика тартуга каршы" дигән темага ачык дәрес үткәрде. Дәрес методик яктан да, тәрбияви яктан да бик файдалы һәм кызыклы булды.
-
Хоккейчы кызларыбыз. 11.03.2013

Узган атнада хоккейчы кызларыбыз Хөсәенова Таңсылу , Закарова Илнара Мамадышта узган ярышларда катнашып медальгә ия булдылар. Кызларга алга таба да уңышлар телибез.
-
"Әлифба" бәйрәме. 05.03.2013

5 март көнне 1 сыйныф укучыларының "Әлифба" бәйрәме булып үтте. Сыйныф җитәкчеләре Нурзия Мехәмәтнуровна җитәкчелегендә укучылар матур җырлар җырладылар, шигырьләр сөйләделәр. Үзләренең яраткан уеннарын уйнап күрсәттеләр. Икенче өлештә Миңсылу Фәнәвиевна җитәкчелегендә "Сертотмас үрдәк" әсәрен сәхнәләштерделәр.



















