Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Тимершикская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
| Адрес: | 422057, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Тимершик, ул. Пионерская, д. 13 |
| Телефон: | +7(843)-622-28-02 |
| E-Mail: | Stim.Sab@tatar.ru; timershiksaba@yandex.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Тимершикская СОШ" |
| Руководитель: | Закиров Делюс Ридаилович |
| Год основания учреждения: | 1982 |
| У нас учатся: | 169 в филиале: 8 |
| У нас учат: | 26 в филиале: 2 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Тимершикская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" - новости
Страницы: << 121 122 123 124 125 126 ( 127 ) 128 129 130 >>
-
Парламент дәресе. 26.10.2012

22-27 октябрь көннәрендә мәктәпләрдә парламент дәресләре үтә. Безнең мәктәптә дә бу дәресләр үткәрелде. Алар методик ярдәмлекләргә таянып уздырылды, укучыларга күп мәгълүмат бирелде. Конкурска рәсемнәр, плакатлар, стенгазета җибәрелде.
-
"Көзге уңыш" бәйрәме. 19.10.2012

19 октябрь көнне 5-7 сыйныфларда "Уңыш бәйрәме" булып узды. Укучылар барысы да тырышып әзерләнгән иде, һәр сыйныф 1 урынга лаек булды. Бәйрәм чәй табыны артында дәвам итте.
-
"Уңыш бәйрәме".
18.10.2012
18 октябрь көнне 1-4 сыйныфларда "Көзге уңыш" бәйрәме булып узды. Аны вожатый Мусина Г.Ф. үткәрде. Программада күңелле уеннар ,ярышлар, концерт номерлары, презентацияләр бар иде.Бәйрәм күңелле үтте.
-
"Көзге бал" бәйрәме.
18.10.2012
18 октябрь көнне 8-11 сыйныфлар өчен "Көзге бал" бәйрәме уздырылды. Бәйрәм үз эченә кызыклы конкурсларны, җыр-биюләрне, уеннарны алды.Бәйрәм ахырында җиңүчеләргә грамоталар тапшырылды. Икенче өлеше чәй табыны артында дәвам итте.
-
"Минем истәлекләрем". Тәрбия сәгате. 09.10.2012

9 октябрь көнне ,Өлкәннәр декадасы уңаеннан, 6 сыйныфта "Минем истәлекләрем" дип аталган тәрбия сәгате үтте. Монда укучыларның ике яктан да әбиләре чакырылган иде. Әбиләр үзләренең яшь вакытлары турында, нинди авырлыклар күреп үсүләре турында сөйләделәр. Укучыларга үзләренең теләкләрен җиткерделәр. 6 нчы сыйныфлар Миңсылу Фәнәвиевна җитәкчелегендә өлкәннәргә концерт номерлары күрсәттеләр, аннары бәйрәм чәй табыны артында дәвам итте.
-
"Команда- 2013". 08.10.2012

2013 елда Казанда Универсиада үтәчәк. Шул уңайдан төрле чаралар , конкурслар үткәрелә. "Команда -2013" проекты нигезләмәсе буенча безнең мәктәп укучылары һәм укытучылар тарафыннан стенд эшләнде. БИҮ дән, ДООЦ тан килгән методистлар каршында 9 сыйныф укучылары Гарифуллина Илсинә, Фазылова Зәринә һәм 6 сыйныф укучылары чыгыш ясадылар.
-
Укытучылар көне. 05.10.2012

Бүген мәктәптә "Укытучылар көне" билгеләп үтелде. 10 сыйныф укучылары Энҗе Әнәсовна җитәкчелегендә чара күрсәттеләр. Бәйрәм һәр кешедә матур хисләр калдырды.
-
Өлкәннәр көне. 04.10.2012

4 октябрь көнне мәктәбебездә "Өлкәннәр көне" билгеләп үтелде. Беренче өлештә кунакларга укучылар көче белән әзерләнгән концерт күрсәтелде. Ә аннары бәйрәм тантанасы ашханәдә дәвам итте.
-
"Чисталык дәресе".
27.09.2012
27 сентябрь көнне мәктәбебездә "Чисталык дәресләре" булып узды. Сыйныф сәгатьләрендә, дәресләрдә чисталык турында даими сөйләшенә, мәктәп янында, чишмә тирәләрендә өмәләр үткәрелә. Биология укытучысы Энҗе Әнәсовна башлангыч сыйныфларда экология буенча презентация күрсәтте. Табигатебезгә карата мәрхәмәтле булырга, пычратмаска тиешлегебез турында әйтелде.
-
Милләтләр кроссы 23.09.2012




















