Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Тимершикская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
| Адрес: | 422057, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Тимершик, ул. Пионерская, д. 13 |
| Телефон: | +7(843)-622-28-02 |
| E-Mail: | Stim.Sab@tatar.ru; timershiksaba@yandex.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Тимершикская СОШ" |
| Руководитель: | Закиров Делюс Ридаилович |
| Год основания учреждения: | 1982 |
| У нас учатся: | 169 в филиале: 8 |
| У нас учат: | 26 в филиале: 2 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Тимершикская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" - новости
Страницы: << 121 122 123 124 125 ( 126 ) 127 128 129 130 >>
-
Зәринә- 2 нче урында. 05.12.2012

5 декабрь көнне районда хокук фәне буенча олимпиада булып узды. Анда безнең мәктәптән 9 сыйныф укучысы Фазылова Зәринә 2 нче урынны яулады. Җитәкчесе- Фазылова Гөлнара Җәүдәтовна. Зәринәне чын күңелдән котлыйбыз, алга таба да уңышлар телибез.
-
Мәктәбебездә семинар. 28.11.2012

Бүген мәктәптә өстәмә белем бирү укытучыларының семинары булып узды. "Оста куллар" түгәрәге җитәкчесе Айгөл Фидаилевна һәм хореография түгәрәге җитәкчесе Илназ Рәисович 19 мәктәптән килгән укытучыга , иҗат йорты методистларына мастер- класслар күрсәттеләр. Дәресләрдән соң Гөлфинур Фәрхетдиновна җитәкчелегендә "Балачакның гүзәл мизгеле" дип аталган чара үткәрелде. Семинар киңәшмә белән тәмамланды.
-
Гран-при безнеке! 26.11.2012

26 ноябрь көнне Балалар иҗат үзәге бинасында Шәүкәт Биктимеров исемендәге I балалар театр сәнгате республика конкурсы булып узды. Анда безнең мәктәптән Миңсылу Фәнәвиевна җитәкчелегендәге 2 сыйныф укучылары "Куркуын җиңгән куян" әкияте белән 2 урынга, ә Зәмфирә Фәнәвиевна җитәкчелегендәге 9,10 сыйныф укучылары "Әлдермештән Әлмәндәр" спектакленнән өзек күрсәтеп гран- прига лаек булдылар.Катнашкан барлык укучыларны һәм аларның укытучыларын зур җиңүләре белән котлыйбыз.
-
Әниләр көне. 24.11.2012

Бүген мәктәбебездә "Әниләр көне"нә багышланган тирән эчтәлекле, матур чара булып узды. Аны Зилә Бәшировна җитәкчелегендә 5 нче сыйныф укучылары әзерләгән иде. Аларга зур рәхмәтебезне белдерәбез, барлык әниләрне бәйрәм белән котлыйбыз!
-
Гөльязның уңышы. 24.11.2012

19 ноябрь көнне математика буенча район олимпиадасы булып узды.Анда 7 сыйныфтан Фазылова Зәлидә, 8 сыйныфтан Нәгыймова Айзилә,9 сыйныфтан Фазылова Зәринә , 10 сыйныфтан Валиева Гөльяз, 11 сыйныфтан Галимҗанова Йолдызлар катнашты. Гөльяз 3 нче урынга лаек булды. Укытучысы- Михайлова Н.Ә. Олимпиадада катнашучы барлык укучыларга да уңышлар телибез.
-
Илсинә- 3 нче! 24.11.2012

24 ноябрь көнне биология буенча үткәрелгән олимпиадада 9 сыйныф укучысы Гарифуллина Илсинә 3 нче урынга ия булды. Җитәкчесе- Хабибуллина Энҗе Әнәсовна. Илсинәне зур җиңүе белән котлыйбыз, алга таба да уңышлар телибез.
-
Альберт- 2 урында. 22.11.2012

22 ноябрь көнне районда технология буенча олимпиада булып үтте. Безнең мәктәптән Галимов Альберт, Фазылова Зәринә, Валиева Гөльяз катнашты. Галимов Альберт 2 урынга ия булды. Җитәкчесе - Гараев И.Г. Котлыйбыз!
-
Бадминтон ярышы. 14.11.2012

14 ноябрь көнне укытучылар коллективы арасында бадминтон ярышы булып узды. Ир-ат укытучылар арасында 1 урынга Биктимиров А.Г., 2 урынга Фазылов Р.М., 3 урынга Хазиев А.Х. лаек булды. Ә хатын-кыз укытучылар арасында 1 урынны Гарифуллина М.М., 2 урынны Фазылова Г.Җ., 3 урынны Фальванова А.Ф. яулады. Җиңүүчеләрне котлыйбыз һәм район ярышында уңышлар телибез.
-
Бассейнга экскурсия. 07.11.2012

7 ноябрь көнне 1 һәм 3 нче сыйныф укучылары Дәүлиева Н.М., Гарифулина М.М. җитәкчелегендә бассейнга бардылар. Экскурсия укучыларга бик ошады, аеруча 1 нче сыйныфларга.
-
Консультацияләр графигы
02.11.2012
Көзге каникул чорында имтиханнарга хәзерләнү дәвам итәчәк. Күрсәтелгән график нигезендә укучыларны көтеп калабыз.



















