Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Тимершикская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
| Адрес: | 422057, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Тимершик, ул. Пионерская, д. 13 |
| Телефон: | +7(843)-622-28-02 |
| E-Mail: | Stim.Sab@tatar.ru; timershiksaba@yandex.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Тимершикская СОШ" |
| Руководитель: | Закиров Делюс Ридаилович |
| Год основания учреждения: | 1982 |
| У нас учатся: | 169 в филиале: 8 |
| У нас учат: | 26 в филиале: 2 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Тимершикская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" - новости
Страницы: << 121 ( 122 ) 123 124 125 126 127 128 129 130 >>
-
Булачак укучыларыбыз. 05.03.2013

Март аенда икенче елга укырга керәчәк укучыларыбыз өчен шөгыльләр башланды. Булачак сыйныф җитәкчеләре Эльмира Ринатовна алар өчен кызыклы дәресләр үткәрә.
-
"Аҗаган"да. 27.02.2013

Бүген мәктәбебездә "Аҗаган" хәрби уены булып узды. Беренче өлештә һәр классның стройда атлап йөрүләре, җырлары бәяләнде. Икенче өлештә укучылар ике командага бүленеп яшерелгән флагны эзләделәр. Чара кызыклы үтте.
-
Ә.Кәримуллин исемендәге конференциядә.
27.02.2013
27 февраль көнне Саба гимназиясендә Ә.Кәримуллин исемендәге республикакүләм фәнни- гамәли конференция булып узды. Зәмфирә Нуруллина җитәкчелегендә катнашкан 9 сыйныф укучысы Гарифуллина Илсинә "Татар филологиясе" секциясендә уңышлы чыгыш ясап 2 урынга лаек булды. Алга таба да уңышлар телибез!
-
Ә.Кәримуллин исемендәге конференциядә.
27.02.2013
27 февраль көнне Саба гимназиясендә Ә.Кәримуллин исемендәге республикакүләм фәнни- гамәли конференция булып узды. Миннеханова М.Ф. җитәкчелегендә катнашкан 11 сыйныф укучысы Галимҗанова Йолдыз "Татар филологиясе" секциясендә уңышлы чыгыш ясап 3 урынга лаек булды. Алга таба да уңышлар телибез!
-
Ата-аналар җыелышы 25.02.2013

22 февраль көнне балигъ булмаган балаларга карата җинаятьләрне кисәтү максатыннан ата-аналар җыелышы үткәрелде. Җыелышта түләүләрне электрон формада башкару һәм "IT-Чемпион" конкурсында катнашу турында да сөйләшенде.
-
Китап күргәзмәсе. 22.02.2013

Хәрби- патриотик айлык кысаларында китап күргәзмәсе оештырылды.
-
Бәйрәм белән! 22.02.2013

Бүген, ягъни 22 февраль көнне хөрмәтле ир-ат укытучыларыбыз һәм укучы егетләрне котлап бәйрәм чарасы үткәрелде. Без аларга нык сәламәтлек, озын гомер телибез. Илләребез тыныч, күкләребез аяз булсын, ир-атларга илне яклап ут-ялкыннарга керергә туры килмәсен!
-
Дусларча очрашу 14.02.2013

13 февраль көнне Саба аграр лицееның кызлар командасы белән баскетбол буенча дусларча очрашу үткәрелде. Уен безнең мәктәп кызларының җиңүе белән төгәлләнде. Молодцы, котлыйбыз!
-
Хоккей ярышы 13.02.2013

Хәрби-патриотик тәрбия бирү айлыгы дәвам итә. Бүген командалар арасында хоккей ярышы булып үтте. 5:3 исәбе белән "Яшелләр" командасы җиңү яулады. Котлыйбыз!
-
"Лыжня России". 09.02.2013

9 февраль көнне мәктәбебез укучылары, укытучылары, техник хезмәткәрләре "Лыжня России" чаңгы ярышында катнашып үз көчләрен сынадылар.



















