Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Тимершикская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
| Адрес: | 422057, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Тимершик, ул. Пионерская, д. 13 |
| Телефон: | +7(843)-622-28-02 |
| E-Mail: | Stim.Sab@tatar.ru; timershiksaba@yandex.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Тимершикская СОШ" |
| Руководитель: | Закиров Делюс Ридаилович |
| Год основания учреждения: | 1982 |
| У нас учатся: | 169 в филиале: 8 |
| У нас учат: | 26 в филиале: 2 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Тимершикская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" - новости
Страницы: << 121 122 ( 123 ) 124 125 126 127 128 129 130 >>
-
Хәрби- патриотик айлык. 08.02.2013

Ел саен мәктәптә февраль ае хәрби- патриотик айлык буларак үтә. 8 февраль көнне "Яшелләр" һәм "Зәңгәрләр" командалары арасында бадминтон ярышы уздырылды. "Яшелләр" командасы җиңүгә иреште.
-
Янгын куркынычсызлыгы буенча өйрәнүләр 03.02.2013

Тимершык урта мәктәбендә янгынга каршы чаралар даими үткәрелеп тора. Укучылар белән тренировкалар, педагогик коллектив һәм техник персонал өчен кабат күнегүләр үткәрелде, огнетушитель белән эш итү тәртибе искә төшерелде.
-
Юбилеегыз белән! 31.01.2013

31 нче январь көнне башлангыч сыйныфлар укытучысы Дәүлиева Нурзия Мехәмәтнуровнага 55 яшь тулды.
Нурзия Мехәмәтнуровна! Юбилеегыз котлы булсын! Сез тәрбияләгән балалар сезгә яхшы хәбәрләр генә китерсеннәр, җан тынычлыгы, ныклы сәламәтлек белән гомер кичерегез!
-
Студентлар белән традицион очрашу. 26.01.2013

26 январь көнне мәктәптә "Студентлар белән традицион очрашу" кичәсе булып узды. Кичәнең беренче өлешендә студентларга сүз бирелде. Алар үзләре укыган уку йортлары , анда керү тәртибе турында сөйләделәр. Америка һәм Германиядә булып кайткан студентларыбыз чыгышы да кызыклы булды. Икенче өлештә укучылар һәм студентлар арасында уеннар, ярышлар үткәрелде.
-
"Зур уен". 24.01.2013

24 январь көнне педагог- оештыручы Мусина Г.Ф. башлангыч сыйныф укучылары арасында "Зур уен" дип аталган спорт- интеллектуаль уенын үткәрде.Укучылар 4 командага бүленеп төрле станцияләр буенча хәрәкәт иттеләр. Анда алар сорауларга җавап бирделәр, дуслык турында җыр башкардылар, скакалкада сикерделәр һәм башка спорт төрләрендә көч сынаштылар.
-
Юл кагыйдәләрен беләсеңме? 23.01.2013

23 январь көнне ГИБДД хезмәткәрләре Насыйбуллин И. җитәкчелегендә башлангыч сыйныф укучылары өчен "Юл кагыйдәләрен беләсеңме?" дигән викторина үткәрделәр. Соңыннан укучыларга календарь, блокнот, китап һәм һәр класска уен бүләк иттеләр.
-
Чисталык дәресе. 16.01.2013

15 январь көнне урта һәм югары сыйныфларда биология укытучысы Энҗе Әнәсовна "Чисталык дәресләре" үткәрде. Ул Россия һәм Татарстан территориясендәге табигый тыюлыклар белән таныштырды, экология мәсьәләләренә тукталды.
-
Башлангыч сыйныфларда "Чисталык дәресе". 16.01.2013

16 январь көнне башлангыч сыйныфларда "Чисталык дәресләре" булып узды. Анда укучылар Татарстандагы тыюлыклар белән таныштылар, сорауларга җавап бирделәр, табигатебез турында матур шигырьләр тыңладылар.
-
Укытучыларыбызга уңышлар телибез!
15.01.2013
Январь аеның икенче яртысында безнең мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Нуруллина Зәмфирә Фәнәвиевна, химия укытучысы Хәбибуллина Энҗе Әнәсовна һәм технология укытучысы Фәлвәнова Айгөл Фидаилевналар "Иң яхшы укытучы-2013" конкурсының II турында чыгыш ясыйлыр. Аларга чын күңелдән зур уңышлар һәм җиңү телибез!
- Хөрмәтле әти-әниләр! Безнең мәктәп дәүләт аккредитациясе узу алдында тора. Сезгә мәктәп эшчәнлегенең торышы турындагы отчётны тәкъдим итәбез. 07.01.2013



















