Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Тимершикская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
| Адрес: | 422057, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Тимершик, ул. Пионерская, д. 13 |
| Телефон: | +7(843)-622-28-02 |
| E-Mail: | Stim.Sab@tatar.ru; timershiksaba@yandex.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Тимершикская СОШ" |
| Руководитель: | Закиров Делюс Ридаилович |
| Год основания учреждения: | 1982 |
| У нас учатся: | 169 в филиале: 8 |
| У нас учат: | 26 в филиале: 2 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Тимершикская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" - новости
Страницы: << 121 122 123 124 125 126 127 128 129 ( 130 ) >>
-
"Күн туп" ярышларында
22.05.2012
21-22 нче май көннәрендә 2001-2002 нче елгы укучылар арасында Саба муниципаль районы беренчелегенә "Күн туп" ярышлары булып үтте. Бу ярышта безнең мәктәп командасы 2 нче урынны яулады. Котлыйбыз! Җитәкчеләре Шамил Хасановичка рәхмәтебезне белдерәбез.
-
Пионериягә 90 ел 19.05.2012

Бүген, ягъни 19 май көнне пионер оешмасы барлыкка килүгә 90 ел тулды. Бу бәйрәм безнең мәктәптә истәлекле очрашу буларак билгеләп үтелде. Мәктәбебезгә төрле елларда өлкән пионервожатый булып эшләгән Вәрәкыя апа, Зөлхәбирә Тимерхановна, Тайфә Габдрахмановна, Гөлнар Илдаровналар чакырылган иде. Алар үзләренең истәлекләре белән уртаклаштылар, 5 нче сыйныф укучыларын варислар сафына кабул иттеләр.
-
Җиңү килде җиргә яз булып
10.05.2012
8 май көнне без авылыбыз уртасында урнашкан обелискка венок салдык, яу кырында ятып калган авылдашларыбызны бер минут тынлык белән искә алдык. Һәйкәл каршында укытучыбыз Рәмзия Заһировна чыгыш ясады. Аннары бәйрәм мәдәният йортында концерт белән дәвам итте.
-
"Сугыш кайтавазы" 07.05.2012

Бөек Җиңү көне якынлаша. Быел илебез бу зур бәйрәмне 67 нче тапкыр билгеләп үтәчәк. Еллар үткән саен Җиңү көненең мәгънәсе, әһәмияте тирәнәя бара кебек. Бүген Айдар Хәнифуллович җитәкчелегендә бер төркем укучылар "Сугыш кайтавазы" дип аталган чыгыш күрсәттеләр.
-
Ачык дәрестә 04.05.2012

Бүген тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Фазылова Гөлнара Җәүдәтовна 8 нче сыйныф укучылары белән тарих фәненнән ачык дәрес үткәрде. Дәрестә XIX гасырның икенче яртысында татар һәм рус мәдәнияте, архитектурасы, музыка һәм театр сәнгате, халык иҗаты турында бай мәгълүматлар бирелде.
-
Тарих һәм җәмгыять белеме атналыгы 03.05.2012

Мәктәбебездә тарих һәм җәмгыять белеме атналыгы башланды. Бүген республика күләмендәге бәйгеләрдә урыннар яулаган укучылар үзләренең эшләре белән мәктәп укучыларын һәм укытучыларын таныштырдылар. 3 нче сыйныф укучысы Дәүлиев Әлфис, 8 нче сыйныф укучылары Заһидуллин Искәндәр, Гарифуллина Илсинә, Фазылова Зәринәләрнең эшләрен зур кызыксыну белән тыңладылар. Бу чара башка укучыларны да фәнни эшкә җәлеп итүдә нәтиҗәле булыр дип ышанасы килә.
-
Укытучыларыбызны котлыйбыз! 30.04.2012

28 апрель көнне мәгариф хезмәткәрләре арасында волейбол буенча район ярышы үткәрелде. Безнең укытучыларыбыз быел кабат беренчелекне яуладылар. Команда составында уйнаган түбәндәге укытучыларны чын күңелдән тәбрик итәбез һәм алга таба да уңышлар телибез: Биктимиров А.Г., Фазылов Р.М., Шакиров Ш.Х., Гараев И.Г., Хаҗиев А.Х., Михайлова Н.Ә., Закирова Г.Р., Гарифуллина М.М., Вәлиева Г.Р. МОЛОДЦЫ!
-
Л.Н.Гумилёв исемендәге конференциядә
28.04.2012
27 апрель көнне КФУ да Л.Н.Гумилевның 100 еллыгына багышланган республикакүләм фәнни-гамәли конференция үткәрелде. Анда безнең мәктәпнең 8 нче сыйныф укучысы Фазылова Зәринә катнашып, уңышлы гына чыгыш ясады (укытучысы Фазылов Р.М.)
-
Авыл сәхнәсендә - безнең мәктәп укучылары 28.04.2012

Кичә Тимершык мәдәният йортында укучылар көче белән "Балачакның гүзәл бер киче" дип аталган концерт куелды. Авылдашларыбыз, әти-әниләр укучыларның чыгышларын алкышларга күмделәр. Талантлы укучыларыбызга, аларны тәрбияләп үстергән әти-әниләргә, укытучыларга зур рәхмәтебезне белдерәбез!
-
"Вперед в прошлое" конкурсы
27.04.2012
26 апрель көнне Казанда "Вперед- в прошлое" конкурсының "Моё открытие" номинациясендә катнашкан укучыларны бүләкләү тантанасы булды. Анда безнең мәктәптән 6 нчы сыйныф укучылары Фазылова Зәлидә (җитәкчесе- Михайлова Н.А.), 8 нче сыйныфтан Фазылова Зәринә ( Фазылова Г.Җ.), Гарифуллина Илсинә (Нуруллина З.Ф.), 10 нчы сыйныфтан Галимзянова Йолдыз (Миннеханова М.Ф.) катнашты. Барлык катнашучыларга да сертификат һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.



















