Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Тимершикская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
| Адрес: | 422057, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Тимершик, ул. Пионерская, д. 13 |
| Телефон: | +7(843)-622-28-02 |
| E-Mail: | Stim.Sab@tatar.ru; timershiksaba@yandex.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Тимершикская СОШ" |
| Руководитель: | Закиров Делюс Ридаилович |
| Год основания учреждения: | 1982 |
| У нас учатся: | 169 в филиале: 8 |
| У нас учат: | 26 в филиале: 2 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Тимершикская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" - новости
Страницы: << ( 131 ) 132 133 134 135 136 137 138 139 140 >>
-
Түгәрәк өстәл артында сөйләшү. 27.04.2012

27 апрель көнне татар теле атналыгы кысаларында "Яшәү мәгънәсе нәрсәдә?" дип аталган түгәрәк өстәл артында сөйләшү үткәрелде. Монда журналист Гөлсинә Галимуллина, өлкән һәм урта яшьтәге бер төркем укытучылар, 8,9,10,11 нче сыйныф укучылары катнашты. Сөйләшү бик оешкан төстә һәм эчтәлекле үтте, һәр катнашучы үз фикерен әйтте.Чараны оештырган Зәмфирә Фәнәвиевнага рәхмәт белдерәбез.
-
"Туган тел бәйрәме". 26.04.2012

Бүген мәктәбебездә традициягә кергән "Туган тел бәйрәме" үткәрелде. Аны Зәмфирә Фәнәвиевна җитәкчелегендәге 8 нче сыйныф әзерләде. 5 сыйныф укучылары Ф.Яруллинның "Бәхет ачкычы" әсәрен сәхнәләштерделәр. Җитәкчеләре- Миннеханова М.Ф.
-
"Вперед- в прошлое" конкурсы. 25.04.2012

24 апрель көнне Казанда "Вперед- в прошлое" конкурсында катнашкан укучыларны бүләкләү тантанасы булып үтте. Анда безнең мәктәптән 3 нче сыйныф укучылары Дәүлиев Әлфис (җитәкчесе- Дәүлиева Э.Р.), Фәлванов Фәнзил (Фәлванова А.Ф.), 8 нче сыйныфтан Габдрахимова Гөлшат (Хабибуллина Э.Ә.), Вәлиева Гөльяз (Нуруллина З.Ф.) катнашты. Дәүлиев Әлфис "Әбигә кунакка (кул эше яки һөнәрчелек)" номинациясендә 3 нче урынга лаек булды һәм диплом белән бүләкләнде.Барлык катнашучыларга да сертификат һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.
-
Волейбол ярышы
25.04.2012
25 нче апрель көнне Шыңар мәктәбендә мәгариф хезмәткәрләре арасында үткәрелә торган волейбол ярышының зона этабы үткәрелде. Безнең мәктәп укытучылары 1 нче урын яуладылар. Командада түбәндәге укытучылар: Биктимиров А., Хазиев А., Гараев И., Фазылов Р., Гарифуллина М., Валиева Г., Закирова Г., Михайлова Н. Молодцы! Районда үтәчәк уеннарда да уңышлар теләп калабыз.
-
Икътисад буенча Универсиада 24.04.2012

11 нче сыйныф укучысы Фатыйхов Фәннүр К(П)ФУ ның Алабуга шәһәрендәге филиалы тарафыннан үткәрелгән икътисад фәне буенча регионара фәнни Универсиадада 3 нче урынны яулады (җитәкчесе Фазылова Г.Җ.) Котлыйбыз!
-
Россиякүләм "Мастер- класс" бәйгесе 24.04.2012

24 апрель көнне татар теле һәм әдәбияты укытучыларының Россиякүләм " Мастер - класс" бәйгесенең финал өлеше үткәрелде. Нуруллина Зәмфирә Фәнәви кызы "Иң нәтиҗәле эшләүче остаз" номинациясендә җиңүче булды. Зәмфирә Фәнәвиевнага киләчәктә дә зур уңышлар теләп калабыз.
-
Алинәне котлыйбыз! 21.04.2012

21 нче апрель көнне 4 нче сыйныф укучысы Фәйзетдинова Алинә Яр Чаллы шәһәрендә республикакүләм Арт-фестивальдә катнашып, сертификатка лаек булды (укытучысы Фальванова А.Ф.) Молодцы!
-
"Балачакның гүзәл бер киче" 20.04.2012

20 нче апрель көнне безнең мәктәп укучылары Лесхоз бистәсендә концерт куйдылар. "Балачакның гүзәл бер киче" дип аталган программа тамашачылар тарафыннан җылы кабул ителде, һәр чыгыш алкышларга күмелде. Концертта катнашкан укучыларга, укытучыларга, әти-әниләргә рәхмәт белдерәбез.
-
Фәнсөярләр уңышы 20.04.2012

20 апрель көнне укучыларыбыз Кукмара шәһәрендә Үтәмышев исемендәге "Моё я в большой в науке" фәнни-гамәли конференциясендә катнашып кайтты. 9 нчы сыйныф укучысы Вәлиева Гөльяз 3 урынны яулады, диплом һәм бронза медаль белән (укытучысы Вәлиева Г.Р.), 8 нче сыйныф укучысы Заһидуллин Искәндәр эзләнү материалының актуальлеге һәм практик әһәмияте өчен грамота белән бүләкләнде (укытучысы Фазылова Г.Җ.)
-
Укучыбыз уңышы. 17.04.2012

14,15,16 нчы апрель көнне Казанда "Сандугач керде күңелгә" XV Бөтентатар фестивале булып узды.Анда безнең мәктәптән Фатыйхов Фәннур катнашып өченче урынга лаек булды. Ул диплом һәм кәрәзле телефон белән бүләкләнде.Фәннурга һәм җитәкчесе Гүзәлия Хәмитовнага алга таба да уңышлар телибез.



















