Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Тимершикская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
| Адрес: | 422057, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Тимершик, ул. Пионерская, д. 13 |
| Телефон: | +7(843)-622-28-02 |
| E-Mail: | Stim.Sab@tatar.ru; timershiksaba@yandex.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Тимершикская СОШ" |
| Руководитель: | Закиров Делюс Ридаилович |
| Год основания учреждения: | 1982 |
| У нас учатся: | 169 в филиале: 8 |
| У нас учат: | 26 в филиале: 2 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Тимершикская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" - новости
Страницы: << 131 ( 132 ) 133 134 135 136 137 138 139 140 >>
-
"Кызыклы һәм әһәмиятле фактлар көне".
13.04.2012
Җомга көн - "Кызыклы һәм әһәмиятле фактлар көне".Бу көнне укучылар терек табигать дөньясындагы иң кызыклы мәгълүматлар белән уртаклаштылар.Барлык катнашучыларга һәм оештыручы 9 нчы сыйныф укучыларына , биология укытучысы Энҗе Әнәс кызына эчтәлекле, мавыктыргыч һәм файдалы атналык оештыруы өчен рәхмәтебезне белдерәбез.
-
Кул эшләреннән ярминкә. 12.04.2012

12 апрель көнне мәктәптә кул эшләреннән ярминкә булып узды. Һәр сыйныф үзенең кул эшләрен тәкъдим итте.
-
"Җәнлекләр көне".
12.04.2012
Пәнҗешәмбе көн "Җәнлекләр көне" итеп үткәрелде. Укучылар кабат маршрут буенча "Зоошаяру", "Файндворд", "Дөресен сайла", " Кем күбрәк?" тукталышларында төрле биремнәр үтәделәр.
-
Зәринә - беренче! 11.04.2012

Бүген 8 нче сыйныф укучысы Фазылова Зәринә Кукмара шәһәрендә узган регионара "Прикоснись к науке" фестивалендә катнашып, 1 нче урынны яулап кайтты. Җитәкчесе Гөлнара Җәүдәтовна һәм Зәринәгә алга таба да уңышлар телибез!
-
"Табигать законнары көне".
11.04.2012
Атналык дәвам итә. Чәршәмбе көн "Табигать законнары көне" булды. Укучылар табигатьтә үз- үзеңне тоту кагыйдәләре җыентыгы булдырдылар, ребуслар төзеделәр. Шулай ук бу көнне мәктәп күләмендә үтәчәк интеллектуаль уенга әзерлек башланды, өй эшләре бирелде.
-
"Үсемлекләр көне".
10.04.2012
Мәктәбебездә биология атналыгы дәвам итә.План нигезендә сишәмбе көн "Үсемлекләр көне" буларак үтте. 9 нчы сыйныф укучылары Энҗе Әнәсовна җиҗәкчелегендә кызыклы маршрут тәкъдим иттеләр. Ул үз эченә 4 тукталышны алды: "Мине таны", "Дөресен сайла!", "Бакчачы", "Урман табышмаклары". Аларда һәр сыйныф төрле биремнәр үтәделәр.
-
Биология атналыгы. 09.04.2012

Мәктәптә биология атналыгы башланып китте.Аның беренче көне кошларга багышланды. 7 нче сыйныф укучылары Энҗе Әнәсовна җитәкчелегендә "Кошларның практик һәм экологик әһәмияте", "Кошлар дөньясы рекордсменнары" дигән темаларга информацион сәгатьләр тәкъдим иттеләр.Башлангыч сыйныфлар арасында "Иң матур кош", "Иң файдалы кош" темаларына рәсем конкурсы, урта һәм югары сыйныфта анаграммалар төзү буенча конкурслар, викторина үткәрелде.
-
Ярминкә. 09.04.2012

Бүген технология атналыгы башланып китте. Беренче көнне "Тәмлетамаклар" ярминкәсе үткәрелде.
-
"Бөтендөнья Сәламәтлек көне". 07.04.2012

7 апрель- Бөтендөнья сәламәтлек көне. Мәктәбебездә бу көн иртәнге гимнастикадан башланып китте. Һәр сыйныфта сәламәтлек дәресләре үткәрелде. Тәнәфес вакытларында укытучыларга каршы укучылар, укучыларга каршы укучылар арасында баскетбол, волейбол ярышлары уздырылды. Башлангыч сыйныф укучылары арасында эстафета үткәрелде.
-
" Теле барның- иле бар" шигырь конкурсы
28.03.2012
28 нче март көнне районда " Теле барның- иле бар" дигән темада шигырь конкурсы үткәрелде. 11 нче сыйныф укучысы Фатыйхов Фәннүр (җитәкчесе Нуруллина З.Ф.) II урын, 8 нче сыйныф укучысы Фазылова Зәринә ( җитәкчесе Валиева Г.Р.) III урын яулады. Молодцы!



















