Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Тимершикская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
| Адрес: | 422057, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Тимершик, ул. Пионерская, д. 13 |
| Телефон: | +7(843)-622-28-02 |
| E-Mail: | Stim.Sab@tatar.ru; timershiksaba@yandex.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Тимершикская СОШ" |
| Руководитель: | Закиров Делюс Ридаилович |
| Год основания учреждения: | 1982 |
| У нас учатся: | 169 в филиале: 8 |
| У нас учат: | 26 в филиале: 2 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Тимершикская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" - новости
Страницы: << 131 132 133 134 ( 135 ) 136 137 138 139 140 >>
-
23 февраль - Ватанны саклаучылар көне. 22.02.2012

22 февраль көнне мәктәбебездә "Ватанны саклаучылар көне"нә карата чара булып үтте. Аны сыйныф җитәкчеләре Айдар Ханифуллович белән берлектә 10 сыйныф укучылары әзерләгән иде. Бәйрәм бик күңелле һәм матур булды. Беренче өлештә укучы малайларны,егетләрне, укытучы ир- атларны бәйрәм белән котладылар, икенче өлештә 6-11 сыйныф укучылары ике командага бүленеп аш-суга осталыкта, прическа ясауда, кызларга бүләк ясауда һәм башка кызыклы конкурсларда көч сынаштылар.
-
Биючеләребез район сәхнәсендә 18.02.2012

17 февраль көнне балалар иҗат үзәгендә "Иң шәп вожатый" конкурсының район этабы булып үтте. Анда безнең мәктәпнең "Ялкын" бию коллективы һәм 5 нче сыйныф укучысы Гыйлемшина Ландыш чыгыш ясады.
-
"Ягез әле, егетләр!" 15.02.2012

15 февраль көнне мәктәбебездә "Ягез әле , егетләр!" бәйгесе булып узды. Ул Әфганстанда хезмәт иткән якташларыбыз хөрмәтенә оештырылды. Беренче өлештә Әфган сугышы турында сөйләнде.Анда катнашкан авылдашларыбыз тагын бер кат хатирәләрен яңарттылар. Икенче өлештә мәктәбебез егетләре йөгерү, ераклыкка сикерү, аркан тартышу, турникта тартылу , төз ату, автомат җыю кебек бәйгеләрдә үзара көч сынаштылар. 1 урынга Миннебаев Салават (11 класс) , 2 урынга Фатыйхов Фәннур (11 класс), 3 урынга Мусин Алмаз (10 класс) лаек булды. Чараны оештырган Альберт Гыйлмулловичка рәхмәтебезне белдерәбез.
-
"Лыжня России- 2012". 11.02.2012

Чаңгыда йөрүнең сәламәтлек өчен файдалы икәнен һәрберебез белә. Шул максаттан чыгып һәм иң оста чаңгычыларны ачыклау өчен ел саен "Лыжня России" үткәрелә.11 февраль көнне "Лыжня России- 2012" дип аталган чаңгы ярышы безнең мәктәптә дә булып үтте. Һәр бала актив катнашты.
-
Математика буенча олимпиада.
11.02.2012
Бүген Саба гимназиясендә математика буенча XIV республика олимпиадасының муниципаль этабы үтә. Ул 6 нчы сыйныфлар өчен үткәрелә. Анда безнең мәктәптән Бәйрәмов Фәнис, Мусин Булат, Фазылова Зәлидә, Дәүләтҗанова Айсинәләр дә катнаша. Аларга уңышлар телибез!
-
Бадминтон ярышы. 10.02.2012

Патриотик тәрбия айлыгы кысаларында "Яшелләр" һәм "Зәңгәрләр" командалары арасында бадминтон ярышы булып узды. Һәр катнашучы бик тырышып уйнады. 8 сыйныфтан Фазылова Зәринә - 1 урын, 7 сыйныфтан Харисова Ләйсән -2 урын, 5 сыйныфтан Закарова Илнара 3 урынга лаек булды. Егетләр арасында урыннар түбәндәгечә билгеләнде: 1 урын- Фатыйхов Фәннур (11 сыйныф), 2 урын- Мөхәммәдиев Булат (7 сыйныф), 3 урын- Сафин Айнур (8 сыйныф). Гомуми нәтиҗә ясап әйткәндә, бу ярышта "Зәңгәрләр " командасы җиңү яулады.
-
Бию түгәрәгендә. 09.02.2012

"Ялкын" бию төркеменең шөгыльләре Тимершык мәдәният йортында уза. "Талантның бер өлеше тумыштан, тугыз өлеше тырышлыктан" ди халык мәкале. Бу чыннан да шулай. Матур биюләрне сәхнәгә чыгарганчы бик күп шөгыльләнергә кирәк. Балалар Фазылҗанов Илназ Рәисович җитәкчелегендә төрле бию күнегүләре эшлиләр,конкурсларга әзерләнәләр, түгәрәккә бик теләп йөриләр. 4 февраль көнне булып узган иҗат- отчет концертында да биючеләребез үзләренең чыгышлары белән матур тәэссир калдырдылар.
-
Хәрби-патриотик тәрбия айлыгы башланды 07.02.2012

Һәр елны февраль ае хәрби-патриотик тәрбия айлыгы буларак үткәрелә. Быел да бу айлык кысаларында "Аҗаган" уены, биатлон, Әфганстанда хезмәт иткән якташларыбыз катнашында волейбол ярышлары, стройда җырлап узу бәйгеләре һ.б. чаралар планлаштырылды. Бүген мәктәп спортзалында югары сыйныф укучылары арасында баскетбол ярышлары булып үтте. Ярышта егетләр арасында "Яшелләр" командасы, кызлар арасында "Зәңгәрләр" командасы җиңү яулады. Иң яхшы уенчылар: Харисова Ләйсән (7 класс), Гарифуллина Илсинә (8 класс), Валиева Гөльяз (9 класс), Якупов Ильназ (9 класс), Фатыйхов Фәннүр (11 класс) булды.
-
Китаплар күргәзмәсе. 06.02.2012

6 февраль көнне китапханәче Гөлсинә Касыймовна тарафыннан Ватанны саклаучылар көненә багышланган китап күргәзмәсе оештырылды. Укучыларыбыз татар һәм рус телләрендә чыгарылган китаплар аша сугыш елларының авырлыгын күзаллый алдылар.
-
Хоккей ярышлары
28.01.2012
Бүген мәктәп янындагы хоккей коробкасында авыл җирлекләре командалары арасында хоккей ярышлары булып узды. Исәп түбәндәгечә:
Тимершык - Шәмәрдән: 2:1
Тимершык - Юлбат : 5:4 (буллитта)
Явлаштау - Юлбат: 1:4
Явлаштау - Шәмәрдән: 4:1
Тимершык командасы составында 8 нчы сыйныф укучысы Сафин Айнур, 9 нчы сыйныф укучысы Гарифуллин Айзат та катнашты. Җиңүләрегез белән котлыйбыз, молодцы!



















