Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Тимершикская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
| Адрес: | 422057, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Тимершик, ул. Пионерская, д. 13 |
| Телефон: | +7(843)-622-28-02 |
| E-Mail: | Stim.Sab@tatar.ru; timershiksaba@yandex.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Тимершикская СОШ" |
| Руководитель: | Закиров Делюс Ридаилович |
| Год основания учреждения: | 1982 |
| У нас учатся: | 169 в филиале: 8 |
| У нас учат: | 26 в филиале: 2 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Тимершикская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" - новости
Страницы: << 131 132 133 134 135 ( 136 ) 137 138 139 140 >>
-
Традициягә кергән очрашу 27.01.2012

Һәр елны январь аенда мәктәптә студентлар белән очрашу кичәсе үткәрелә. Быел ул 27 нче январь көнне булды. Узган уку елында 11 нче сыйныфны тәмамлаган укучыларның укытучылар адресына әйтелгән рәхмәт сүзләре, кызыклы фикерләр, уеннар, биюләр матур хәтирәләр калдырды, мәктәпне тәмамлау алдында торган югары сыйныф укучылары өчен файдалы булды. Очрашу кичәсен оештырган тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Гүзәл Рәшитовнага рәхмәтебезне белдерәбез.
-
Технологиядән ачык дәрес 25.01.2012

Бүген 6 нчы сыйныфта техник хезмәт буенча ачык дәрес үткәрелде. Укытучы Илнур Габделбәрович укучыларга "Кара һәм төсле металларның үзлекләре" дигән теманы аңлатты. Укытучы күрсәтмә материаллардан уңышлы файдаланды, теманы тормышчан мисаллар белән ныгытты. Дәрес уңай бәяләнде.
-
Икенчеләр спектакль куя. 20.01.2012

Бүген икенче сыйныф укучылары җитәкчеләре Миңсылу Фәнәвиевна белән "Кояшкай" балалар бакчасына кереп, "Сәяхәтче әтәч " әсәрен сәхнәләштерделәр. Бу спектакль "Курчак театры" дип аталган дәрестән тыш эшчәнлек вакытында өйрәнелде. Укучыларның чыгышыннан балалар да , тәрбиячеләр дә бик канәгать калды.
-
Тимераякта шуабыз. 17.01.2012

Тимераякта шуу- кышкы спорт төрләренең иң күңеллеседер , мөгаен. Мәктәп янында каток булу укучылар өчен бик зур файда һәм сөенеч. Дәрестә һәм дәрестән тыш вакытларда укучылар бик теләп тимераякта йөрү серләренә төшенәләр.
-
Лагерьның 7 нче көне. 10.01.2012

Бүген кышкы лагерьның соңгы көне.Башта балалар өчен бадминтон ярышы оештырылды.Аннан соң лагерь ябылышына карата укучылар үзләре әзерләгән концерт номерларын күрсәттеләр.Алар барысы да актив катнашты һәм бүләкләнде. Төшке аштан соң балалар "Саба" бассейнына юл алдылар.Менә шундый күңелле чара белән 7 нче көн дә тәмамланды.
Әле алда - тагын берничә көн каникуллар. Хәерле яллар!
-
Лагерьның 6 нчы көне. 09.01.2012

Лагерьның 6 нчы көне дә бик күңелле һәм мавыктыргыч булды.Сәламәтлек минуты һәм иртәнге аштан соң укучылар витраж белән эшләделәр, аннан соң Зилә Бәшировна "Инглиз телен иң яхшы белүче" дигән исем астында кызыклы уеннар үткәрде. Азрак хәрәкәтләнеп алганнан соң, укучылар "Табышмаклар кичәсе"ндә булдылар. Төшке аштан соң балалар мәдәният хезмәткәрләре оештырган чарада катнашу өчен клубка юнәлделәр.
-
Лагерьның 5 нче көне. 08.01.2012

Бүген лагерьның 5 нче көне. Укучылар иртәнге аштан соң "Кышкы матурлык" дигән рәсем конкурсында катнаштылар. 1,2,3 урыннар билгеләнеп, бүләкләргә ия булдылар. Аннан соң шашка ярышы оештырылды. Укучылар бу уенны бик яраталар. Төшке аштан соң мәктәбебездә эшләүче вокал түгәрәге кызлары үзләренең матур җырлары белән сөендерделәр.
-
Лагерьның 4 нче көне. 07.01.2012

Бүген лагерьның 4нче көне.Укучылар бердәм булып мәктәпкә җыелдылар.Иртәнге гимнастика һәм ашаганнан соң , балалар Сабага экскурсиягә киттеләр. "Яңа ел бизәкләре " дип исемләнгән бу экскурсиядә алар иң матур кар сыннарын карадылар, үзәк чыршы янында булдылар.Кайткач, баскетбол буенча лагерь беренчелеге үткәрелде. Соңыннан балалар мультфильмнар карап, өйләренә таралышты.
-
Лагерьның 3 нче көне. 06.01.2012

Бүген лагерьның 3 нче көне. Балалар төсле җепләрдән кызылтүш ясадылар, барлык кул эшләре дә бик матур килеп чыкты. Соңрак укучылар арасында төркемләп брэйн- ринг үткәрелде. Җиңүче командалар бүләкләнде.Төштән соң укучылар спорт мәйданчыгында тимераякта шуып, иртәгә үткәреләчәк ярышка әзерләнделәр.
-
Думаның туган көне. 06.01.2012

Бүген Балалар иҗат үзәгендә Думаның туган көненә багышланган зур бәйрәм булды.Монда 6 команды катнашты. Безнең мәктәптән Миннебаев Салават, Нотфуллин Илназ, Галимуллина Люзияләр матур чыгыш ясады.Монда Кыш бабайлар, Кар кызлары, Аҗдаһалар үзләренең котлау сүзләрен җиткерделәр. Шулай ук презентацияләр конкурсына нәтиҗә ясалды, спикерыбыз актив катнашкан өчен грамота белән бүләкләнде.



















