Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Тимершикская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
| Адрес: | 422057, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Тимершик, ул. Пионерская, д. 13 |
| Телефон: | +7(843)-622-28-02 |
| E-Mail: | Stim.Sab@tatar.ru; timershiksaba@yandex.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Тимершикская СОШ" |
| Руководитель: | Закиров Делюс Ридаилович |
| Год основания учреждения: | 1982 |
| У нас учатся: | 169 в филиале: 8 |
| У нас учат: | 26 в филиале: 2 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Тимершикская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" - новости
Страницы: << 121 122 123 124 ( 125 ) 126 127 128 129 130 >>
-
Инглиз телендә газеталар. 22.12.2012

Инглиз теле атналыгы планы буенча 2-11 сыйныф укучылары "Инглиз телендә сөйләшүче илләр" дигән темага газеталар чыгардылар. Һәр сыйныф бу эшне зур җаваплылык тоеп башкарды, газеталар бик матур килеп чыкты.
-
ТИН укытучылары семинары. 21.12.2012

21 декабрь көнне мәктәбебездә "Экологик куркынычсызлык" темасына ТИН укытучыларының семинары булып үтте. 4 сыйныф җитәкчесе Дәүлиева Эльмира Ренатовна "Имин үтсен һәр көнебез!" дип аталган сыйныф сәгате күрсәтте.Ә ТИН укытучысы Биктимиров Альберт Гыйлмуллович 8 сыйныфта "Әйләнә- тирә мохитне пычрату һәм кеше сәламәтлеге "дигән темага ачык дәрес бирде.
-
Ачык ишекләр көне. 20.12.2012

20 декабрь көнне 2,3 нче сыйныфларда "Ачык ишекләр" көне булып узды. Дәрестән тыш эшчәнлекне карарга әти- әниләр килде. 2 сыйныфта Гөлчәчәк Хөснулловна "Математика -тормышта" интеллектуаль юнәлеше буенча дәрестән тыш чара күрсәтте. Чарада тимер юлчылар һөнәре күрсәтелде.
-
Ачык ишекләр көне. 20.12.2012

"Ачык ишекләр көне"нә чакырылган әти-әниләр 2 сыйныфта Миңсылу Фәнәвиевна җитәкләгән "Театр студиясе" эшчәнлеге белән дә таныштылар. Беренче өлеш эшлекле төстә узса, икенче өлештә "Куркуын җиңгән куян" спектакле тәкъдим ителде.
-
3 сыйныфта "Ачык ишекләр көне". 20.12.2012

20 декабрь көнне 3 сыйныфта "Ачык ишекләр көне" булып узды. Марсилә Миннәхмәтовна "Кызыклы математика" интеллектуаль юнәлеше буенча дәрестән тыш эшчәнлек күрсәтте. Чара "Яшел чыршы янында кунакта" дип исемләнгән иде. Әти- әниләр үткәрелгән чарадан канәгать калдылар.
-
2 сыйныфта ачык дәрес.
19.12.2012
19 декабрь көнне инглиз теле укытучысы Гүзәл Рәшитовна 2 нче сыйныфта ачык дәрес күрсәтте. Дәрес "Мои увлечения. Буква Zz." темасына үтте. Укучылар күп төрле эш башкардылар, дәрес кызыклы булды.
-
7 сыйныфта ачык дәрес.
18.12.2012
18 декабрь көнне инглиз теле укытучысы Зилә Бәшировна 7 сыйныфта ачык дәрес күрсәтте. Дәрес "Спорт в нашей жизни" дигән темага үтте. Дәрес эшлекле һәм файдалы булды, экстремаль спорт төрләре турында да күп информация бирелде.
-
Инглиз теле атналыгы.
17.12.2012
17 декабрьдән 22 декабрьгә кадәр мәктәптә инглиз теле атналыгы үтә. Бүген 1-11 сыйныф укучылары катнашында инглиз телендә җыр җырлау һәм Универсиадага багышланган презентация карау булды. Презентация барышында 7 сыйныф укучылары инглиз һәм рус телләрендә информация бирделәр. Чара файдалы һәм кызыклы булды.
-
Зәринәне котлыйбыз! 12.12.2012

Безнең мәктәптән олимпиадада иң актив катнашучы - Фазылова Зәринә.Районда 6,7 декабрьдә булып узган олимпиадаларда җәмгыять белеменнән ул 1 нче урынга, тарихтан 3 нче урынга лаек булды.Җитәкчесе- Фазылова Гөлнара Җәүдәтовна. 8 декабрь көнне үткәрелгән химия буенча олимпиадада 3 урынны алды. Җитәкчесе- Хабибуллина Энҗе Әнәсовна. Укучыларыбызга алга таба да уңышлар юлдаш булсын!
-
Шашка ярышы. 10.12.2012

10 декабрь көнне Саба кадет мәктәбендә инвалид балалар арасында шашка ярышы үткәрелде. Безнең мәктәптән 11 сыйныф укучысы Фазылов Риназ, 4 сыйныф укучысы Насыйбуллина Ләйсән катнашты. Ләйсән 3 урын алып , грамота һәм акчалата бүләккә ия булды. Котлыйбыз!



















