Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Тимершикская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
| Адрес: | 422057, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Тимершик, ул. Пионерская, д. 13 |
| Телефон: | +7(843)-622-28-02 |
| E-Mail: | Stim.Sab@tatar.ru; timershiksaba@yandex.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Тимершикская СОШ" |
| Руководитель: | Закиров Делюс Ридаилович |
| Год основания учреждения: | 1982 |
| У нас учатся: | 169 в филиале: 8 |
| У нас учат: | 26 в филиале: 2 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Тимершикская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" - новости
Страницы: << 121 122 123 ( 124 ) 125 126 127 128 129 130 >>
-
Яңа ел бәйрәме. 04.01.2013

4 январь көнне Тимершык авылы мәдәният йортында көндез 1- 6 сыйныф укучыларының Яңа ел бәйрәме булып узды. Иң башта мәктәп директоры Фазылов Р.М., укыту эшләре буенча директор урынбасары Фазылова Г.З. алдынгы укучыларны котлап һәм бүләкләп киттеләр. 1-4 сыйныф укучыларының чыгышы үзенчәлекле булды, бөтен балалар да маскарад киемнәреннән иде. 5,6 сыйныфларның чыгышлары матур шигырьләр, җырлар һәм биюләр белән үрелеп барды.
-
Өлкән сыйныфларда Яңа ел бәйрәме. 04.01.2013

4 январь көнне 16.00 сәгатьтә Тимершык авылы мәдәният йортында 7-11 сыйныфларның "Түрдән уз, Яңа ел!" дип исемләнгән бәйрәм кичәсе башланып китте. Беренче өлештә мәктәп директоры Фазылов Р.М., укыту эшләре буенча директор урынбасары Фазылова Г.З. алдынгы укучыларны, олимиадада катнашучыларны котлап һәм бүләкләп киттеләр. Икенче өлештә һәр сыйныф укучылары үзләренең чыгышларын тәкъдим итте.
-
Без "Саба дулкыннары"нда 03.01.2013

3 нче январь көнне бер төркем укучылар мәктәбебез тормышы турында "Саба дулкыннары" радиосы аша чыгыш ясадылар. Тапшыруда шулай ук Рамис Камилович, Гөлфинур Фәрхетдиновна, әти-әниләр исеменнән Зөмәрә Фәйләсуфовна чыгыш ясады. Үзебез турында киң җәмәгатьчелеккә сөйләү мөмкинлеге тудырган өчен район администрациясенә, мәгариф бүлегенә, радио җитәкчелегенә рәхмәтебезне белдерәбез.
-
Кызларыбыз уңышы. 27.12.2012

13 декабрь көнне татар әдәбияты буенча районда үткән олимпиадада катнашып , 11 сыйныф укучысы Галимҗанова Йолдыз 1 урын, 10 сыйныф укучысы Ахмадиева Лилия 3 урын, 9 сыйныф укучысы Фазылова Зәринә 3 урын алдылар. Җитәкчеләре- Миннеханова М.Ф. һәм Нуруллина З.Ф. Укучыларыбызга да, укытучыларыбызга да алга таба укуларында һәм эшләрендә уңышлар теләп калабыз.
-
Консультацияләр графигы
26.12.2012
Кадерле 9, 11 нче сыйныф укучылары! Кышкы каникулда үтәчәк консультацияләр графигы белән танышыгыз.
-
Яңа ел белән! 26.12.2012

-
"Президентские состязания".
25.12.2012
18,19 декабрь көннәрендә 3-11 сыйныф укучылары арасында "Президентские состязания" ярышлары булып узды. Укучылар озынлыкка сикерү, гәүдә күтәрү, турникта тартылу, йөгерү һәм башка спорт төрләре буенча ярыштылар. Иң югары нәтиҗәгә ирешкән 8 укучы район этабында катнашачак.
-
3 сыйныфта "Ачык ишекләр көне". 22.12.2012

20 декабрь көнне 3 сыйныфта "Ачык ишекләр көне" булды. Айгөл Фидаилевна "Оста куллар" дип исемләнгән дәрестән тыш эшчәнлектә "Квиллинг" темасы буенча мастер- класс күрсәтте. Укучылар белән беррәттән әти- әниләр дә бу эшчәнлектә бик теләп катнашты.
-
Спектакль карыйбыз! 22.12.2012

21 декабрь көнне инглиз теле атналыгы кысаларында укучылар һәм укытучылар игътибарына спектакльләр тәкъдим ителде. 4 сыйныф укучылары "Little Red Riding Hood" ("Красная шапочка") спектаклен сәхнәләштерделәр.
-
6 сыйныф артистлары. 22.12.2012

21 декабрь көнне укучылар һәм укытучылар игътибарына инглиз телендә спектакльләр тәкъдим ителде. 6 сыйныф укучылары "Princess Never Laughs" ("Царевна Несмеяна") спектаклен сәхнәләштерделәр.



















