Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Тимершикская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
| Адрес: | 422057, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Тимершик, ул. Пионерская, д. 13 |
| Телефон: | +7(843)-622-28-02 |
| E-Mail: | Stim.Sab@tatar.ru; timershiksaba@yandex.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Тимершикская СОШ" |
| Руководитель: | Закиров Делюс Ридаилович |
| Год основания учреждения: | 1982 |
| У нас учатся: | 169 в филиале: 8 |
| У нас учат: | 26 в филиале: 2 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Тимершикская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" - новости
Страницы: << 121 122 123 124 125 126 127 128 ( 129 ) 130 >>
-
Лагерьның 10 нчы көне. 13.06.2012

Лагерь эшчәнлеге дәвам итә. Бүген Зилә Бәшировна укучылар белән лексик марафон үткәрде.Икенче аштан соң укучылар бассейнга киттеләр.Су коену – балаларның яраткан шөгыле, барысы да бик канәгать калды.
-
Лагерьның 9 нчы көне. 10.06.2012

Бүген 9 нчы көн. Укучылар белән “Наркотикларга- юк!” дип аталган әңгәмә үткәрелде.Шулай ук рус теле көненә карата интеллектуаль уен уздырылды. Икенче аштан соң Зилә Бәшировна “Lets play!” дип аталган чара үткәрде.Обедтан соң “Без сәламәт яшәү рәвеше яклы” дигән төрле спорт төрләре буенча кече спартакиада уздырылды.
-
Лагерьның 8 нче көне. 09.06.2012

Инглиз теле атналыгы дәвам итә. Бүген Зилә Бәшировна укучыларны стенгазеталар конкурсында сынады. Ул “Минем Бөекбританияне күрәсем килә” дип аталды.Икенче аштан соң укучылар күл буена экскурсиягә киттеләр. Алар анда төрле кызыклы уеннар уйнап, табигатьнең матурлыгына сокланып кайттылар.
-
Лагерьның 7 нче көне. 08.06.2012

Бүген укучылар икенче тапкыр “Нарат” боз сараена юл алдылар.Бүген лагерьда “Инглиз теле атналыгы” башланып китте.Икенче аштан соң Фәйзетдинова З.Б. “Funny English” интеллектуаль викторинасын үткәрде. Обедтан соң укучылар саф һавада хәрәкәтле уеннар уйнадылар.
-
Лагерьның 6 нчы көне. 07.06.2012

Балалар көндәгечә лагерьга җыелды. Гимнастикадан соң укучылар иртәнге ашка керде.Укучыларга яхшы сыйфатлы, витаминлы ризык бирелә.Ашап алганнан соң Дәүлиева Н.М. укучылар белән “Әкиятләр кичәсе” үткәрде.Ул бик оешкан төстә һәм күңелле булды.Икенче иртәнге аштан соң “Җәйге пейзаж» дип исемләнгән рәсем конкурсы үткәрелде. Иң оста рәссамнарга бүләкләр тапшырылды.Обедтан соң җырлы – биюле уеннар уйнадылар.
-
Лагерьның 5 нче көне. 06.06.2012

Лагерь дәвам итә.Бүген укучыларга Фәлванова А.Ф. табигый материаллар кулланып төрле кулдан эшләнмәләр ясатты.Икенче иртәнге аштан соң укучылар Юлбый урманына экскурсиягә бардылар. Экскурсиядән кайтып , обед ашаганнан соң укучылар саф һавада хәрәкәтле уеннар уйнадылар.Бүгенге чаралардан да барлык укучылар да канәгать калды.
-
Лагерьның 4 нче көне. 05.06.2012

Бүген лагерьның 4 нче көне. Барлык чаралар алдан төзелгән план буенча матур гына үтеп бара. 5 июнь көнне укучылар Хабибуллина Э.Ә. әзерләгән "Хайваннар дөньясы рекордсменнары" презентациясен карадылар , соңыннан сорауларга җавап бирделәр, рәсемнәр ясадылар. Икенче аштан соң укучылар "Изгеләр чишмәсе"нә юл алдылар. Обедтан соң лагерь буенча футбол беренчелеге үткәрелде.
-
Лагерьның 3 нче көне. 04.06.2012

Бүген лагерьның 3 нче көне. Иртәнге аштан соң укучылар “Нарат” боз сараена юл алдылар.
Лесхоздан кайткач, Миннеханова М.Ф. җитәкчелегендә 1 сыйныфлар “Урман әкияте” әсәрен сәхнәләштерделәр.
Обед ашаганнан соң укучылар арасында “Сәхнә осталыгы” бәйгесе үткәрелде. Монда балалар җырлар башкарды, шигырьләр һәм мәзәкләр сөйләделәр. Актив катнашкан һәр укучыга бүләкләр тапшырылды.
-
Лагерьның икенче көне. 02.06.2012

Бүген лагерьның икенче көне. Көндәгечә иртәнге гимнастикадан һәм аштан соң укучылар математика укытучысы Михайлова Н.Ә. әзерләгән “Үз уеныбыз” чарасында катнаштылар. Монда укучыларга төрле кызыклы биремнәр тәкъдим ителде. Чара ярыш формасында оештырылган иде. Ике команда да тигез баллар җыйды.Соңрак китапханәче Шакирова Г.Х. укучыларны "Мәзәкчеләр мәҗлесе"нә чакырды.
-
Лагерь башланды! 01.06.2012

Бүген 1 июнь- Балаларны яклау көнендә Тимершык урта мәктәбендә "Шатлык " лагере үзенең эшен башлап җибәрде. Рус теле һәм әдәбияты укытучысы Валиева Г.Р. үткәргән "Веселая грамматика" барлык укучылар өчен дә файдалы һәм кызыклы булды. Лагерь ачылышы тантаналы төстә үтте.Татарстан гимны астында уку елын гел "5" ле билгеләренә генә тәмамлаган Фазылова Сөмбел һәм Хаҗиева Зәлинә флаг күтәрделәр.Укучылар отрядларга бүленеп исем, җыр, девиз сайлады.



















