Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Тимершикская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
| Адрес: | 422057, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Тимершик, ул. Пионерская, д. 13 |
| Телефон: | +7(843)-622-28-02 |
| E-Mail: | Stim.Sab@tatar.ru; timershiksaba@yandex.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Тимершикская СОШ" |
| Руководитель: | Закиров Делюс Ридаилович |
| Год основания учреждения: | 1982 |
| У нас учатся: | 169 в филиале: 8 |
| У нас учат: | 26 в филиале: 2 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Тимершикская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" - новости
Страницы: << 121 122 123 124 125 126 127 ( 128 ) 129 130 >>
- 15 сентябрь - Варислар көне 15.09.2012
-
Яңа уку елы имин үтсен!
01.09.2012
2012-2013 нче уку елы башланып китте. Быел безнең мәктәптә 118 укучыга 24 укытучы белем һәм тәрбия бирәчәк. Яңа укытучыларыбыз да бар: физкультура укытучысы - Шакиров Рафил Шамилевич, өстәмә белем бирү педагогы - Фазылҗанов Илназ Рәисович. Яңа уку елында барыгызга да уңышлар, иминлек һәм сәламәтлек телибез!
-
Лагерьның 18 нче көне. 22.06.2012

Бүген лагерьның соңгы көне. Көн кызыклы һәм мавыктыргыч булды. Иртәнге аштан соң укучылар “Үлгәннәрнең каберен бел, исәннәрнең кадерен бел”дип исемләнгән чарада катнаштылар. Аны тарих укытучысы Хаҗиев А.Х. үткәрде. Икенче аштан соң кече Сабантуй уздырылды. Укучылар уеннарда бик актив катнаштылар.Обед ашаганнан соң лагерь ябылышына карата концерт куелды , флаг төшерелде. Укучылар лагерьга бик теләп йөрделәр. Хәзер инде аларны алда җәйге каникул көтә. Каникуллар күңелле үтсен!
-
Лагерьның 17 нче көне. 21.06.2012

Хәрби- патриотик атналык дәвам итә. Бүген татар теле укытучысы Нуруллина З.Ф. “Солдатта булган диләр” дип исемләнгән чара үткәрде. Ул анда яңа гына армия сафларыннан кайткан Гыйләҗиев Илназны чакырган иде. Шулай ук презентация күрсәтелде, анда армиядән кайтмый калган, Әфганстанда хезмәт иткән солдатлар турында мәгълүматлар яктыртылды. Һәлак булганнарны 1 минут тынлык белән искә алдылар.Икенче аштан соң укучылар кабат бассейнга юл тоттылар.
-
Лагерьның 16 нчы көне. 20.06.2012

Бүген укучылар сугыш һәм тыл ветераннары хөрмәтенә открыткалар ясадылар. Алар бу бүләкләрен бабаларына һәм әтиләренә бүләк итәчәкләр.Икенче аштан соң укучылар Саба музеенда һәм китапханәсендә экскурсиядә булдылар, үзләренә күп мәгълүмат алдылар. Обедтан соң саф һавада уеннар уйнадылар.
-
Лагерьның 15 нче көне. 19.06.2012

Иртәнге аштан соң укучылар Мусина Г.Ф. җитәкчелегендә асфальтка рәсем ясау конкурсында катнаштылар. Ул “Комик йөз” дип аталды. Иң оста рәссамнарга бүләкләр тапшырылды.Икенче аштан соң хәрби җырлар һәм шигырьләр конкурсы уздырылды.
-
Лагерьның 14 нче көне. 18.06.2012

Бүген укучылар кабаттан Лесхозга юл алдылар. Лесхоздан кайтып, икенче ашны ашаганнан соң малайлар арасында “Ягез әле, егетләр” дип аталган ярыш үткәрелде.Альберт Гыйлмуллович аларны төрле конкурсларда сынады.
-
Лагерьның 13 нче көне. 16.06.2012

Бүген лагерьда хәрби –патриотик атналык башланып китте. Иртәнге аштан соң укучылар арасында башта Олимпия уеннары турында әңгәмә, аннары “Күңелле стартлар” уены үткәрелде. Икенче аштан соң укучылар Мишә елгасы буена экскурсиягә киттеләр. Алар анда уйнап, табигать кочагында ял итеп кайттылар.Обед ашаганнан соң Альберт Гыйлмуллович балаларга саф һавада уйнала торган яңа хәрәкәтле уеннар өйрәтте.
-
Лагерьның 12 нче көне. 15.06.2012

Бүген укучылар Зилә Бәшировна белән белән инглизчә җырлар җырладылар. Барлык укучыларга да бу чара бик ошады.Икенче аштан соң балалар Лесхозның урман музеена юл тоттылар. Аннан бик тәэсирләнеп кайттылар.Лесхоздан кайтып обед ашаганнан соң, укучылар мәдәният йортына төштеләр һәм үзләренең сәхнә осталыкларын күрсәттеләр.
-
Лагерьның 11 нче көне. 14.06.2012

Инглиз теле атналыгы дәвам итә. Бүген Зилә Бәшировна укучылар белән инглиз телендә сөйләшүче илләргә багышланган интеллектуаль уен үткәрде.Укучылар бик актив катнаштылар һәм бүләкләнделәр.Икенче аштан соң кызлар арасында “Озын толым “ конкурсы үткәрелде.Обедтан соң укучылар шашка ярышында үзләрен сынадылар.



















