Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Тимершикская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
| Адрес: | 422057, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Тимершик, ул. Пионерская, д. 13 |
| Телефон: | +7(843)-622-28-02 |
| E-Mail: | Stim.Sab@tatar.ru; timershiksaba@yandex.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Тимершикская СОШ" |
| Руководитель: | Закиров Делюс Ридаилович |
| Год основания учреждения: | 1982 |
| У нас учатся: | 169 в филиале: 8 |
| У нас учат: | 26 в филиале: 2 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Тимершикская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" - новости
Страницы: << 111 112 113 114 115 116 117 118 119 ( 120 ) >>
-
Универсиада дәресе. 15.05.2013

Мәктәбебездә 4 нче дәрес вакытында барлык сыйныфларда да "Универсиада дәресе" булып узды. 1-4 сыйныфлар арасында эстафета уеннары үткәрелде. 5-11 сыйныфларда махсус сайттан "Универсиада дәресе" буенча видео күрсәтелде.
-
"Җиңү бәйрәме". 08.05.2013

8 май көнне мәктәпләрдә "Җиңү көне" билгеләп үтелде. Укучыларыбыз обелиск янына төште, 6 нчы сыйныф укучыларының чыгышы куелды. Чыгышны әзерләүче- сыйныф җитәкчеләре Миңсылу Фәнәвиевна.
-
Тормыш иминлеге дәресе 30.04.2013

Бүген мәктәбебездә тормыш иминлеге буенча ачык дәрес үткәрелде. Альберт Гыйльмуллович укучыларга янгын, табигый бәла-казалар вакытында үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында сөйләде. Янгын сүндерү, палатка җыю, ОЗК, противогаз кию буенча практик күнекмәләр үткәрде, гомуми эвакуация оештырылды.
-
Укучыларның куркынычсызлыгы. 26.04.2013

Укучыларның куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча чаралар даими үткәрелә.Экстремаль ситуацияләрдә үз- үзеңне тоту кагыйдәләре, өйгә кадәр куркынычсыз маршрут сайлау юллары аңлатылды.
-
Шигырь бәйрәме. 26.04.2013

Бүген мәктәптә Г.Тукайның туган көненә карата шигырь бәйрәме үткәрелде. Аны Зәмфирә Фәнәвиевна җитәкчелегендә 9 сыйныф укучылары әзерләде.Барлык сыйныфтан да укучылар катнашты.Алар шагыйрьнең һәм үзләре иҗат иткән шигырьләр сөйләделәр, җырлар башкардылар. Иң оста сөйләүчеләр район шигырь бәйрәменә барачак.
-
Китап күргәзмәсе. 26.04.2013

Мәктәптә Г.Тукайның китаплары күргәзмәсе оештырылды.
-
Ярминкәдә. 23.04.2013

Бүген мәктәбебездә технология атналыгы кысаларында ярминкә узды . Укучылар укытучыларны, укучыларны тәмле ризыклар белән сыйладылар.
-
Парламент дәресе. 22.04.2013

Бүген тарих һәм җәмгыять укытучысы Айдар Ханифуллович 6 нчы сыйныфта "Парламент дәресе" үткәрде. Дәрес Россия Федерациясенең һәм Татарстан Республикасының символларына багышланды.
-
"Кошлар көне". 09.04.2013

Мәктәбебездә ел саен "Кошлар көне" билгеләп үтелә. Быел 8 сыйныф укучылары Гөлфинә Ренатовна җитәкчелегендә башлангыч һәм урта сыйныф укучылары өчен ачык чара күрсәттеләр. Укучылар кошлар турында күп мәгълүмат алдылар, викторинада катнаштылар.
-
"Бөтендөнья Сәламәтлек көне". 08.04.2013

Бүген мәктәптә "Бөтендөнья Сәламәтлек көне" уңаеннан төрле чаралар булып узды. Көн иртәнге зарядкадан башланды. Тәнәфесләрдә "Кубок кемнеке?" дигән ярыш кысаларында укучылар турникта тартылу, гәүдә күтәрү, урыннан сикерү буенча көч сынаштылар. Егетләрдән кубокка 8 сыйныф укучысы Латыйпов Рәзил, кызлардан 6 сыйныф укучысы Фатыйхова Нәзилә ия булды. "Оста мәргән" ярышында кольцога туп керттеләр, башлангыч сыйныфлар арасында эстафета уеннары үтте. Волейбол түгәрәгендә укучылар һәм яшьләр ярышты. 8-12 апрельдә сыйныфларда "Сәламәтлек дәресләре" уза.



















