Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Тимершикская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
| Адрес: | 422057, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Тимершик, ул. Пионерская, д. 13 |
| Телефон: | +7(843)-622-28-02 |
| E-Mail: | Stim.Sab@tatar.ru; timershiksaba@yandex.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Тимершикская СОШ" |
| Руководитель: | Закиров Делюс Ридаилович |
| Год основания учреждения: | 1982 |
| У нас учатся: | 169 в филиале: 8 |
| У нас учат: | 26 в филиале: 2 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Тимершикская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" - новости
Страницы: << 111 112 ( 113 ) 114 115 116 117 118 119 120 >>
-
Халыклар бердәмлеге бәйрәме! 01.11.2013

4 нче ноябрь- Халык бердәмлеге көне. Татарстан - дуслык иле. Халыклар дуслыгы- халык байлыгы. Халык бердәмлеге көне уңаеннан, мәктәптә күп төрле чаралар үтә. Тематик сыйныф сәгатьләре, "Халык бердәмлеге-ил байлыгы" темасына дәресләр үткәрелә, китапханәдә тематик күргәзмә оештырылды. 6 нчы сыйныфларда үткән тарих дәресендә шушы уңайдан дәрес-презентация үткәрелде. укучылар шулай ук викторина сорауларына җавап бирделәр.
Укучыларны, укытучылар коллективын, мәктәп хезмәткәрләрен, әти-әниләрне бәйрәм белән котлыйбыз, эшегездә, укуыгызда зур уңышлар юлдаш булсын. Бергә булыйк, бердәм булыйк!!!
-
Дәресләрдә олимпия урыннары турында! 01.11.2013

Олимпия уеннарына битараф кеше юктыр.Сочи шәһәрендә үтәчәк олимпиада уеннары һәм аңа әзерлек максатыннан, мәктәптә дәресләрдә, сыйныф сәгатьләрендә сөйләшүләр алып барыла. Бүген 5 нче сыйныфның тарих дәресендә олимпия уеннарына багышланган үзенчәлекле дәрес - презентация үткәрелде. Тарих укытучысы А.Х.Хәҗиев укучыларны олимпиада уеннары тарихы, уен үзенчәлекләре, анда булган спорт төрләре белән таныштырды. Укучылар дәресне, зур җаваплылык тоеп, кызыксыну белән тыңладылар, сораулар бирделәр. Дәрес нәтиҗәле үтте.
-
Бадминтон түгәрәге җанлы үтә! 30.10.2013

Мәктәптә өстәмә белем бирү түгәрәкләре график нигезендә бик җанлы үтә. "Бадминтон" түгәрәгенә укучылар бик яратып йөриләр, җитәкчеләре Р.Ш.Шакиров белән бадминтон уйнау серләренә өйрәтә. Һәр атнаның сишәмбесе белән пәнҗешәмбесендә мәктәпнен спортзалы укучылар тавышыннан гөрләп тора. Киләчәк спортсменнары шулай әзерләнә инде ул! Уңышлар юлдаш булсын, укучылар!
-
Мәктәптә укучылар Думасының эшчәнлеге! 30.10.2013

Тимершык мәктәбендә укучылар Думасы күп төрле чараларны оештырып йөриләр. Бүген алар тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Х.С.Нәҗипова белән берлектә сыйныфлардан көндәлекләр җыеп алдылар. Моңа кадәр дә көндәлекләр тикшерелеп тора. 10 нчы сыйныф укучыларының көндәлекләре уңай яктан бәяләнде.
-
"Созидательный труд школьников", "Радуга добра" конкурслары нәтиҗәләре! 28.10.2013

Тимершык урта мәктәбендә укучылар да, укытучылар да конкурсларда бик актив катнашалар. 26 нчы октябрь көнне Алабуга шәһәренең КФУ базасында үткәрелгән "Созидательный труд школьников" һәм "Радуга добра" төбәкара конкурсында 7 нче сыйныф укучысы Нуриева Ләйсәния һәм 11 нче сыйныф укучысы Габтерахимова Гөлшатлар уңышлы чыгыш ясадылар. Кызлар җитәкчеләре технология укытучысы А.Ф.Фальвановага рәхмәтле.
Кызларга алга таба да зур уңышларның юлдаш булуын телибез!
-
Баскетбол ярышында кызларыбыз уңышы! 19.10.2013

Тимершык урта мәктәбендә спортка зур әһәмият бирелә. Укучылар спорт түгәрәкләренә яратып йөри, район ярышларында актив катнаша. Кичә, 18 нче октябрь көнне, Килдебәктә мәктәпләр арасында оештырылган баскетбол ярышында кызлар командасы 2 нче урынны яулады. Менә алар:
1.Габдрахманова Гөлшат
2.Вәлиева Гөльяз
3.Гарифуллина Илсинә
4.Фазылова Зәринә
5.Дәүләтҗанова Айсинә
6.Харисова Ләйсән
7.Нәгыймова Айзилә
8.Хөсәенова Тансылу
9.Закарова Илнара
10.Гаттарова Илзидә
Афәрин, кызлар! Җитәкчеләре Ш.Х.Шакировка һәм кызларга дирекция исеменнән зур рәхмәт белдерелә, алда тагы да югары үрләр яулавыгызда зур уңышлар тели.
-
Минсылу Фәнәвиевнага 50 яшь 18.10.2013

-
"Сабантуй" газетасы- безнең дустыбыз! 16.10.2013

Мәктәбебездә шигъри җанлы укучыларның күп булуы шатландыра. Шигырьләрне башта китапханәдә бер-беребезгә укыйбыз, киңәшләр бирәбез. Бу өлкәдә безгә татар теле һәм әдәбияты укытучылары, китапханәче Гөлсинә Касыймовна ярдәм итә. Шуннан соң "Саба таңнары", "Сабантуй" газеталарына җибәрәбез. "Сабантуй" газетасының 40 нчы санында (05.10.2013) 6 нчы сыйныф укучысы Зилә Галимҗанованың "Дустым Алинә" дигән шигыре басылган. Зилә дустының гөлләр яратуы, тырыш, эшчән булуы турында яза. Дусты Алинәне бик мактаган.
Афәрин, Зилә!
-
Мәктәптә- китапханә көннәре 16.10.2013

Тимершык урта мәктәбе китапханәсендә һәр тәнәфестә, шулай ук дәресләрдән соң, укучылар өзелми. Китапханәче Гөлсинә Касыймовна да үзләре белән төрле эшләр алып бара. Китапларны рәтләү буенча да укучылар ярдәм итә үзенә. Газеталардан яңалыклар белән танышулар, "Әкиятләр илендә" дип исемләнгән сәяхәтләр, "Син беләсеңме?" дигән викториналарны укучылар бик яраталар. Айлык кысаларында бүген "Әкиятләр илендә" дигән темага 6-7 нче сыйныфлар арасында сөйләшүләр үткәрелде. Укучылар бик канәгать калдылар.
-
Г.Камал театрында күңелле ял итү! 14.10.2013

Кичә, 13 нче октябрь көнне, Тимершык урта мәктәбенең 2-5 нче сыйныф укучылары Казан шәһәренә экскурсиягә бардылар. Алар Г.Камал исемендәге академия театрының музеенда булдылар, зур залда Илгиз Зәйниевның "Кечтүкле уен" спектаклен карадылар. Татар фольклорына нигезләнеп иҗат ителгән бу спектакль яхшылык һәм яманлык, дуслык һәм нәфрәт кебек мәңгелек төшенчәләр хакында сөйли. Спектакль фэнтэзи жанрында, алдынгы технологияләр белән куелган, заманча музыка һәм хореографиягә корылган. Бик тәрбияви, эчтәлекле спектакль укучылар күңеленә хуш килде. Балаларны театрга алып барырга бушлай автобус белән ярдәм иткән өчен Саба районы кулланучылар җәмгыяте рәисе Гайнетдинов Шәүкәт Әсгадетдин улына, мәктәп директоры И.Г.Давлиевка ата-аналар, балалар исеменнән зур рәхмәт әйтәбез. Укучыларны экскурсиягә алып барып ял иттергәннәре өчен сыйныф җитәкчеләре Гарифуллина М.М., Фальванова А.Ф., Хазиев А.Х., тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Х.С.Нәҗиповаларга дирекция исеменнән рәхмәт белдерелә.
Күңелле экскурсия һәм искиткеч сәяхәт мизгелләре укучылар күңелендә әле озак сакланыр.



















