Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Тимершикская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
| Адрес: | 422057, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Тимершик, ул. Пионерская, д. 13 |
| Телефон: | +7(843)-622-28-02 |
| E-Mail: | Stim.Sab@tatar.ru; timershiksaba@yandex.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Тимершикская СОШ" |
| Руководитель: | Закиров Делюс Ридаилович |
| Год основания учреждения: | 1982 |
| У нас учатся: | 169 в филиале: 8 |
| У нас учат: | 26 в филиале: 2 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Тимершикская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" - новости
Страницы: << 101 102 103 104 ( 105 ) 106 107 108 109 110 >>
-
Инглиз теле укытучылары семинары 08.04.2014

Бүген безнең мәктәп базасында "Мәктәптә инглиз теле укытуда коммуникатив юнәлеш" дигән темага инглиз теле укытучыларының район семинары булып үтте.
-
Сәламәтлек көне! 07.04.2014

Халыкара сәламәтлек көне уңаеннан, мәктәптә күп төрле чаралар үткәрелде. "Сәламәтлек - зур байлык!" темасына шәфкать туташы Миләүшә Шәүкәтовна белән очрашу үткәрелде. 5-7 нче сыйныфлар арасында "Күңелле стартлар" уены үткәрелде. Чаралар файдалы, нәтиҗәле оештырылды.
-
7 нче апрель - Халыкара сәламәтлек көне! 07.04.2014

7 нче апрель - Халыкара сәламәтлек көне! Бүген мәктәпнең махсус планы нигезендә спортзалда 1-11 нче сыйныфлар өчен иртәнге зарядка оештырылды. Аны физкультура укытучысы А.Г.Биктимиров үткәрде. Көн дәвамында сәламәтлеккә багышланган тематик сыйныф сәгатьләре, авыл фельдшеры белән очрашулар оештырыла. Сәламәтлекне саклыйк, ныгытыйк!
-
Сугыш һәм тыл ветераннарын онытырга хакыбыз ЮК! 07.04.2014

Тимершык урта мәктәбендә Сугыш һәм тыл Ветераннары белән элемтәләр өзелми, алар янында укучыларыбыз даими булып тора, хәлләрен белешә. Тимершык авылында гомер кичерүче Ветеран Минислам абый Шәйхелисламов янында 9 нчы сыйныф укучылары булып кайтты. Минислам абый укучыларның укулары белән кызыксынды, имтиханнарын яхшы билгеләренә бирүләрен теләде. "Тынычлыкның кадерен белегез, акыллы, тәртипле булыгыз!"- дигән изге теләктә калды.
-
Ветеран янында! 05.04.2014

Мәктәбебез укучылары сугыш һәм тыл Ветераннары янына даими барып торалар. Ветеранның да балаларга әйтер сүзләре бар. 8 нче сыйныф укучылары - Мусин Булат, Дәүләтҗанова Айсинә, Фазылова Зәлидә, Нотфуллина Рәзинәләр сыйныф җитәкчеләре Нурия Әлхәмовна белән берлектә Тимершык авылында гомер кичерүче Насыйбуллин Хәсият абый янында булдылар. Хәл-әхвәл сораштылар, сугыш турындагы истәлекләре белән уртаклаштылар. "Тырышып укыгыз, тыныч тормышның кадерен белегез, вакытыгызны бушка уздырмагыз!"- дип киңәшләрен бирде Хәсият абый. Ветеран хөкүмәт салып биргән, бар уңайлыклары булган өйдә малае Динислам, килене Гүзәлия тәрбиясендә яши, тормышыннан бик канәгать. "Бөек Җиңүнең 70 яшьлеген каршыларга язсын!" - дигән изге теләктә калабыз.
-
Чишмәләр-яшәү чыганагы. 05.04.2014

Авылыбыз чишмәләргә бик бай.Без моның белән горурланабыз.Шул чишмәләрнең иң матуры- Изгеләр чишмәсе.Изгеләр чишмәсе һәр кешене үзенә тартып тора.Авыл кешеләре генә түгел, хәтта чит төбәкләрдән килеп, аның суын дәвага алып китәләр.
Бу чишмәне карап, чистартып тору 10 сыйныф укучыларына йөкләнгән.Алар 4 нче апрель көнне, дәресләрдән соң, сыйныф җитәкчеләре Зәмфирә Фәнәвиевна белән чишмәгә бардылар.Чишмә тирәсендәге чүпләрне җыештырдылар, эчке ягын тәртипләделәр.
-
Ветераннар янында! 04.04.2014

Тимершык урта мәктәбендә тимурчылык, волонтёрлык эше төгәл башкарыла. Өлкәннәребезнең, сугыш һәм тыл Ветераннарының хәлен белеп тору - һәркемнең изге бурычы! Сугыш һәм тыл ветераннарының саны елдан-ел кими бара. Алар белән очрашып, хәл-әхвәлләрен белеп торабыз. 5 нче сыйныф укучысы Хаҗиева Галия, 2 нче сыйныф укучысы Хаҗиева Айлияләр тарих укытучысы Айдар Ханифуллович белән бергә, өченче апрель көнне, Миңгәр авылында гомер кичерүче Бөек Ватан сугышы Ветераны Мөбәрәкшин Хәсәнша бабайда булдылар. Ветеран балаларның күп сорауларына җавап бирде. "Сезгә бездән ярдәм кирәкме, кайчан килеп булышыйк?"- дигән сорауга, Хәсәнша бабай: "Аллага Шөкер, мөмкин булган барлык өстенлекләрдән дә файдаланам, хөкүмәт салып биргән бик яхшы йортта балаларым кадер-хөрмәтендә яшим!"- дип җавап бирде.
-
Хәрби-патриотик уен - "Зарница- 2014"! 04.04.2014

Һәр елны, " Россия Федерациясе гражданнарына патриотик тәрбия бирү" программасын тормышка ашыру максатыннан, мәктәпләр арасында "Аҗаган" хәрби-патриотик уен үткәрелә. Бүген, 4 нче апрель көнне, "Аҗаган-2014" уенының зона этабы булды. ТИН фәне укытучысы А.Г.Биктимиров бу чарага мәктәп командасы белән нәтиҗәле әзерләнде. 5 мәктәп арасында 2 нче урынны яулап кайттылар. Хәзер алар район этабында катнашырга әзерләнәләр. Укучыларга һәм җитәкчеләре А.Г.Биктимировка бүгенге җиңүләре өчен дирекция зур рәхмәт белдерә, аларга алдагы ярышта зур уңышлар тели.
-
Тимурчылар һәрвакыт эштә! 02.04.2014

Мәктәбебезнең тимурчылары һәрвакыт өлкәннәргә булышырга әзер! Һәр сыйныфның билгеләнгән кешеләре бар, шулай ук чишмәләргә дә шефлык эше нәтиҗәле алып барыла. Тимершык авылында ялгыз гомер кичерүче Хәйруллина Минниса апага 7 нче сыйныф укучылары Нәҗипова Гөлгенә, Фатыйхова Нәзиләләр һәрдаим баралар, өй эшләренә булышалар, хәл-әхвәлен сорашып торалар. Ә Кызыл-Мишә авылында яшәүче Мөхәммәтшина Тәслимә апага 8 нче сыйныф укучылары шефлык итә. Хәбибуллина Әдилә, Гаттарова Инзилә, Гатиятуллин Айрат, Миннебаев Ринатлар Тәслимә апага зур игътибар күрсәтәләр. Өлкәннәребезгә, гомумән, бездән бары игътибар кирәк. Укучыларга, әти-әниләренә, сыйныф җитәкчеләренә, оештыручы-педагог Р.К.Фазыловка тимурчылык эшен нәтиҗәле оештырганнары өчен дирекция исеменнән зур рәхмәт белдерелә.
-
Кошлар көне! 01.04.2014

1 нче апрель - Кошлар көне! 1906 нчы елның 1 нче апреленнән дөнья күләмендә Халыкара кошлар көне билгеләп үтелә. Илебездә кошлар көне 1927 нче елдан бирле үткәрелә. Бүген мәктәптә, "Кошлар көне" уңаеннан, күп төрле тәрбияви чаралар үтте. Биология укытучысы Э.Ә.Хәбибуллина "Кошларның кеше тормышындагы әһәмияте" темасына радиотапшыру үткәрде, чыгышның эчтәлеген чагылдырган презентация монитордан күрсәтелде. Башлангыч сыйныф укытучылары "Кошлар - безнең дусларыбыз!" дип исемләнгән чара оештырдылар. Ул ике кисәктән торды: башта кошлар турында әдәби-музыкаль монтаж куелды, икенче өлештә "Кошлар турында беләсеңме?" дип исемләнгән интеллектуаль уен үткәрелде. Уенда 2 нче команда җиңү яулады. Гомумән, мәктәптә мондый чаралар бик оешкан төстә үткәрелә.



















