Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Тимершикская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
| Адрес: | 422057, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Тимершик, ул. Пионерская, д. 13 |
| Телефон: | +7(843)-622-28-02 |
| E-Mail: | Stim.Sab@tatar.ru; timershiksaba@yandex.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Тимершикская СОШ" |
| Руководитель: | Закиров Делюс Ридаилович |
| Год основания учреждения: | 1982 |
| У нас учатся: | 169 в филиале: 8 |
| У нас учат: | 26 в филиале: 2 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Тимершикская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" - новости
Страницы: << 101 102 103 104 105 ( 106 ) 107 108 109 110 >>
-
Профсоюз җыелышы 29.03.2014

29 нчы март көнне Тимершык урта мәктәбендә профсоюз оешмасының ачык отчет-сайлау җыелышы үткәрелде.Җыелышта район мәгариф хезмәткәрләренең профсоюз комитеты җитәкчесе Гузялова Гөлнәзирә Мөдәрисовна, мәгариф учреңденияләренең башлангыч профсоюз оешмалары җитәкчеләре катнашты.1 нче көн тәртибе буенча 17 ел Тимершык урта мәктәбенең башлангыч профсоюз оешмасы җитәкчесе булып эшләгән Нуруллина Зәмфирә Фәнәвиевнаның 2012-14 елларга отчеты тыңланды, отчет буенча фикер алышулар булды.Зәмфирә Фәнәвиевна үз теләге профсоюз оешмасы җитәкчесеннән азат ителде, аның урынына бертавыштан Миннеханова Минсылу Фәнәвиевна сайланды.Ахырдан, яхшы эшләгән профсоюз членнары, мәгариф хезмәткарләренең район профсоюз комитетының мактау грамоталары белән бүләкләнде. Җыелышның икенче өлеше мәктәпнең спорт залында давам итеп, килгән кунаклар һәм профсоюз членнары үзара көч сынашты.Җыелыш ашханәдә мәгариф хезмәткәрләренең район профсоюз комитеты көче белән әзерләнгән өстәл артында чәй эчү белән төгәлләнде.
-
Китап- безнең дустыбыз! 28.03.2014

Мәктәптә, "Китап атналыгы" көннәре уңаеннан, күп төрле чаралар үткәрелә. Бүген башлангыч сыйныфлар өчен "Табышмаклар беләсеңме?" дип исемләнгән кичә үткәрелде. Китапханәче Шакирова Г.Х. укучыларга күп табышмаклар әзерләгән. Гөлфинур Фәрхетдиновна укучыларга китапның кеше тормышындагы ролен сөйләде. Укучыларның үзләренә тематик китапчыклар ясарга тәкъдим ителде. Алар, үз чиратында, бик теләп риза булдылар.
-
Язгы каникул көннәре! 27.03.2014

Укучыларның көтеп алган язгы каникуллары файдалы һәм нәтиҗәле үтә. 9,11 нче сыйныфлар, дәүләт йомгаклау аттестациясенә әзерләнү максатыннан, консультацияләргә йөриләр. Алган белемнәрне ныгыту максатыннан, башка сыйныф укучылары белән дә өстәмә шөгыльләр алып барыла. Бүген 3-4 нче сыйныфларда "Туган көн" бәйрәме үткәрелде. Инглиз теленнән барган өстәмә шөгыльдә укучыларыбыз "Бременские музыканты" әсәрен инглиз телендә сәхнәләштерергә өйрәнделәр. Каникуллар әле дәвам итә.
-
Сингапур укулары 25.03.2014

25 нче март көнне Тимершык урта мәктәбе базасында 2 көнгә планлаштырылган Сингапур проекты буенча укулар башланып китте.Һәрвакыт яңалыкка омтылучы Тимершык, Завод- Нырты, Курсабаш урта мәктәбе укытучылары әлеге укуларда бик теләп катнашалар.Укуларда катнашучы күпчелек укытучы әлеге проектның күп элементларын үзенең эшчәнлегендә күпмедер дәрәҗәдә моңарчы да куллана иде инде.Киләчәктә әлеге проект элементларын тагын да камилләштерергә кирәклеген аңладылар.
-
Ата-аналар җыелышы! 22.03.2014

Бүген, 22 нче март көнне, мәктәптә 1-11 нче сыйныфлар өчен ата-аналар җыелышы үткәрелде. Җыелышның көн тәртибендә:
1. "Мәктәп милкенә сакчыл караш тәрбияләү юнәлешендә ата-аналар белән эшчәнлек" темасына доклад.
2. III чирек нәтиҗәләре белән таныштыру.
3.Төрлеләр.
Ата-аналар язгы каникул планы белән таныштырылды, 71 нче Законның үтәлеше, пожар һәм техника куркынычсызлыгы, интернетта төрле кирәкмәгән сайтларга керү буенча балаларны контрольдә тотарга кирәклеге ассызыкланды.
Ата-аналар җыелышы бик нәтиҗәле үтте.
-
"Карга боткасы" бәйрәме! 21.03.2014

Халкыбызның иң популяр, ин күңелле язгы бәйрәмнәренең берсе – һичшиксез, карга боткасыдыр. 21 нче март көнне, көн белән төн тигезләшкән вакытта, кара каргалар килү хөрмәтенә үткәрелә торган бу бәйрәм халык тарафыннан бик яратылып кабул ителә. Бәйрәмгә әзерлек максатыннан, укучылар такмаклар өйрәнделәр. Тимершык авылының Тау башы урамында (Пионер урамы) яшәүчеләргә укучыларыбыз, тимер тәлинкәгә агач кашык белән кага-кага, такмаклар әйтеп кереп йөрделәр. Һәр өлкән кеше балаларны яратып каршы алды, "Карга боткасы"на күчтәнәчләр бирделәр. Балалар, рәхмәт әйтеп, үзләрен ботка ашарга чакырдылар. Чара бик нәтиҗәле үтте. 2 казан ботка пешерелде, укучылар, укытучылар, килгән кунаклар мактап ашадылар. Бәйрәмгә күчтәнәчләр биргән һәммә кешегә: Тау башы урамында яшүчеләргә, әти-әниләргә, чараны үткәргән башлангыч сыйныф укытучыларына, 5 нче сыйныф җитәкчесе А.Х.Хаҗиевка, Нуруллина Н.И., тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Х.С.Нәҗиповага, завхоз Нуруллин И.И., оператор Шакуров А.И.ларга зур рәхмәт белдерелә.
-
Педсовет 20.03.2014

-
Әлифба бәйрәме 19.03.2014

Бүген мәктәбебездә 1 нче сыйныф укучылары өчен шатлыклы да, шул ук вакытта бераз моңсу да булган бәйрәм - Әлифба белән хушлашу кичәсе үткәрелде. Укучыларыбыз үзләренең җыр-биюгә, сәнгатьле сөйләмгә булган осталыкларын, тапкырлыкларын күрсәттеләр, кунак булып килгән әти-әниләрен төрле кызыклы сораулар белән сынарга да онытмадылар. Укучыларны бу бәйрәм белән сыйныф җитәкчеләре Нурзия Мехәммәтнуровна, мәктәп дирекциясе исеменнән Гөлнара Җәүдәтовна котлады. Белем үрләрен яулаганда зур уңышлар сезгә, беренчеләр!
-
Баскетбол ярышы. Без - беренче!!! 19.03.2014

Бүген безнең мәктәп базасында мәгариф хезмәткәрләре арасында баскетбол буенча зона ярышы уздырылды. Олы Шыңар, Мичән, Югары Симет һәм Тимершык урта мәктәпләре укытучылары арасыннан безнең мәктәп командасы беренчелекне яулады! Команда составында уйнаган барлык укытучыларыбызга рәхмәтебезне белдерәбез һәм район ярышында да җиңү яулауларын көтеп калабыз! Молодцы!
-
Ачык ишекләр көне! 15.03.2014

Бүген, 15 нче мартта, мәктәптә дәрестән тыш эшчәнлек буенча ата-аналар өчен "Ачык ишекләр көне" үткәрелде. 2-4 нче сыйныфларда ата-аналар "Театр студиясе", "Бию", "Әхлак нигезләре", "Шахмат" , "Оста куллар", Инглиз теле", "Күңелле математика" буенча шөгыльләр карадылар. Дәрестән тыш эшчәнлекнең укучылар өчен файдалы, кирәкле булуын әйттеләр. Һәр шөгыльдән канәгать калдылар.



















