МБДОУ «Верхнешицинский детский сад «Ак каен» Сабинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422067, Республика Татарстан, Сабинский район, д. Верхние Шитцы, ул. Ленина, д.31 |
| Телефон: | +7(843)-624-64-52 |
| E-Mail: | DsadKaen.Sab@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Верхнешицинский детский сад "Ак каен" |
| Руководитель: | Мусина Разиля Ризвановна |
| Год основания учреждения: | 1996 |
| У нас учатся: | 10 воспитанников |
| У нас учат: | 1 педагог |
МБДОУ «Верхнешицинский детский сад «Ак каен» Сабинского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << 81 82 ( 83 ) 84 85 86 87 88 89 90 >>
-
"Чегән кызлары бездә кунакта" 28.12.2013

-
"Чыршыкай" 24.12.2013

Бигрәк күңелле
Чыршы бәйрәме,
Син дә чык, җырла,
Уйна , әйдәле.
Җиргә яңа ел
Бәйрәме килә.
Кешеләргә ул,
Шатлыклар бүлә,
Бәхетләр бүлә.
Чыршы тирәсендә
Без уйныйбыз.
Чыршы бик матур,
Әй, сөенәбез.
Чыршы урманда
Үскән аланда,
Ул бүген бездә,
Безнең арада.
-
"Безнең уңышларыбыз" 24.12.2013

Экологик культура һәм әйләнә - тирә мохитне саклау елы уңаеннан ,Татарстан республикасында оештырылган "Земля моя Татарстан", иҗадый конкурсында катнашып , " Рисунки и плакаты природы Татарстана" номинациясендә Файзрахманова Рамиләбез лауреат дипломына һәм бүләкләргә лаек булды.
-
Конкурс бүләкләре. 24.12.2013

-
Каршылыйк ,дуслар бергәләп, Яңа ел килә безгә! 24.12.2013

Ылыс исе бөркеп тора,
Түребездә чыршыбыз.
Кыш бабайдан бүләк алыр
Аны ясаучыларыбыз.
-
"Яңа ел җитә" 24.12.2013

1. Ашкынам мин урманнарга,
Яңа ел җитә.
Ылысларын бәс сарыган
Чыршылар көтә.
Яңа елны каршыларга
Әйдә, барабыз
Кыңгыраулы атлар белән
Шунда чабабыз.
2. Кар астыннан тояк эзе
Ялтырап кала.
Акбүз атны куалыймын –
Җилдереп чаба.
-
"Кыш бабай янында" 24.12.2013

Тәрәзәне бизәкләп,
Килә безгә ак кышлар.
Тирә-юньгә нурлар чәчеп,
Уйный балкышлар.
Ап-ак нурлы, ямьле булып,
Уйнап оча ак карлар.
Бәйрәмне бергә каршылыйк,
Әйдәгез, дуслар!
-
"Кар кызы һәм куян янында" 24.12.2013

Кар буранда тудым мин,
Кар биләүдә үстем мин.
Кар биләүләрдә үстем мин
Кар сулары эчтем мин.
Мин салкыннан курыкмыйм
Мин кар буран яратам
Бизәп йөрим бар дөньяны
Кар бөртеге таратам.
-
Сөенеп каршылыйбыз! 24.12.2013

Әкияткә кергән кебек,
Сокланып туя алмыйбыз.
Һәр ел шулай Кыш бабайны
Сөенеп каршылыйбыз.
Һәр яклап ява теләкләр
Күңелле рәхәт безгә.
Тынычлык бирсен , ходаем
Сөекле илебезгә.
-
"Кар бабай" 24.12.2013

Тәгәрәтеп ак карны,
Ясадык кар бабайны.
Куйдык кишердән борын,
Ясадык ике кулын.
Күзләре кара күмер,
Дидек: "Син урам себер".
Зур себерке тоттырдык,
Көлешеп карап тордык.








