МБДОУ «Верхнешицинский детский сад «Ак каен» Сабинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422067, Республика Татарстан, Сабинский район, д. Верхние Шитцы, ул. Ленина, д.31 |
| Телефон: | +7(843)-624-64-52 |
| E-Mail: | DsadKaen.Sab@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Верхнешицинский детский сад "Ак каен" |
| Руководитель: | Мусина Разиля Ризвановна |
| Год основания учреждения: | 1996 |
| У нас учатся: | 10 воспитанников |
| У нас учат: | 1 педагог |
МБДОУ «Верхнешицинский детский сад «Ак каен» Сабинского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << 81 82 83 84 85 ( 86 ) 87 88 89 90 >>
-
Корбан бәйрәме 17.10.2013

Хәерле көн хөрмәтле кунаклар!
Хәерле көн балалар!
Хәерле көн туган җирем,
Яңа көнем, бул изге!
Алып кил җирбәрәкәт
Куандыр әле безне.
Исән булыйк һәркайсыбыз,
Таң туды сәламлик.
Табигатьнең җаны бит без.
Бер бөтен булып яшик.
Кадерле балалар! Без бүген шушы матур залыбызга татар халкының, бар мөселмәннәрнең дини бәйрәменең берсенә “корбан” бәйрәмен билгеләп утәргә җыелдык.
Корбан бәйрәме Ураза бәйрәменнән соң 70 көн үткәч уздырыла. Ислам динендә Корбан чалу Ибраһим пыйгамбәр Җәбраил фәрештәдән “кара таш”ны алгач, үзенең Аллаһыга бирелгәнлеген күрсәтү өчен улы Исмәгыйльне корбан итмәкче була. Ләкин шәфкатьле Аллаһы, Ибраһимга фәрештә аша бәрән җибәреп, аның улын коткара. Менә шуннан бирле һәр дини кеше һәр мөселман бу бәйрәмне зурлап билгеләп утә.
Гөлсәрия әби килде,
Безнең матур бакчабызга
Азан әйтте, дога кылды
Матур яшәү хакына.
Дәртле, моңлы азан белән,
Нурланды бакчабыз
Коръән догалары белән
Сафланды күңелебез.
-
Корбан ашына әбиләребезне дә чакырдык. 17.10.2013 Әбием догалар укый, Еллар имин булсын дип. Кешеләр тату яшәсен Илем тыныч булсын дип. Догалар безне өйрәтә, Аллаһны яратырга. Яхшылыкка шатланырга Сагышны таратырга. Әбием дога күп белә. Һәр дога - изге теләк. Мин дә аларны өйрәнәм Тырышып һәм бик теләп.

-
Икмәк - яшәү терәге 12.10.2013

Бу атнада балалар икмәк турындагы белемнәрен киңәйттеләр. Икмәк турында шигырьләр , җырлар мәкальләр өйрәнелде. Атналыкны йомгаклап уңыш бәйрәме үткәрелде. Бәйрәмгә мәктәп коллективы, Түбән Шытсу авыл җирлеге башлыгы Давлетгараева К. Җ. һәм Түбән Шытсу балалар бакчасы тәрбиячеләре дә кунак булып ,тәҗрибә уртаклашырга килгәннәр иде.
Уңыш җыелды,
Аккошлар китте.
Матур көз ае-
Октябрь җитте.
Сандугачлар, карлыгачлар,
Очып китте еракка
Торналар да ялга китте
Җылы якка, көньякка.
-
Икмәк булса- сые да була. 11.10.2013

Көз килде,
Уңыш булды,
Табын сый белән тулды.
Рәхим ит, дус,
Көзге бәйрәмгә.
-
Гербарийлар ясадык без. 10.10.2013

-
Көз күчтәнәчләре 05.10.2013

Бу атна көз күчтәнәчләре белән танышу атнасы булды. Балаларның көзге муллык турындагы белемнәре тагын да киңәйтелде. Яшелчәләр турында рәсемнәр ясалды, шигырьләр өйрәнелде, табышмакларга җаваплар табылды.
Йомгаклау чарасы итеп иң кечкенә кабакка бәйге оештырылды. Балалар әти - әниләре белән берлектә өйләреннән кечкенә кабаклар алып килделәр. Билгеле бәйге җыр - биюсез узмый. Балалар үзләренең матур - матур җырлары ,шигырьләре белән бәйрәмгә тагын да нур өстәделәр.
-
Кечкенә кабакны билгеләү. 05.10.2013

Әй син кечкенә кабагым
Ничек үстең аппагым?
Әйдәле иренмә, тәгәрә кәрзинемә.
-
Укытучылар көне белән котлыйбыз! 05.10.2013

-
"Өлкәннәр көне белән!" 01.10.2013

Кадерле әбиләребез, чал чәчле дәү әниләребез сезнең барыгызны да өлкәннәр көне белән котлыйбыз.
Бүген сезгә сәлам юллыйбыз без ,
Сәлам сезгә безнең буыннан!
Бар дөньяны бүләк итәр идем
Әгәр килсә минем кулымнан!
Уйныйк әле, җырлыйк әле
Биик әле күп итеп
Безнең бәйрәм кичәбезне
Сагнып сөйләрлек итеп.
-
Бәйрәмнең күңелле мизгелләре 01.10.2013

Яшь вакытның гүзәл мизгелләрен
Искә алып, дуслар, тагын бер
Яңгыратыйк әле бу залларда
Кайтавазын яшьлек таңының.
Үтте инде яшь вакытлар дип
Уфтанырга, дуслар, ашыкмыйк
Сүнмәгән бит, бездә сүрелмәгән,
Җыр биюгә булган гашыйклык.








