Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Альметьевская средняя общеобразовательная школа имени Мурада Рамзи" Сармановского муниципального района РТ / Татарстан Республикасы Сарман муниципаль районы "Морад Рәмзи исемендәге Әлмәт урта гомуми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423377, Республика Татарстан, Сармановский район, с. Альметьево, ул. Л.Рахматуллина, д. 1 |
| Телефон: | +7(855)-594-23-34 |
| E-Mail: | almetcs@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Альметьевская СОШ им. М.Рамзи" |
| Руководитель: | Садиков Рамиль Ханифович |
| Год основания учреждения: | 1970 |
| У нас учатся: | 109 учащихся и 8 воспитанников дошкольной группы |
| У нас учат: | 17 учителей и 2 воспитателя дошкольной группы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Альметьевская средняя общеобразовательная школа имени Мурада Рамзи" Сармановского муниципального района РТ / Татарстан Республикасы Сарман муниципаль районы "Морад Рәмзи исемендәге Әлмәт урта гомуми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << ( 161 ) 162 163 164 165 166 167 168 169 170 >>
-
26 апрель-Габдулла Тукай туган көне! 25.04.2014

Бүген мәктәбебездә иртәнге сәгать Габдулла Тукай туган көненә багышланган викторина белән башланды.Бәйрәм бик күңелле булды.Балалар Габдулла Тукай турында булган белемнәрен тагын бер кат ныгыттылар,кызыклы вакыйгалар белделәр.
-
Бөек Җиңүгә-69 ел ! 24.04.2014

Авылыбызның сугыш ветераны Рамазанов Зәки Рамазан улына мәктәбебез укучылары Насибуллина Айсылу,Насибуллина Алия ,Хайбрахманова Эльвина кунакка бардылар. Алар Зәки бабайның сугыш турындагы хатирәләре белән уртаклаштылар.Заки бабай укучыларыбызны сөенеп каршы алды.Укучылар Заки бабай белән сөйләшкән әңгәмәләрен видеога төшереп "Наша общая победа" сайтына урнаштырдылар. Бик күп ветераннар турында мәгълүмат булган сайтта безнең Заки бабай турында да карарга мөмкин.
-
Бездә дә--өмә! 19.04.2014

Россия күләмендә уздырылган өмәдә безнең мәктәп тә актив катнашты. Ишегаллары тырмаланды,бакчада суган утыртылды,авыл урамнарында җыештырулар оештырылды.
-
Чисталык айлыгы! 17.04.2014

Чисталык айлыгы уңаеннан безнең мәктәп бакчасында да эшләр башланды. 8 нче класс укучылары бакча җитәкчесе Газизова Гөлнара җитәкчелегендә кишер,чөгендер утырттылар.
-
Космонавтика көне ! 16.04.2014

Бүген мәктәбебезгә кунакка Сарман кино челтәреннән Юрий Гагаринга багышланган кино килде. Кино барыбызга да ошады. Юрий Гагарин тормышыннан бик кызыклы вакыйгалар белдек.
-
Балалар бакчасында кунакта! 11.04.2014

Безнең мәктәптә менә байтак еллар инде "Яшь талантлар" дигән курчак театры эшли. Аны өстәмә белем педагогы Лилия Галиева җитәкли. Түгәрәк членнары үзләренең репертуарларын гел баетып торалар.Быел Ф.Яруллинның " Кызыл алма " әкиятенә нигезләнеп "Хикмәтле алма" театрын әзерләделәр.Һәр елдагыча укучылар сәхнәләштергән әкиятләрен балалар бакчасында да күрсәттеләр. Балалар бакчасында безне бик җылы каршы алдылар.Нәни тамашачыларыбыз спектакльне бик ошаттылар.
-
Котлыйбыз! 08.04.2014

-
Ата- аналар җыелышы 08.04.2014

3 апрель көнне мәктәбебездә әти-әниләр җыелышы булды. Әти-әниләр алдында "Яшь талантлар"түгәрәгенә йөрүче укучыларыбыз Галиева Лилия Аскатовна җитәкчелегендә Фәнис Яруллинның "Кызыл алма"әсәрен сәхнәләштерделәр. Шулай ук җыелышта әти -әниләр алдында доклад укылды,иминлек,юл йөрү кагыйдәләренә сөйләшү булды.Соңыннан һәрбер класста әти-әниләр белән аерым сөйләшүләр булды.
-
Әлмәттә-Нәүрүз! 28.03.2014

Без Әлмәт авылы мәдәният йорты каршында уздырылган Нәүрүз бәйрәмендә катнаштык. Бәйрәмдә төрле концерт номерлары белән чыгыш ясадык,уеннар уйнадык.Шулай ук тәмле боткадан ,коймактан авыз иттек. Бәйрәм барыбызгада ошады. Яхшы кәеф белән өйгә кайттык.
-
Мәктәбебездә кунакта -цирк. 28.03.2014

Каникулга чыгар алдыннан барыбызның да күңелләребезне күтәреп , сөендереп Нефтекамск шәһәреннән цирк килде. Алар күрсәткән серле фокуслар барыбызны да шаккатырды. Алар белән күңелле очрашуларны без тагын көтеп калабыз.











