Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Альметьевская средняя общеобразовательная школа имени Мурада Рамзи" Сармановского муниципального района РТ / Татарстан Республикасы Сарман муниципаль районы "Морад Рәмзи исемендәге Әлмәт урта гомуми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423377, Республика Татарстан, Сармановский район, с. Альметьево, ул. Л.Рахматуллина, д. 1 |
| Телефон: | +7(855)-594-23-34 |
| E-Mail: | almetcs@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Альметьевская СОШ им. М.Рамзи" |
| Руководитель: | Садиков Рамиль Ханифович |
| Год основания учреждения: | 1970 |
| У нас учатся: | 109 учащихся и 8 воспитанников дошкольной группы |
| У нас учат: | 17 учителей и 2 воспитателя дошкольной группы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Альметьевская средняя общеобразовательная школа имени Мурада Рамзи" Сармановского муниципального района РТ / Татарстан Республикасы Сарман муниципаль районы "Морад Рәмзи исемендәге Әлмәт урта гомуми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 161 162 163 164 165 166 167 ( 168 ) 169 170 >>
-
Котлыйбыз! 16.02.2013

Әлмәт мәктәбенең 9 класс егетләре район буенча уздырылган волейбол ярышында 2 урынны яуладылар.Бүген аларның кайберләре республика күләмендә җиңү яуларга ярышка Мамадышка киттеләр.
-
Поздравляем! 16.02.2013

-
Әлифба бәйрәме!
15.02.2013
Кабатланмас балачак иленең иң зур бәйрәмнәренең берсе - Әлифба бәйрәме.14 февраль көнне Әлмәт мәктәбендә –Әлифба бәйрәме узды. 1 нче сыйныф укучылары үзләренең яраткан дәреслекләре белән саубуллаштылар .
Бу тәүге мәртәбә мәктәп бусагасына атлап кергән нәни дусларыбызның белем дөньясындагы беренче җиңүләре.Аларны чын күңелдән котлыйбыз.Тырыш, акыллы, гыйлемле булып үсегез.
Рәхмәт сиңа, Әлифбабыз,
Олы бәйрәмең өчен.
Тагын да күп белер өчен
Беркем кызганмас көчен.
-
Яңалык
14.02.2013
Быел башкалабыз Казанда дөньякүләм Универсиада -2013 узачак. Бу дәрәҗәле чарага карата 15 нче январьда районда 5-6 класс укучылары арасында район универсиадасы узды.Ярыш күңелле
“Пар ат” уены белән башланды.Икенче ярыш саф Һавада аркан тартышу булды. Без дүрт укучы Таҗиев Камил ,Нургалиев Ранил,Сөләйманова Регина,Тимербаева Энҗе бу ярышта барлык район мәктәпләрен җиңеп беренче урынны алдык һәм кыйммәтле бүләк белән бүләкләндек.
“Сезнең бу җиңүегез соңгысы булмас әле.Үскәч дөньякүләм универсиадаларда да җиңәрсез.Бары спортны яратыгыз,чын күңелдән спорт белән шөгыльләнегез”,-диде ярышка әзерләп барган класс җитәкчебез Альбира Фёдоровна.Бәйрәм-ярыш безгә бик ошады.Ярышлар соңыннан кайнар чәй өстәле артында дәвам итте.Һәр укучыга бүләкләр бирелде
-
Яңалык 09.02.2013

Халык арасында сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау буенча иң масштаблы чараларның берсе –“Россия –чаңгы юллары” дип аталучы Бөтенроссия масса күләм чаңгы ярышында Әлмәт мәктәбе укучылары Һәм укытучылары катнашты.Бу ярышта ел саен без катнашып торабыз.Спорт-безнең яшәү рәвеше.
-
Яңалык 06.02.2013

Армия сафларында хезмәт итеп кайту һәр егет кеше өчен зур бурыч һәм горурлык ул.Читтә йөргән кеше генә үз туган җиренең кадерен белә.Үзенең
илен,якыннарын,туган җирен якларга һәм сакларга өйрәнә.
Әлмәт авылыннан көзге чакырылышта киткән Сагитов Айзат Свердлов өлкәсе ,Порошино поселогында 20 декабрьдә присяга кабул итте. Бу тантанада әнисе,Әлмәт мәктәбе укытучысы Сагитова Рүзилә Расиховна , катнашты.Сагитов Айзат-Әлмәт мәктәбе укучысы.Ул-безнең горурлыгыбыз.Аның исән-сау туган якларга әйләнеп кайтуын телибез Һәм шушы темага без классларда патриотик айлыкта класс сәгатьләре үткәрүне планлаштырабыз.Чөнки Сагитов Айзатның, безнең мәктәп укучысының , армия сафларында хезмәт итүе безнең укучылар өчен дә зур дәрәҗә
-
Класс сәгате 02.02.2013

Сталинград (Волгоград )-безне данлаган көрәшче,герой-шәһәр.Монда бөек Идел ярларында , моңарчы тарихта күрелмәгән сугыш була.1942 елның җәендә дошман көньякта зур һөҗүм башларга карар итә. Ул Иделнең түбән агымын һәм Кавказны басып алырга ,илнең үзәк районнарына ашлык һәм нефть китерә торган төп су юлын кисәргә ниятли.Ләкин дошман гаскәрләре юлында Сталинград җимерелмәс кыя булып калка. Аяусыз сугыш совет гаскәрләренең җиңүе белән тәмамлана.1943 елның 2 февралендә каты сугышлардан соң фашист армиясенең калдыклары пленга бирелә.Биредә югалтулар гаять зур була.Зур югалтулар бәрабәренә ирешелгән җиңү- халкыбыз һәм кораллы көчләребезнең иң зур уңышларына әверелде.
Бүген бөек җиңүебезгә 70 ел.Мәктәбебездә бу көнне класс сәгатьләре уздырылды. Укучылар кызыксынып тыңладылар,фикер алыштылар.Бөек борылыш ясаган Сталинград сугышын онытырга безнең хакыбыз юк! Ул көннәрнең даны мәңгелек!
-
Класс сәгате 02.02.2013

Бүген бөек җиңүебезгә 70 ел.Мәктәбебездә бу көнне класс сәгатьләре уздырылды. Укучылар кызыксынып тыңладылар,фикер алыштылар.Бөек борылыш ясаган Сталинград сугышын онытырга безнең хакыбыз юк!Ул көннәрнең даны мәңгелек!
-
Яңалык 26.01.2013

Ел саен хуҗалык елы узуга, ел башыннан авыл җирлекләренең эшләнгән эшләренә отчет җыелышлары булып уза.Район күләмендә график нигезендә 2013 елның 23 январендәӘлмәт авылында халык җыены булып узды. Безнең Әлмәт мәктәбе бу җыенда түгәрәкләрдә укучылар үз куллары белән эшләгән эшләрдән күргәзмә ,үзләре пешереп алып килгән ризыклардан ярминкә оештырды.Авыл халкы укучыларның эшләрен сокланып карадылар,тәмле ризыкларны сатып алдылар.Алар безнең укучыларга киләчәктә дә актив булырга,тырышып укырга дигән теләктә калдылар.
-
Котлыйбыз! 23.01.2013

Бу җыелышта район башлыгы Закиров Н.А. мәктәбебезнең русс теле укытучысы Рамазанова Р.А. тырыш хезмәте өчен рәхмәт хаты һәм истәлекле бүләк белән бүләкләде.Аңа без ныклы сәламәтлек,эшендә яңа үрләргә ирешүен телибез.











