Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Альметьевская средняя общеобразовательная школа имени Мурада Рамзи" Сармановского муниципального района РТ / Татарстан Республикасы Сарман муниципаль районы "Морад Рәмзи исемендәге Әлмәт урта гомуми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423377, Республика Татарстан, Сармановский район, с. Альметьево, ул. Л.Рахматуллина, д. 1 |
| Телефон: | +7(855)-594-23-34 |
| E-Mail: | almetcs@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Альметьевская СОШ им. М.Рамзи" |
| Руководитель: | Садиков Рамиль Ханифович |
| Год основания учреждения: | 1970 |
| У нас учатся: | 109 учащихся и 8 воспитанников дошкольной группы |
| У нас учат: | 17 учителей и 2 воспитателя дошкольной группы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Альметьевская средняя общеобразовательная школа имени Мурада Рамзи" Сармановского муниципального района РТ / Татарстан Республикасы Сарман муниципаль районы "Морад Рәмзи исемендәге Әлмәт урта гомуми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 161 ( 162 ) 163 164 165 166 167 168 169 170 >>
-
Җырлы балачак 19.03.2014

Мәктәбебезнең җыр-моңга гашыйк балалары Юнысов Вильдан,Тимербаева Ләйсән,Насибуллина Алия,Госманова Настьялар Мортамак мәдәният йортында уздырылган “Җырлы-моңлы балачак “конкурсында катнаштылар.Юнысов Вильдан белән Тимербаева Ләйсән,
икенче турга үтеп, Сарманда уздырылачак гала концертта катнашачаклар.
-
Чаңгы сезонын ябу. 19.03.2014

Районда уздырылган чаңгы сезонын ябу ярышларында безнең мәктәп командасы да актив катнашты. 5 класс укучысы Тимербаева Исламия үз яшендәге балалар арасында 2 урын алып медаль һәм грамота белән бүләкләнде.Аны бу җиңүе белән чын күңелдән котлыйбыз,алга таба да зур үрләргә ирешүен теләп калабыз.
-
Созвездие-2014 18.03.2014

Жасмин төркемендә 6 класс укучысы Насибуллина Айсылу катнашты. Жасмин төркеме хореография төркеменең урта звено балалар арасында 2 урын яуладылар.Алар бу җиңүләр өчен бик зур көч һәм тырышлык куйдылар.Жасмин төркеменә дә зур җиңүләргә ирешүләрен ,ә аеруча безнең кызларга сабырлык,сәламәтлек теләп калабыз. Безнең мәктәптән дә кызларыбызның зур төркемнәр арасында булулары белән, Сарман районын яклап Казан шәһәре сәхнәләрендә чыгыш ясаулары белән без горурланабыз.
-
Созвездие-2014 18.03.2014

Зәй шәһәрендә уздырылган Созвездие -2014 конкурсында катнашкан Умырзая хореография төркемендә безнең мәктәп укучылары да бар.Алар Госманова Настя һәм Шаймарданова Гөльязлар. Умырзая коллективы бу ярышта 1 урын алып Казанда уздырылачак финал турында катнашачаклар.Аларга Казан шәһәрендә дә зур җиңүләр теләп калабыз.
-
8 март- яз бәйрәме 07.03.2014

8 март-яз бәйрәме уңаеннан мәктәбебездә күңелле бәйрәм- бәйге булды.Бу бәйрәмне бик зур әзерлек белән Сафина Албира Федоровна әзерләде һәм оештырды.Барлык хатын-кыз укучыларны һәм укытучыларны бәйрәм белән котладылар.Барыбызга да бәйрәм ошады.
-
Әлифба бәйрәме. 07.03.2014

1 класс укучылары үзләренең беренче җиңүләрен бәйрәм иттеләр.Алар "Батыр" көймәсендә диңгез буйлап чыктылар һәм белем иленә зур сынаулар аша барып җиттеләр.
-
Бәйрәм котлавы! 07.03.2014

8 март - хатын -кызлар көне уңаеннан 2,4 класс укучылары класс җитәкчеләре Лилия Тимербаева җитәкчелегендә матур шигырьләре белән безне сөендерделәр.
-
Күңелле ярышлар! 25.02.2014

Хәрби-патриотик айлыкта мәктәбебездә күңелле ярышлар узды.Без ике командага бүленеп ярыштык. Ярышлар бик күңелле булды."Катюша "командасы " Спецназ" командасын 15 : 14 очкосы белән җиңде.
-
23 нче февраль 24.02.2014

Хәрби-патриотик айлыкта мәктәбебез егетләре авылыбызның геройлар исеме язылган һәйкәлгә венок салдылар.
-
ПЭП №3 19.02.2014

19 нчы февральдә Әлмәт төп гомуми белем бирү мәктәбендә 3 нчы номерлы эвакуацияләнүчеләрне кабул итү пунктының эшчәнлеге җәелдерелде.











