Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Иляксазская основная общеобразовательная школа» Сармановского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 423359, Республика Татарстан, Сармановский район, с. Иляксаз, ул. Школьная, д. 6 / 423356 Сарман районы Илексаз авылы Мәктәп урамы 6 нчы йорт |
| Телефон: | +7(855)-594-70-44 |
| E-Mail: | ilsosh@yandex.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Иляксазская ООШ» |
| Руководитель: | Нуртдинов Ильгиз Ильдусович |
| Год основания учреждения: | 1986 |
| У нас учатся: | 43 учащихся и 8 воспитанников дошкольной группы |
| У нас учат: | 10 учителей и 2 воспитателя дошкольной группы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Иляксазская основная общеобразовательная школа» Сармановского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 91 92 93 94 95 96 97 98 99 ( 100 ) >>
-
Шахмат ярышы 06.06.2016

Бүген лагерыбызда шахмат һәм шашка ярышлары үткәрдек.
-
Сабантуйда биедек 04.06.2016

Лагерьга йөрүче башлангыч сыйныф кызлары авл сабантуенда биеделәр.
-
Бакчада гөлләр үсә... 03.06.2016

Мәктәбебез бакчасында, бар дөньяны ямьгә күмеп, мәк чәчәкләре атты. Аллы-гөлле чәчәкләргә карап көн дә сокланабыз.
-
Ашларыбыз тәмле булсын! 02.06.2016

Спорт ярышларында арыгач, ашаулары бигрәк тәмле икән! Балалар аппетит белән ашыйлар, повар апаларына рәхмәт әйтергә дә онытмыйлар!
-
Лагерь башланды 01.06.2016

"Елмай" дип исемләнгән җәйге мәктәпяны лагерыбыз үз эшен башлап җибәрде. Быел лагерьга йөрү теләге белән 25 баланың ата-анасы гариза язды.
-
Ата-аналар җыелышы
31.05.2016
Бүген мәктәбебездә ата-аналар җыелышы үтте. Анда уку елына нәтиҗәләр ясалды, уку алдынгыларына һәм олимпиадаларда җиңүчеләргә диплом-грамоталар тапшырылды, җәйге чорда куркынычсызлык кагыйдәләре турында лекция укылды.
-
Бакчада эш
30.05.2016
Мәктәп яны территориясендә җәйге бакча эшләре башланды. Бу көнне түтәлләрне утадык, укытучылар территориядәге үләннәрне чаптылар.
-
Табигатьтә кунакта
28.05.2016
28 нче май көне мәктәбебез белән экскурсиягә чыктык. Ял вакытында укучылар балык тоттылар, волейбол, футбол уйнадылар, көчләрен торгызу өчен алып килгән ашамлыклары белән тамак ялгадылар
-
Соңгы кыңгырау бәйрәме 25.05.2016

Мәктәптә "Соңгы кыңгырау" бәйрәме үтте. 3 укучы өчен әлеге бәйрәм мәктәбебездә соңгысы булды. Аларның тормыш авырлыклары алдында югалып калмавын, үз юлларын табып, Кеше дигән исемнәренә тап төшермичә, горур атлауларын телибез!
-
Җәйге куркынычсызлык кагыйдәләре 20.05.2016

Укучыларга һәм ата-аналарга җәйге чорда куркынычсызлык кагйдәләрен үтәү буенча инструктаж үткәрелде. Шундый эчтәлектәге стена газетасы да төзелде.










