Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Иляксазская основная общеобразовательная школа» Сармановского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 423359, Республика Татарстан, Сармановский район, с. Иляксаз, ул. Школьная, д. 6 / 423356 Сарман районы Илексаз авылы Мәктәп урамы 6 нчы йорт |
| Телефон: | +7(855)-594-70-44 |
| E-Mail: | ilsosh@yandex.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Иляксазская ООШ» |
| Руководитель: | Нуртдинов Ильгиз Ильдусович |
| Год основания учреждения: | 1986 |
| У нас учатся: | 43 учащихся и 8 воспитанников дошкольной группы |
| У нас учат: | 10 учителей и 2 воспитателя дошкольной группы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Иляксазская основная общеобразовательная школа» Сармановского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << ( 101 ) 102 103 104 105 106 107 108 109 110 >>
-
ВПР 13.05.2016

4 нче сыйныф укучылары Бөтенроссия тикшерү эшләре тапшыра. Рус теле фәненнән нәтиҗәләр билгеле инде, алда - математика һәм әйләнә-тирә дөньядан тикшерү эшләренен башкарасылары бар.
-
Рәсем конкурсы 13.05.2016

Башлангыч сыйныф укучылары арасында Гаилә көненә багышланган "Минем гаиләм" рәсем конкурсы үткәрелде. Җиңүчеләр дип 3 нче сыйныф укучылары Нәбиуллина Гүзәл, Шәймиев Равил, 4 нче сыйныф укучысы Хәлиуллина Гүзәл табылды. 5 нче һәм 8 нчы сыйныф укучылары (класс җитәкчеләре Бәдертдинова Р.И., Нәбиуллина Г.М.) бәйрәм хөрмәтенә стена газеталары да чыгарды.
-
Гаилә көне
13.05.2016
15 нче май - Гаилә көне уңаеннан мәктәптә "Гаилә - бедәмлеге белән көчле" дип исемләнгә гомуми класс сәгате үтте. Әлеге әңгәмә формасында үткәрелгән чарада укучыларга гаилә кыйммәтләренең мөһимлеге, татар халкының гаилә йолалары турында мәгълүмат бирелде. Укучылар үз гаиләләре турында сөйләделәр, гаилә темасына караган кроссворд чиштеләр. Соңыннан рәсем конкурсында җиңүче укучыларны бүләкләү булды.
-
Мәктәпкә психолог килде 12.05.2016

Психолог Галялиева Винера Николаевна 12 нче май көнне 9 нчы сыйныф укучылары белән тренинг үткәрде.
-
Бөек Җиңү бәйрәме 07.05.2016

Укучылар Илексаз авылында Җиңү көне уңаеннан үткәрелгән бәйрәм парадында концерт программасы белән катнаштылар. Шулай ук мәктәп коллективы исеменнән яу кырында ятып калган ватандашларыбыз истәлегенә венок салынды.
-
Илексазым-моңлы сазым 07.05.2016

Илексаз авылы тарихын язу буенча "Тамырлар" фонды вәкилләре белән чираттагы очрашу булды.
-
Плакатлар яңартылды 04.05.2016

Укучылар белән берлектә 9 нчы май - Җиңү көненә багышланган плакатлар яңартылды. Аларда Илексаз авылыннан чыккан Бөек Ватан сугышында катнашучылар турында мәгълүмат урын алды, укучыларның ветераннар белән очрашуларыннан алынган фоторәсемнәр урнаштырылды.
-
Куркынычсыз тәгәрмәч 27.04.2016

Башлангыч сыйныф укучылары Нәбиуллина Гүзәл, Әһлетдинова Адилә, Шәймиев Равил, Фәрхетдинов Илхам "Куркынычсыз тәгәрмәч" республика конкурсының район турында катнаштылар.
-
Язгы бакча эшләре
27.04.2016
Мәктәп яны территориясендә язгы бакча эшләре дәвам итә. Бүген укучылар суган, кишер һәм чөгендер утырттылар.
-
Мин татарча сөйләшәм! 26.04.2016

"Мин татарча сөйләшәм!" акциясе кысаларында Г. Тукай тууга 130 ел тулу уңаеннан уздырылган район конкурсында безнең мәктәптән Фәрхетдинов Илназ (9 нчы класс), Мәҗитов Ленар, Байхуҗина Аида, (8 нче класс), Салахова Ләйсән (7 нче класс) катнаштылар. Фәрхетдинов Илназ 2 нче урын алып, кыйммәтле бүләккә лаек булды.










