Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Иляксазская основная общеобразовательная школа» Сармановского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 423359, Республика Татарстан, Сармановский район, с. Иляксаз, ул. Школьная, д. 6 / 423356 Сарман районы Илексаз авылы Мәктәп урамы 6 нчы йорт |
| Телефон: | +7(855)-594-70-44 |
| E-Mail: | ilsosh@yandex.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Иляксазская ООШ» |
| Руководитель: | Нуртдинов Ильгиз Ильдусович |
| Год основания учреждения: | 1986 |
| У нас учатся: | 43 учащихся и 8 воспитанников дошкольной группы |
| У нас учат: | 10 учителей и 2 воспитателя дошкольной группы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Иляксазская основная общеобразовательная школа» Сармановского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 101 102 103 104 ( 105 ) 106 107 108 109 110 >>
-
Аҗаган 22.02.2016

Бүген мәктәптә "Аҗаган" хәрби-патриотик уены узды. Уеннар ике этапта оештырылды: 5-9 нче сыйныф укучылары һәм башлангыч сыйныф укучылары, үзара бүленеп, медицина һәм спорт әзерлеге буенча практик күнегүләр күрсәтте. Башлангыч сыйныфлар арасында "Яшелләр" командасы җиңде, ә өлкәннәрнең ике командасы да бертигез нәтиҗәләр күрсәтте.
-
"Яшел ут" конкурсы 19.02.2016

"Яшел ут" конкурсына материаллар әзерләнә башлады.
-
Парламент сәгате 19.02.2016

5-9 нчы сыйныф укучылары катнашында "Гражданин. Җәмгыять. Дәүләт" дип исемләнгән парламент сәгате үтте. Укучылар, ике командага бүленеп, кем ул гражданин, аның хокуклары нинди, нәрсә ул җәмгыять, референдумнар ни өчен кирәк һ.б. сорауларга җавап эзләделәр. Тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Салихова Р.Р. ның чыгышы һәм әзерләнгән презентация аша парламент сәгатьләре уздыруның тарихы, үзенчәлекләре белән таныштылар; Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы Конституцияләре, сайлау системасы, дәүләт структурасы, сайлау процессы һ.б. турында булган белемнәрен тулыландырдылар.
-
Туган тел бәйрәме 19.02.2016

5-9 нчы сыйныф укучылары катнашында 21 февраль - Халыкара туган тел көненә багышланган бәйрәм чарасы үткәрелде. "Иң көчсез звено" исеме астында үткәрелгән әлеге чарада җиде укучы көч сынашты. Алты раундта да көндәшләреннән өстен чыгып, бәйгедә 8 нче сыйныф укучысы Аида Байхузина җиңү яулады. Барлык катнашкан укучыларга да истәлекле бүләкләр тапшырылды.
Моннан тыш, укучылар, әлеге бәйрәмгә багышлап, "Туган телем-иркә гөлем" стена газетасы да чыгарды.
-
Без - булачак солдатлар! 19.02.2016

Ватанны саклаучылар көне уңаеннан, 5-9 нчы сыйныф укучылары арасында "Без - булачак солдатлар" дип исемләнгән чара үткәрелде. Кызлар һәм егетләрдән торган ике команда, интеллектуаль сорауларга җавап биреп һәм физик ярышларда катнашып, беренчелек өчен көч сынаштылар. Жюри, ике команданың да әзерлеген тигез дип санап, 6:6 дип гомуми нәтиҗә ясады.
-
Әтиләр бәйрәме 19.02.2016 Илексаз авылы балалар бакчасында Ватанны саклаучылар көненә багышланган бәйрәм үткәрелде. Кичәгә балаларның әтиләре һәм бабайлары килгән иде. Сабыйлар аларга багышлап җырлар җырладылар, шигырьләр сөйләделәр, биеделәр. Килгән кунаклар белән балаларның төрле уеннарда көч сынашуы бәйрәмне тагын да ямьләндереп җибәрде. Бакча коллективы барлык ир-егетләребезне бәйрәм белән котлады, ихлас теләкләрен җиткерде. Соңыннан балалар да үз куллары белән ясаган истәлекле бүләкләрен тапшырдылар.

-
Җиңү яулап кайттылар 18.02.2016

18 нче февраль көнне Җәлил бистәсенең 2 нче урта гомумбелем бирү мәктәбендә каһарман шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 110 ел тулуга багышланган “Муса Җәлил – иҗат һәм батырлык үрнәге” дип аталучы республикакүләм фәнни-гамәли конференция узды. Әлеге бәйгедә безнең мәктәптән ике укучы катнашкан иде. 4 нче сыйныф укучысы Хәлиуллина Гүзәл Илдар кызы (җитәкчесе Хәлиуллина Г.Г.) призлы 2 нче урынга лаек булды. Гүзәлне әлеге җиңүе белән котлыйбыз һәм киләчәктә дә, мондый бәйгеләрдә катнашып, зур уңышларга ирешүен телибез!
-
Имтиханга әзерлек 17.02.2016

Укучыларның дәүләт имтиханына әзерлекләрен тикшерү максатында, математика укытучысы Шәвәлиев В.В. 9 нчы сыйныфта сынап карау имтиханы уздырды. Укучылар үзләренең әзерлек дәрәҗәләре яхшы булуны күрсәтте. Бу төрдәге имтихан шулай ук рус теле һәм җәмгыять белеме фәннәреннән дә үткәрелгән иде.
-
Ярышлар дәвам итә 16.02.2016

Спорт-сәламәтлек айлыгы кысаларында 16 нчы февральдә чираттагы ярышлар уздырылды. Бу көнне малайлар һәм кызлардан торган катнаш командалар волейбол һәм баскетбол буенча көч сынашты. Ике бәйгенең гомуми счеты - 1:1.
-
Бөек шагыйрьне искә алып 15.02.2016

Фронтовик шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 110 ел уңаеннан, татар теле дәресләрендә тематик әңгәмәләр уздырылды. Укучылар шагыйрьнең шигырьләрен сөйләделәр, биографиясен һәм иҗатын яктырткан презентация белән таныштылар. Шулай ук, татар теле укытучысы Хәлиуллина Г.Г. белән берлектә, 9 нчы сыйныф укучылары "М. Җәлил - батырлык җырчысы" исемле стена газетасы да чыгардылар.










