Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Иляксазская основная общеобразовательная школа» Сармановского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 423359, Республика Татарстан, Сармановский район, с. Иляксаз, ул. Школьная, д. 6 / 423356 Сарман районы Илексаз авылы Мәктәп урамы 6 нчы йорт |
| Телефон: | +7(855)-594-70-44 |
| E-Mail: | ilsosh@yandex.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Иляксазская ООШ» |
| Руководитель: | Нуртдинов Ильгиз Ильдусович |
| Год основания учреждения: | 1986 |
| У нас учатся: | 43 учащихся и 8 воспитанников дошкольной группы |
| У нас учат: | 10 учителей и 2 воспитателя дошкольной группы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Иляксазская основная общеобразовательная школа» Сармановского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 101 ( 102 ) 103 104 105 106 107 108 109 110 >>
-
Шигырь бәйрәме 26.04.2016

26 нчы аперль көнне "Сарман мәгълүмат-мөхәррият үзәге" һәм үзәк китапханә уздырган шигырь бәйрәмендә катнашып, мәктәбебез командасы грамотога лаек булды. Шулай ук татар теле һәм әдәбияты укытучысы Хәлиуллина Гөләндәм Гөлүс кызына да, яшь буында туган телгә хөрмәт, мәхәббәт тәрбияләүгә керткән өлеше өчен рәхмәт йөзеннән, грамота тапшырылды. Моннан тыш, катнашучыларга "Бөек Ватан сугышы һәм туган якны өйрәнү" музеена экскурсиягә билет тапшырылды. Мәктәп командасын җиңүләре белән котлыйбыз, киләчәктә дә зур уңышлар телибез!
-
Рәсем конкурсы 25.04.2016

Район күләмендә башлангыч сыйныф укучылары арасында үткәрелгән "Тукай безнең күңелләрдә" рәсем конкурсында безнең мәктәп укучылары да катнашты. Мәктәп турына ясалган эшләрнең иң-иңнәре дип Рәхимова Алсу (1 нче сыйныф), Нәбиуллина Гүзәл, Хәлиуллина Алия (3 нче сыйныф), Хәлиуллина Гүзәл, Аһлетдинова Адиләләрнең (4 нче сыйныф) эшләре табылды.
-
Бөтенроссия тестында катнаштык 23.04.2016

23 аперль көнне 8-9 нчы сыйныф укучылары Бөек Ватан сугышы тарихы буенча үткәрелгән Бөтенроссия тестының онлайн вариантында катнашты. Укучыларның барысы да яхшы нәтиҗәләр күрсәтте, мөмкин булган 30 баллдан мәктәп уртача 24 балл җыйды.
-
Тукай дәресе 22.04.2016

Башлангыч сыйныф укучылары өчен бердәм Тукай дәресе үткәрелде. Бу дәрестә укучылар бөек шагыйрь Г. Тукайның тормыш юлын һәм иҗатын өрәнделәр, шигырьләрен сөйләделәр, сорауларга җавап бирделәр.
-
Авыл библиотекасына бардык 22.04.2016

22 нче апрель көнне башлангыч сыйныф укучылары, укытучылары Аһлетдинова Н.В. һәм Латыйпова С.Ф. җитәкчелегендә, авыл библиотекасында уздырылган, Г. Тукай иҗатына багышланган кичәдә катнаштылар.
-
Җомга көн өмәсе
22.04.2016
Җомга көн өмәсе кысаларында, бүген 5-9 нчы сыйныф укучылары мәктәп бакчасында чәчәклек урынында казу эшләрен башкардылар.
-
Без - Тукай шәкертләре 21.04.2016

Бүген 4 нче сыйныф укучысы Аһлетдинова Адилә һәм 3 нче сыйныф укучысы Нәбиуллина Гүзәл бөек шагыйрь Г. Тукай тууына 130 ел тулу уңаеннан үткәрелгән "Без - Тукай шәкертләре" район конкурсында катнашып, грамота һәм китап белән бүләкләнделәр.
-
Нәрсә ул дуслык? 18.04.2016

"Мәрхәмәтле Татарстан" акциясе кысаларында, башлангыч сыйныф укучылары арасында, дуслык көненә багышлап, "Нәрсә ул дуслык?" ("Что такое дружба?") иншалар конкурсы узды. Укучыларның кайбер язма эшләре "Сарман" газетасы редакциясенә җибәрелде.
-
Язгы ярышлар
17.04.2016
“Яхшы гамәлләр кылу" атнасы кысаларында үткәрелгән сәламәтлек көне уңаеннан, мәктәп укучылары арасында ачык һавада волейбол ярышлары уздырылды.
-
Мәктәп ярминкәсе 16.04.2016

Мәктәптә “Яхшы гамәлләр кылу" атнасы башланды. Шул уңайдан мәктәптә хәйрия ярминкәсе уздырылды.










