Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Иляксазская основная общеобразовательная школа» Сармановского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 423359, Республика Татарстан, Сармановский район, с. Иляксаз, ул. Школьная, д. 6 / 423356 Сарман районы Илексаз авылы Мәктәп урамы 6 нчы йорт |
| Телефон: | +7(855)-594-70-44 |
| E-Mail: | ilsosh@yandex.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Иляксазская ООШ» |
| Руководитель: | Нуртдинов Ильгиз Ильдусович |
| Год основания учреждения: | 1986 |
| У нас учатся: | 43 учащихся и 8 воспитанников дошкольной группы |
| У нас учат: | 10 учителей и 2 воспитателя дошкольной группы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Иляксазская основная общеобразовательная школа» Сармановского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 91 92 93 ( 94 ) 95 96 97 98 99 100 >>
-
Бездә очрашу 26.09.2016

“Адәм баласына үзенең 7 буын бабасын белү фарыз”, дигәннәр борынгылар. Шул вакытта гына кеше туган иленең, туган төбәгенең, туган йортының, үз халкының чыгышын белә. Шуның өчен дә бездә бүген балаларга үз шәҗәрәләренең тарихын, туган авылының үткәнен белү, өйрәнү, туган төбәкнең тарихи урыннарын белү кирәк, дигән максат белән “Тамырлар” фонды белән Сарманның “Туган якны өйрәнү” музее хезмәткәрләре кунакта булдылар.
Иң элек Марат абый Туйкин эш барышы белән таныштыргач, Әлфия Фәрит кызы шәҗәрәләр төзү тәртибен аңлатты. “Шәҗәрәләр безгә бабаларыбызның үткән юлын, чал тарихын сөйли. Шаҗәрәңне, нәсел агачыңны белү, эзләү - барыбызның да изге бурычы. Димәк, без үзебезнең нәсел агачыбызны һәм 7 буын бабаларыбызны белергә тиеш. Алар белән горурланырга тиешбез. Шуңа күрә “Сарманның “Туган якны өйрәнү музее” укучылар өчен конкурс уздыра, барыгыз да катнашырсыз дип өметләнәм.
Вакыт чаба. Яңадан-яңа буыннар җиргә килә тора. Буыннарны онытмыйк, һәрчак истә тотыйк, алар белән горурланыйк. Туган җиребезне, илебезне, авылыбызны онытмыйк.
-
"Милләтләр кроссы-2016"
24.09.2016
Илексаз мәктәбе Сарман авылының "Старт" балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе базасында "Милләтләр кроссы-2016" кысаларында узучы җиңел атлетика кроссында катнаштылар. Укытучы Зарипов Динар һәм укучылар Азалия Шакирова, Айназар Тахавиев, Лилия Газдалиевалар үз көчләрен сынап карадылар.
-
Илексаз мәктәбендә өмә 24.09.2016

Узган шимбәдә Илексаз мәктәбендә өмә үткәрелде. Анда бөтен коллектив бердәм катнашты. Укучылар, укытучылар һәм башка хезмәткәрләр бергәләшеп чөгендер, кишер алдылар, мәктәп территориясен чистарттылар
-
"Бердәмлектә без көчле!" - класс сәгате 23.09.2016

Мәктәбебезнең профсоюз җитәкчесе Бәдретдинова Резедә Илдус кызы 7-9 класс укучылары өчен, "Бердәмлектә без көчле!" дигән темага класс сәгате уздырды. Ул анда профсоюз турында сөйләде, аның эшчәнлеген яктырты, профсоюз почмагы белән таныштырды
-
"Бөтендөнья автомобильсез көн" - класс сәгатьләре 22.09.2016

Бүген Бөтендөнья автомобильсез көн билгеләп үтелә. Бу көнне автомобиль һәм мотоцикл йөртүчеләргә ягулык таләп итә торган транспорт чарасыннан бер генә көнгә булса да баш тартырга тәкъдим ителә. Шушы уңайдан 5-9 нчы сыйныф укучылары арасында класс сәгате узды. Аны 9 нчы сыйныф җитәкчесе Нәбиуллина Гөлфирә Минемхәмәт кызы уздырды
-
класс сәгатьләре 21.09.2016

Бүген Илексаз мәктәбендә 200 һәм 2000 сум яңа банкнотларда Казан сурәте урын алсын өчен тавыш бирергә өндәп, класс сәгатьләре узды. Укытучылар финалда актив булырга чакырдылар, «Казан финалистлар сафында! Татарстан башкаласын яклап тавыш бирик! #200Казан. Сез бу адымыгыз белән үзегездә ватанпәрвәрлек сыйфатларын үстерәсез», – дип мөрәҗәгать ителәр алар.
-
Семинарда катнашу 20.09.2016

Рус теле укытучысы Бәдертдинова Резедә Илдус кызы Әлмәт шәһәрендә узган семинарда катнашты Ул "Рус теле" предметы буенча "Огэның 3 нче өлешендә укучыларның коммуникатив белемнәрен формалаштыру" дип атала иде
-
Шәхси келәмнәрдә китап карап утыруы бик җайлы 20.09.2016

Шәхси келәмнәрдә китап карап утыруы бик җайлы
-
"Туган якның мәдәнияте" - әңгәмә 16.09.2016

"Туган якның мәдәнияте" исеме астында 1-4 классларда әңгәмәләр булды. Укучылар Сарман ягы, Илексаз авылының мәдәнияте белән таныштылар (укытучылары: Н.В.Әһелтдинова һәм С.Ф.Латыпова)
-
Гигиена темасына әңгәмә 16.09.2016

Харисова Рузалия Муллаян кызы белән (Республика профилактика медицина үзәге"ннән килгән) очрашу да катнаштык










