Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кавзияковская основная общеобразовательная школа» Сармановского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 423377, Республика Татарстан, Сармановский район, с.Кавзияково, ул.Советская, д.15А |
| Телефон: | +7(85559) 4-47-39 |
| E-Mail: | Kavziak@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Кавзияковская ООШ" |
| Руководитель: | Фатихов Шамиль Миннешаехович |
| Год основания учреждения: | 1972 |
| У нас учатся: | 27 учащихся |
| У нас учат: | 10 учителей |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кавзияковская основная общеобразовательная школа» Сармановского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 81 82 83 84 85 ( 86 ) 87 88 89 90 >>
-
26.12.2015

26 нчы декабрь көнне мәктәбебезгә Кыш бабай белән Кар кызы килде. Үзләре белән Кырлай урманыннан Шүрәлеләр, Тукай әкиятләреннән Су анасы, Кәҗә белән Сарык һәм башкаларны кунакка алып килгән иделәр. Бәйрәм бик тә күңелле үтте.
-
17.12.2015

Кәүҗияк мәктәбендә Яңа елга сыннар ясалып бетте.
-
12.12.2015

Россия Федерациясенең конституция көнен билгеләп үттек. Аны тарих укытучысы Сәхбетдинов Р.М. үткәрде.
-
09.12.2015

Бүген Кәүҗияк мәктәбендә Ватан геройлары көне билгеләп иүтелде. Аны тарих укытучысы Сәхбетдинов Р.М. үткәрде. Ул геройлар көненең тарихы, хәзергесе турында балаларга аңлатты. Укучылар батырларның данын онытмаска, үз Ватаныңны яратырга кирәклеген аңладылар.
-
05.12.2015

Кәүҗияк авылында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Мөҗәһит бабай Шәйхелисламовка 7 нче декабрьдә 90 яшь тула. 7 нче сыйныф укучылары сыйныф җитәкчесе Обечова Римма апалары белән бергә Мөҗәһит бабайны юбилее белән котларга бардылар. Алар юбилярга күчтәнәчләр алып килгән иделәр, шулай ук шигырьләр сөйләделәр, ишек алдын, капка төпләрен көрәделәр. Мөҗәһит бабайның бик күңеле булды, ул үзенең мәктәп елларын, сугышта күргәннәрен балаларга сөйләде, аларга рәхмәт укыды.
-
26.11.2015

ПДН өлкән инспекторы полиция капитаны Алиуллин Ф.Ф. һәм участок инспекторы полиция капитаны Хасанов Л.Д. укучылар һәм мәктәп персоналы алдында "Террорга каршы тору" дигән темага әңгәмә үткәрделәр.
-
26.11.2015

26 нчы ноябрь көнне мәктәбебезнең башлангыч сыйныф укытучысы Фахрисламова З.Ф. кадерле кешеләребез-әниләребезгә багышланган "Әнием кадерлем!" исемле сыйныф сәгате үткәрде.
-
24.11.2015

Ана! Нинди бөек исем!
Дөньяда аналардан да изге һәм газиз зат иясе юктыр. 24 нче ноябрь көнне башлангыч сыйныф укучылары һәрбер кеше өчен әһәмиятле булган әниләр көнен билгеләп үтте.
-
23.11.2015

Башлангыч сыйныф укучылары Әниләр көне уңаеннан мәктәп күләмендә үткәрелгән рәсем конкурсында катнаштылар.
-
19.11.2015

19 нчы ноябрь көнне "Яшь талантлар" түгәрәгенә йөрүче укучылар "Дус булыйк" дигән мини-спектакль күрсәтте. Бу спектакль тормышта авыр чакта ярдәм итәрдәй, таянырдай дусларың кирәклеген аңлатты. Анда 3-4 нчы сыйныф укучылары катнашты. Укучылар рольләргә кереп, бик килештереп уйнадылар. Спектакль һәркемгә ошады.












