Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кузкеевская средняя общеобразовательная школа» Тукаевского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы "Күзкәй урта гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423883, РТ, Тукаевский район, с. Кузкеево, ул. Мусы Джалиля, д 37 |
| Телефон: | (8852)237-68-01 |
| E-Mail: | Skuz.Tul@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Кузкеевская СОШ" Тукаевского муниципального района РТ |
| Руководитель: | Галиева Ландыш Фарсилевна |
| Год основания учреждения: | 1936 |
| У нас учатся: | 52 ученика, 8 воспитанников |
| У нас учат: | 12 учителей, 2 воспитателя |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кузкеевская средняя общеобразовательная школа» Тукаевского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы "Күзкәй урта гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе - новости
Страницы: << 41 42 43 44 45 46 ( 47 ) 48 49 50 >>
-
Батырлар мәңге онытылмый! 15.02.2016

Бөек шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 110 ел тулуга һәм "Әфганчылар көне" уңаеннан 6 - 7 нче сыйныф укучылары арасында белемнәр бәйгесе узды.Бу ярышта "Җәлилчеләр" командасы җиңү яулады.
-
"Чаңгы юлы - 2016". 13.02.2016

Бу елны "Чаңгы юлы - 2016" чарасы шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 110 ел тулуга багышлап үткәрелде. Балалар, укытучылар бердәм булып чаңгыга бастылар. Мылтыктан төз ату буенча ярыш үткәрелде. Һәркем көченнән килгәнчә тырышты.
-
"Парламент дәресе" үтте 12.02.2016

12.02.2016. Тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Габдуллина А.Р. җитәкчелегендә мәктәптә "Парламент дәресе" узды. Презентация барышында укучылар "Законнар кайда кабул ителә?" дигән сорауга җавап эзләделәр. Викторина ярдәмендә белемнәрен тикшерделәр.
-
Районның башлангыч сыйныф укытучыларының семинары булды. 11.02.2016

Семинарда башлангыч сыйныф укытучылары Шайхаттарова И.М., Галиева Р.Р., Вәҗиева И.М. ачык дәресләр үткәрделәр. Бөек язучыбыбыз Муса Җәлилнең тууына 110 ел тулуга багышланган әдәби-музыкаль кичә күрсәттеләр.
-
Математикадан көч сынаштылар 02.02.2016

1.01.2016. 5-8 нче класс укучыларының җыелма командасы "Математик бой" уенынында читтән торып катнашты. Мәсьәләләр бик авыр тоелса да, команда вәкилләре зур тырышлык куеп, бердәм булып эшләделәр.
-
"Татарстан Республикасының ел укытучысы -2016" конкурсының районда 1 нче туры узды 21.01.2016

"Татарстанның ел укытучысы - 2016" бәйгесе старт алды.Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Авзалова Н.Ф. бу бәйгенең 1 нче этабында катнашты. "Әйтелмәгән васыять" әсәрендә куелган проблемалар бүген дә актуаль. Укытучы балалар алдына куйган сораулар бөтен кешене дә уйландырырлык иде. Якташ язучыларыбызга багышланган мастер-класс проект эшчәнлегенә укучычларны җәлеп итүгә багышланган иде.
-
Олипиадаларга нәтиҗә ясалды. 18.01.2016

Мәктәпнең гомуми линейкасында олимпиадаларда җиңүче укучыларга район Мәгариф бүлегенең мактау грамоталары тапшырылды.Быел укучылар 19 призлы урын яулады. Күпләре район данын республика күләмендә яклаячак. Укучыларга уңышлар телибез.
-
Бозда эстафетада безнекеләр - беренче!
04.01.2016
Кышкы каникулда безнең яшүсмерләр командасы бозда эстафета уеннары буенча Боерган мәктәбе кордында үткәрелгән район ярышларында беренче урын яуладылар.Малайлар бердәм, җитез булдылар.Спорт комитетының грамоталарына һәм медальләренә лаек булдылар. Ә мәктәп корды районда икенче урын яулады. 2000 сум күләмендә премиягә лаек булды.
-
Яңа ел бәйрәме узды. 29.12.2015

26 нчы декабрьда кышкы каникуллар башланды.28-29 нчы декабрьда балаларның бәйрәмнәре булып узды.Уку алдынгыларына кечкенә генә бүләкләр тапшырылды. Һәр бала бәрәмгә матур җырлар, биюләр әзерләп килгән иде. Рәхәтләнеп күңел ачтылар. Залны бизәүдә ата-аналар, укытучылар да актив катнашты.Каникул барышында укучыларны хоккей кордында көтеп калабыз.
-
Мәрхәмәтлелек дәресе 24.12.2015

Бу көнне һәр сыйныфта "Мәрхәмәтлелек дәресе" үтте. "Кешеләргә яхшылык эшләсәң, үзеңә яхшылык булып кайтачак", ди Л. Толстой.Мәрхәмәтлелек кечкенә чактан ук тәрбияләнә. Балалар дәрестә бу темага әңгәмә үткәрделәр, тормыштан мисаллар китерделәр, презентацияләр карадылар.

















