Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кузкеевская средняя общеобразовательная школа» Тукаевского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы "Күзкәй урта гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423883, РТ, Тукаевский район, с. Кузкеево, ул. Мусы Джалиля, д 37 |
| Телефон: | (8852)237-68-01 |
| E-Mail: | Skuz.Tul@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Кузкеевская СОШ" Тукаевского муниципального района РТ |
| Руководитель: | Галиева Ландыш Фарсилевна |
| Год основания учреждения: | 1936 |
| У нас учатся: | 52 ученика, 8 воспитанников |
| У нас учат: | 12 учителей, 2 воспитателя |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кузкеевская средняя общеобразовательная школа» Тукаевского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы "Күзкәй урта гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе - новости
Страницы: << ( 51 ) 52 53 54 55 56 57 58 59 60 >>
-
Республиканская научно-практическая конференция имени Л.Н.Толстого 17.05.2015

Ученица 10 класса Мусина Диана (учитель Валиева Л.) стала победителем муниципального этапа Республиканской научно-практической конференции школьников имени Л.Н.Толстого.
-
Иншалар конкурсына нәтиҗә ясалды
11.05.2015
Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышлап, район китапханәсе иншалар конкурсы үткәрде. Бик эчтәлекле иншасы өчен 5 нче сыйныф укучысы Руслан Карпов районда беренче, 8 нче сыйныф укучысы Илүзә Галиева икенче урын алды.
-
Килде ул көн горур күкрәкләрдә, орден-медальләрне чыңлатып! 09.05.2015

9 май - Җиңү бәйрәме көнне Яңа Байлар авылында сугыш каһарманнары истәлегенә монумент ачу тантанасы узды. Укучыларыбыз бу сагышлы минутларны мәңге истә калдырырлар. Бәйрәм тантанасы Күзкәй авылы мәдәният йортында дәвам итте. Мәктәп укучылары һәм укытучылары бәйрәмне оештыруда аеруча актив булдылар.Бүгенге көндә исән булган 4 ветераныбызга, зур ихтирам йөзеннән ,чәчәк бәйләмнәре тапшырылды. Концерт программасы эчтәлеге тарихи моментларны үз эченә алган. Җиңүне якынайту өчен көрәшкән һәрбер сугыш һәм тыл ветераны искә алынды. Бәйрәм ахырында һәйкәлгә веноклар салынды. "Үлемсез полк" исән ветераннар белән берлектә искә алу митингында катнашты. Балалар, сугышта катнашкан, бүгенге көндә безнең арабызда булмаган әби-бабайларының сурәтләрен тотып, рәтләргә тезелеп, аларны озатып калдылар. "Үлемсез полк" акциясенең тәрбияви роле районыбыз җитәкчеләре тарафыннан ассызыкланып үтте. Сугышлар булмасын, илебез күге аяз булсын!
-
"Үлемсез полк" бөтенроссия акциясенә әзерлек 04.05.2015

Бөек Җиңүнең 70 еллыгына әзерлек барышында мәктәбебез укучылары "Үлемсез полк " акциясендә катнашу өчен сугышта хәбәрсез югалган, һәлак булган, сугыштан исән кайтып та, бүгенгесе көндә вафат булган әби-бабайларының фотосурәтләрен зурайтып, рам эченә куеп әзерләделәр. Соңыннан бу материаллар мәктәп музеена тапшырылачак.
-
Районның техник иҗат күргәзмәсе Күзкәй мәктәбендә узды. 29.04.2015

Мәктәбебездә бу көнне район мәктәпләре һәм балалар бакчалары коллективларының иҗат эшләре күргәзмәсе булды. Бу чара Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланды. Һәр коллектив, шул исәптән безнең мәктәп коллективы да күргәзмәгә иҗади әзерләнгән. Күргәзмәгә мәктәбебездә күп еллар хезмәт укыткан Җиһангир абый һәм директор урынбасары булып эшләгән Мәхмүт абыйлар да килде, үз бәяләрен бирде.Барлвк укучыларны район башлыгы Васил Гарипович һәм район мәгариф бүлеге җитәкчесе Рамил Робертович кайнар котлады, иҗади уңышлар теләде.
-
Бөек шагыйребезнең туган көненә "Тамчы-шоу" узды. 25.04.2015

Мәктәптә "Туган тел" көне үзенчәлекле үтте. Бөек шагыйрь - Габдулла Тукай туган көненә 5 һәм 6 нчы сыйныф укучылары арасында "Тамчы-шоу"бәйгесе узды. Балалар зур әзерлек белән катнашты Бәйгедә 5 нче сыйныф укучылары җиңде. Уңышлар сезгә!
-
"Георгий лентасы" көне.
24.04.2015
«Язгы мәрхәмәтлелек атналыгы” кысаларында “Балкыш иле” укучылар үзидарәсе әгъзалары Бөек Ватан сугышы ветераннары алдында чыгыш ясадылар. Ветераннар укучыларны сөенеп каршы алдылар.Әлеге чара атналыкның “Гергий лентасы” көнендә оештырылды.
-
"Язгы мәрхәмәтлелек" атналыгы
20.04.2015
20 нче апрель көнне мәктәптә “Язгы мәрхәмәтлелек атналыгы” старт алды. Барыбыз да мәрхәмәтле булыйк! Яхшылык эшләүдән курыкмыйк!
-
Шимбә өмәсе үткәрдек. 18.04.2015

18 нче апрель көнне мәктәп тирәсен җыештыруда барлык укучылар һәм укытучылар актив катнаштылар. Табигатьтә сөенеченнән гел елмаеп кына торды. Тирә-ягыбыз ялт итеп тора.
-
"Лидер года - 2015" бәйгесе узды 17.04.2015

“Балкыш иле” укучылар оешмасы спикеры Гыйлфанова Айсылу “Лидер года-2015” республикакүләм бәйгесендә катнашып сертификат алып кайтты.Ул башка район һәм шәһәр мәктәпләреннән килгән спикерлар белән “Байтик” лагерында көч сынашты. Айсылуга зур уңышлар телибез .

















