Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кузкеевская средняя общеобразовательная школа» Тукаевского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы "Күзкәй урта гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423883, РТ, Тукаевский район, с. Кузкеево, ул. Мусы Джалиля, д 37 |
| Телефон: | (8852)237-68-01 |
| E-Mail: | Skuz.Tul@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Кузкеевская СОШ" Тукаевского муниципального района РТ |
| Руководитель: | Галиева Ландыш Фарсилевна |
| Год основания учреждения: | 1936 |
| У нас учатся: | 52 ученика, 8 воспитанников |
| У нас учат: | 12 учителей, 2 воспитателя |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кузкеевская средняя общеобразовательная школа» Тукаевского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы "Күзкәй урта гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе - новости
Страницы: << 51 52 53 54 55 ( 56 ) 57 58 59 60 >>
-
Фәнис Яруллинның "Хикмәтле алма" пьессасын сәхнәләштердек.
02.12.2014
1 нче декабрьдә 6 сыйныф укучылары Фәнис Яруллинның “Хикмәтле алма” пьессасын сәхнәләштереп, үзләренең әниләренә күрсәттеләр. Укучылар чын артистларча чыгыш ясадылар. Әсәрнең эчтәлеге дә бик тәрбияви, мавыктыргыч иде. Сыйныф җитәкчесеНәзилә Фәннүр кызының татар теле укытучысы булуы да балаларга зур этәргеч булды.
-
"Әкияттә кунакта" түгәрәгендә
02.12.2014
Безнең мәктәптә башлангыч сыйныф укучылары өчен “Әкияттә кунакта“ түгәрәге эшли. Балалар үзләренең әниләре белән бергәләп түгәрәктә әкият уйнап күрсәттеләр. Башта балалар чыгышы булды, ә аннан соң әниләр “Шалкан әкияте”н балаларга сәхнәләштерделәр. Түгәрәкнең җитәкчесе Шайхаттарова И.М. балалар белән маскалар, костюмнарны түгәрәкнең алдагы утырышларында ясаган.
-
Әниләргә зур бәйрәм 28.11.2014

28 ноябрь көнне “Әниләргә зур бәйрәм” исеме астында 5 сыйныф укучылары матур кичә оештырдылар. Бәйгеләрдә укучылар гына түгел, әниләр дә үз белемнәрен күрсәттеләр.Парлап биеделәр, истәлеккә фотога да төштеләр.
-
Әниләр бәйрәме 28.11.2014

7 сыйныф укучылары әниләрен 28 ноябрьдә концерт-тамашага чакырдылар. Талантлы балалар үз осталыкларын күрсәттеләр. Бергәләп күңел ачтылар.
-
Әниләр көне 26.11.2014

26 ноябрдә башлангыч сыйныфларда “Әниләр көненә” багышланган кичәләр үткәрелде. Балалар әниләрен котлап, матур җырлар җырладылар, бергәләп биеделәр, уйнадылар.Ихтирам йөзеннән һәрберсе бүләкләр әзерләп килгән иде.
-
Математика- фәннәр патшасы.
25.11.2014
25.11.2014 тә булып узган математика фәненнән Бөтенроссия олимпиадасының муниципаль этабында 11 сыйныф укучысы Валиева Ләйсән җиңү яулады.Укытучысы Мингалимова Р.Р.Ләйсәннең бу олимпиадада район данын беренче тапкыр гына якламавын әйтеп үтте.
-
Наркотикларсыз тормыш акциясе. 24.11.2014

24 нче ноябрьдә “Наркотикларсыз тормыш” акциясендә катнашып, мәктәптә флеш-моб үткәрелде. Бу яңа төр чыгыш күмәкләп башкару, күбрәк кешене җәлеп итүдән гыйбәрәт.Бертөрле хәрәкәтләр ясап, бердәм булуны аңлата.
-
Олимпиадалар дәвам итә.
21.11.2014
21 ноябрьдә биология фәненнән районда узган олимпиадада 9 сыйныфтан Салихова Э.Һәм 10 сыйныфтан Мусина Д. призлы урын яуладылар. Укытучылары Карпова В.В. кызларның тырышлыгын билгеләп үтте.
-
Парламент укулары 19.11.2014

19 нчы ноябрдә мәктәптә “Парламент укулары үткәрелде”. Укучылар дәүләтебездә законнар ничек кабул ителүе турында презентация карагач, мавыктыргыч сорауларга җавап бирделәр.Җәмгыятебездә барган үзгәрешләр турында белемнәрен арттырдылар.
-
Олимпиадалар.
17.11.2014
17 нче ноябрьдә олимпиадаларның муниципаль этабы башлады. Беренче җиңүчеләребез дә бар. Экологиядән олимпиадада 9 класстан Салихова Эльмира районда җиңүче булды. Аны әзерләгән укытучысы Карпова В.В. га һәм Эльмираның әти-әнисенә рәхмәтебезне белдерәбез.

















