Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кузкеевская средняя общеобразовательная школа» Тукаевского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы "Күзкәй урта гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423883, РТ, Тукаевский район, с. Кузкеево, ул. Мусы Джалиля, д 37 |
| Телефон: | (8852)237-68-01 |
| E-Mail: | Skuz.Tul@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Кузкеевская СОШ" Тукаевского муниципального района РТ |
| Руководитель: | Галиева Ландыш Фарсилевна |
| Год основания учреждения: | 1936 |
| У нас учатся: | 52 ученика, 8 воспитанников |
| У нас учат: | 12 учителей, 2 воспитателя |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кузкеевская средняя общеобразовательная школа» Тукаевского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы "Күзкәй урта гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе - новости
Страницы: << 51 52 53 54 ( 55 ) 56 57 58 59 60 >>
-
Беркем дә, бернәрсә дә онытылмый! 05.01.2015

Кышкы каникулда да 5 сыйныф укучылары һәйкәл янын кардан чистартып торды. Шулай ук барлык укучылар д әби-бабайларны онытмады. Капка төпләрен ялт итеп чистарттылар.
-
Хуш киләсең, Яңа ел! 29.12.2014

29 декабрьдәмәктәптә көндезге сәгать 10 да балалар өчен “Хуш киләсең, Яңа ел!” иртәсе булды. Балалар өчен тамашага Кыш бабай , Кар кызы, Яңа ел һәм әкият геройлары килде. Концерт номерлары белән һәркем катнашты.
-
Мәктәптә чисталык көне. 25.12.2014

Мәктәптә чисталык көне үткәрү традициягә әйләнде.Бу – туган җиребезне, табигатебезне саклауга юнәлдерелгән максатчан эш. Презентация барышында укучыларга бик күп материал бирелде.Уйландырырлык фактлар ачыкланды.
-
Рус әдәбиятыннан олимпиада нәтиҗәләре.
24.12.2014
24 декабрьдә узган рус әдәбиятыннан олимпиада быелгы олимпиадаларның соңгысы булды. Безнең укытучылар монда да сынатмадылар. 11 сыйныфтан Шәрипов С. (укытучысы Паллыева М.Р.) призер булды.Валиева Л.М әзерләгән 10 сыйныфтан Мусина Д. җиңүче, 7 сыйныфтан Гатина А. призер булдылар. Афәрин!
-
Рус теленнән олимпиада нәтиҗәләре.
23.12.2014
23 нче декабрьдә татар мәктәпләре арасында рус теленнән Бөтенроссия олимпиадасының муниципаль этабы узды. 8 татар мәктәбеннән барлыгы 49 укучы катнашты. 10 сыйныфтан Мусина Д. җиңүче, шул ук сыйныфта укучы Гыйльфанова А. призер булды. Аларны әзерләгән укытучылары Валиева Л.М. га зур рәхмәт белдерәбез. Дианага Республикада да җиңү телибез.
-
Яңа елны каршылап 19.12.2014

Елдагыча мәктәбебезне кар сыннары белән бизәдек.Кыш Бабай һәм Кар кызы гына түгел, Габдулла Тукайның “Су анасы”, “Шүрәле”, “Кәҗә белән Сарык”, “Сөткә төшкән тычкан”, Кызыклы шәкерт, “Ак бабай” әкиятләре геройлары мәктәбебезгә кунакка килде. Укучылар , укытучылар, әти-әниләребез тырышлыгы белән бик матур кар сыннары ясалды.
-
Олимпиадаларда зур уңышларыбыз бар
17.12.2014
17 нче декабрьдә районда татар әдәбиятыннан олимпида узды. 13 мәктәптән барлыгы 32 укучы көч сынашты. 11 сыйныфтан Ләйсән Вәлиева җиңүче, 10 сыйныфтан Диана Мусина, 9 сыйныфтан Элмира Салихова, 7 сыйныфтан Данияр Авзалов призер булдылар. Укучыларны һәм аларны әзерләгән укытучылары Нәзилә Фәннүровнаны зур уңышлары белән тәбрик итәбез.
-
Татар теле-туган телебез
16.12.2014
Туган телен яратмаган кеше юктыр ул. Әмма аның нечкәлекләренә төшенү өчен зур тырышлык, тирән белем кирәк.16 нчы декабрьдә татар теленнән узган олипиадада 11 сыйныфтан Шәрипов Салават, 10 сыйныфтан Айсылу Гыйльфанова, 9 сыйныфтан Чулпан Зиатдинова призлы урын яуладылар. Укытучылары Нәзилә Фәннүровна әйткәнчә, тырышып әзерләнүләребез бушка булмаган икән. Башка елларга да үрнәк булсын! Зур уңышлар сезгә!
-
Бөтенроссия күләмендә "Код сәгате" акциясе
04.12.2014
4.12-12.12 арасында мәктәп Бөтенроссия “Код сәгате”акциясендә катнашты. Укучылар яңа мәглүмат технологияләренә багышланган видеоролик белән танышканнан соң, һәрберсе үзенең “Код сәгате”н узу өчен укытучыдан күрсәтмәләр алды. Балалар узышы-узыша төрле дәрәҗәдәге биремнәр үттеләр, ребуслар чиштеләр. Өлкән сыйныф укучылары уку йортлары белән таныштылар. “Код сәгате” узган һәр укучы һәм укытучы сертификат алды. Акциядә катнашкан иң кечкенә кешегә 5 яшь булса, иң өлкәненә 51 иде.10 нчы баскычка җиткән Галиева Илүзә һәм Галиев Раилгә информатика һәм МКТ укытучысы Мингалимова Р.Р. истәлекле бүләкләр тапшырды.
-
Шугалак үзенә чакыра.
03.12.2014
Декабрьнең беренче көннәреннән үк мәктәп территориясендә хоккей кордында боз катырылды. Яңа шугалаклар кайтартылды. Кичке якта мәйданчык яктыртыла. Боз өсте буш тормасын өчен сезне барыгызны да мәктәп коллективы шугалакка чакыра.

















