Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кузкеевская средняя общеобразовательная школа» Тукаевского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы "Күзкәй урта гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423883, РТ, Тукаевский район, с. Кузкеево, ул. Мусы Джалиля, д 37 |
| Телефон: | (8852)237-68-01 |
| E-Mail: | Skuz.Tul@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Кузкеевская СОШ" Тукаевского муниципального района РТ |
| Руководитель: | Галиева Ландыш Фарсилевна |
| Год основания учреждения: | 1936 |
| У нас учатся: | 52 ученика, 8 воспитанников |
| У нас учат: | 12 учителей, 2 воспитателя |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кузкеевская средняя общеобразовательная школа» Тукаевского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы "Күзкәй урта гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе - новости
Страницы: << 41 42 43 44 45 46 47 48 49 ( 50 ) >>
-
Беренче сыйныф укучыларына мәктәп сумкалары тапшырылды 27.08.2015

- Укытучыларның август киңәшмәсе булды 26.08.2015
-
Мәктәптә "Чыгарылыш кичәсе" үтте 26.06.2015

Быел мәктәпне 4 укучы тәмамлады. Валиева Ләйсән һәм Шарипов Салават барлык фәннәрне дә "5" билгеләренә генә тәмамладылар. Аларга Россия Федерациясенең алтын медале тапшырылды. Газинур һәм Фирзәр дә йомгаклау имтиханнарын уңышлы тапшырдылар.
-
"Костёр" лагеры республика балаларын үзенә җыйды 22.06.2015

10 нчы сыйныф укучысы Мусина Диана алдынгы укучылар өчен оештырылган лагерьда ял итеп кайтты.Анда Диана вокал, бию, курайда уйнау буенча мастер-класслар үттеләр.Диана үзенә яңа дуслар тапты.
-
Күңелле сәяхәт
17.06.2015
Мәктәп яны лагерына йөрүче укучылар бүген Түбән Кама шәһәренә сәяхәткә бардылар. Нефть эшкәртү, шиналар ясаучы заводны күрделәр. Шәһәрнең матур җирләрен, ял итү урыннарын күрделәр.
-
Мәктәп яны лагеры үз эшен башлап җибәрде. 02.06.2015

1.06-25.06 көннәрендә мәктәп яны лагеры эшләячәк. 35 бала ял итеп, сәламәтлекләрен ныгытачак. 1-7 сыйныф укучылары өчен кызыклы чаралар, экскурсияләр планлаштырылган.
-
1 нче июнь - "Балаларны яклау көне" 01.06.2015

"Балаларны яклау көне" елдагыча күңелле узды. Мавыктыргыч конкурсларда барлык укучылар, килгән кунаклар актив катнаштылар. Иганәчеләр әзерләгән күчтәнәчләрдән авыз иттеләр. Уеннардан бер бала да читтә калмады.
-
Беренче сыйныф укучылары өчен проектта Авзалова Ләйлә җиңүчеләр рәтендә. 25.05.2015

2014-2015 нче уку елында 1 нче сыйныф укучылары "Культура көндәлеге" алып барып, проектта актив катнаштылар. Балалар төрле музейлар, истәлекле урыннарда булып, фотокүзәтүләр алып бардылар.Соңыннан эшләнгән эшләргә нәтиҗә ясалды. Проектта җиңүчеләр арасында Авзалова Ләйлә дә бар. Иртәгә бер төркем балалар, әти=әниләре белән Казан шәһәренә йомгаклау тантанасына барачак. Культура мирасын өйрәнү, саклауга керткән өлешләре өчен проектта катнашкан барлык беренче сыйныф балаларына, аларның сыйныф җитәкчесе Вәҗиева Инзиләгә, әти-әниләргә зур рәхмәт!
-
"Соңгы кыңгырау"бәйрәме
23.05.2015
23 нче май көнне 11 сыйныф укучылары өчен соңгы кыңгырау шалтырады. 3 егет һәм 1 кыз үзләренең укытучы абый-апаларына, техник хезмәткәрләргә, әти-әниләренә, туган мәктәпләренә рәхмәтләрен белдереп, чыгыш ясадылар. Мәктәп директоры Мирзаян Мансурович һәр укучының уңышлары турында турында бик эчтәлекле итеп сөйләде. Укучыларга алдагы сынауларында уңышлар теләде. Чыгарылыш сыйныф укучыларын район җитәкчелеге исеменнән котларга дип "Якты юл" газетасы мөхәррире, үзе дә шушы мәктәпне тәмамлаган Инзилә Маннуровна килде. Бөек Җиңүнең 70 еллыгы тантанасында үзе белән бергә җыр башкарган һәр укучыга киләсе яртыеллыкка газетага яздыруы турында квитанцияләр тапшырды. Бәйрәмгә ветеран укытучылар, әти-әниләр, бик күп башка кунаклар килгән иде. Җыр, биюләр, котлаулар бергә булды. Бәйрәм күңелле үтте.Хәерле юл, сезгә, балалар!
-
Конкурс сочинений о профессиях.
18.05.2015
Ученик 7 класса Хафизов Данияр (руководитель Валиева Л.М) занял 2 место в муниципальном этапе республиканского конкурса сочинений о профессиях(в номинации "Человек труда") Поздравляем!

















