Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кузкеевская средняя общеобразовательная школа» Тукаевского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы "Күзкәй урта гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423883, РТ, Тукаевский район, с. Кузкеево, ул. Мусы Джалиля, д 37 |
| Телефон: | (8852)237-68-01 |
| E-Mail: | Skuz.Tul@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Кузкеевская СОШ" Тукаевского муниципального района РТ |
| Руководитель: | Галиева Ландыш Фарсилевна |
| Год основания учреждения: | 1936 |
| У нас учатся: | 52 ученика, 8 воспитанников |
| У нас учат: | 12 учителей, 2 воспитателя |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кузкеевская средняя общеобразовательная школа» Тукаевского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы "Күзкәй урта гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе - новости
Страницы: << 61 ( 62 ) 63 64 65 66 67
-
"Өлкәннәр ункөнлеге" 04.10.2013

"Өлкәннәр ункөнлеге" кысаларында ветеран укытучыбыз Сабирова Роза Гәрәй кызы 6 нчы сыйныфта "Әдәплелек дәресе" үткәрде.
-
Курск сугышына 70 ел 29.09.2013

Курск сугышына 70 ел тулу уңаеннан мәктәбебездә кичә үткәрелде. Бу кичәне тарих укытучысы Хәсәншина Н.Х. әзерләде.
-
Салым системасы 29.09.2013

Җәмгыять белеме укытучысы Хәсәншина Н.Х. салым системасының барлыкка килү тарихы һәм аның эш принцибы турында сөйләде. РФ дә салым системасы, аның төрләре һәм әһәмияте турында укучыларга җиткерелде.
-
"Наркотикларга каршы көрәш айлыгы" 26.09.2013

"Наркотикларга каршы көрәш" айлыгы кысаларында "Сәламәт тәндә - сәламәт акыл", "Сәламәтлек - зур байлык" темаларына класс сәгатьләре үткәрелде. Шулай ук рәсем конкурсы оештырылды.
-
"Бөтенроссия йөгерү көне" 21.09.2013

"Бөтенроссия йөгерү көне"уңаеннан мәктәбебездә кросс узды.
-
Укытучылар Спартакиадасы. 09.09.2013

9 сентябрь көнне укытучылар арасында спартакиада узды. Спартакиадада 50 метрга йөгерү, йөзү, бадминтон, ату, озынлыкка сикерү, биеклеккә сикерүләр булды.
-
Сәламәт бала - сәламәт гаилә. 04.09.2013

"Сәламәтлек- зур байлык",- ди халык.Чыннан да сәламәтлек кеше бәхетенең нигезе, исәнлек булганда гына кеше теләк - омтылышларына ирешә, тирә - якны танып белә, хезмәттән, уеннан, физик күнегүләрдән ямь таба.
Мәктәбебездә "Сәламәт бала - сәламәт гаилә" исеме астында бердәм дәрес узды.Һәр класста сәламәтлек темасына сыйныф сәгатьләре үткәрелде. Шулай ук физкультура укытучысы Карпов В.И. күңелле эстафета,төрле ярышлар оештырды.
-
Белем бәйрәме.
02.09.2013
"Белем бәйрәме" кеше тормышында иң зур бәйрәмнәрнең берсе булып тора.Ул аны гомере буе матур хәтирә булып озата бара.Мәктәбебездә беренче сыйныф укучылары өчен беренче кыңгырау чыңлады.Барысы 8 укучы беренче тапкыр мәктәп бусагасын атлап керде.
-
"Помоги собраться в школу" 21.08.2013

"Помоги собраться в школу" акциясе буенча тулы булмаган гаиләдә тәрбияләнүче Габдуллин Дамирга укучы сумкасы бирелде. Сумканы районнан килгән вәкил Илсөяр Хәйдәр кызы тапшырды. Шулай ук тантанада мәктәп директоры Шайхаттаров М.М.,тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Кашапова Э.Н., шулай ук Дамирның әнисе дә катнашты.
-
Чыгарылыш кичәсе 24.06.2013

Бүген мәктәпне тәмамлаучы биш чыгарылыш сыйныф укучысы урта (тулы) гомуми белем турында аттестат алды. Шәйхетдинов Хәлим мәктәпне АЛТЫН медальгә тәмамлады. Кичәдә ата-аналар, укытучылар үзләренең котлауларын, теләкләрен кичәге укучыларга җиткерделәр.

















