Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кузкеевская средняя общеобразовательная школа» Тукаевского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы "Күзкәй урта гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423883, РТ, Тукаевский район, с. Кузкеево, ул. Мусы Джалиля, д 37 |
| Телефон: | (8852)237-68-01 |
| E-Mail: | Skuz.Tul@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Кузкеевская СОШ" Тукаевского муниципального района РТ |
| Руководитель: | Галиева Ландыш Фарсилевна |
| Год основания учреждения: | 1936 |
| У нас учатся: | 52 ученика, 8 воспитанников |
| У нас учат: | 12 учителей, 2 воспитателя |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кузкеевская средняя общеобразовательная школа» Тукаевского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы "Күзкәй урта гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе - новости
Страницы: << 61 62 63 ( 64 ) 65 66 67
-
Кошларга оя ясау. 08.04.2013

Яз җитүен барыбыз да көтеп алабыз. Без генә түгел, канатлы дусларыбыз да язны сагына. Җылы яклардан кайтучы кошкайларны без дә көтәбез. Мәктәбебездә кошлар көненә багышлап газеталар чыгардык, рәсем конкурсы үткәрдек, сыерчык оялары ясадык. Сыерчык ояларын мәктәп каршындагы агачларга урнаштырдык. Рәхим итегез, кошкайлар!
-
"Кошлар көне" 03.04.2013

Бүген мәктәбебездә “Кошлар- безнең дусларыбыз” дигән тема астында КВН үтте. Анда 7 нче сыйныф укучылары катнашты. “Кошкайлар” һәм “Пингвиннар” командалары үзара көч сынаштылар. Кызыл китапка кертелгән кошлар турында белемнәрен ныгыттылар,табышмакка җавап табу, мәкальләрне дәвам итү кебек сынаулар үттеләр. “Кошкайлар” командасы 1 нче урынга чыкты. Кичәне биология укытучысы Карпова В.В. әзерләде.
-
"Нәүрүз бәйрәме" 27.03.2013

27 нче март көнне мәдәният йорты каршында “Нәүрүз бәйрәме “үткәрелде. Бәйрәмне үзләренең матур чыгышлары белән укучылар башлап җибәрде, ә алардан соң эстафетаны бакча балалары, авыл яшьләре, өлкәннәр дәвам итте. Концерт карагач, авыл халкы мәдәният йортында Нәүрүз коймагы белән чәй эчәргә өстәл янына җыелды. Һәркем бу бәйрәмдә рәхәтләнеп күңел ачты, сыйланды һәм Нәүрүз бүләкләренә ия булды.
-
ДЙА 22.03.2013

19 -22 нче март көннәрендә “Круглое Поле мәктәбе” ндә 9 нчы сыйныфлар өчен ДЙА тапшырып карау үткәрелде.Мәктәбебездән 9 укучы катнашты.
-
БДИ 13.03.2013

5 -13 нче март көннәрендә “Яңа Поселок мәктәбе”ндә математика, рус теле һәм сайлаган фәннәр буенча БДИ тапшырып карау оештырылды. Безнең мәктәптән 5 укучы катнашты.
-
"Балкыш - 16" 11.03.2013

11 нче март көнне “Балкыш -16” балалар фестиваленең финал туры узды. Безнең мәктәптән Шәрипов Салават, Сахапова Динара, Салахова Фирүзә катнашты. Уңышлар сезгә!
-
"Ягез әле, кызлар!" бәйгесе 06.03.2013

8 нче март – Халыкара хатын - кызлар көне уңаеннан мәктәптә “Ягез әле, кызлар!” кичәсе үткәрелде. Анда 7-11 нче сыйныф укучылары катнашты. Барлыгы 3 команда булды. Һәр очрашу танышудан башлана. Бүгенге бәйрәм кичәсе дә танышудан башланды. Кызларның уңганлыгы, җитезлеге,тапкырлыгы,зирәклеге сыналды бу бәйгедә. Ярышлар вакытында кызлар үзләренең кунакчыл, тырыш, эшчән, кайчак- шук, шаян булуларын күрсәттеләр. Кирәк чакта өлгер-житез, булдыклы бит алар. Кызларның аш-суга осталыклары,булганлыклары да сыналды. Барлык бәйгеләрдән соң җиңүче итеп 9-11 сыйныф кызлары командасы билгеләнде.
-
Туган тел көне 21.02.2013

21 нче февраль - Халыкара Туган тел көне. Бу көн 2000 нче елдан башлап ЮНЕСКО карары нигезендә билгеләп үтелә башлады. Безнең мәктәптә бу көн бәйрәм төсен алды. Бәйрәмгә әзерлек бер ай алдан башланды. Укучылар телгә багышланган сочинениеләр, шигырьләр яздылар, викторина сораулары, ребуслар, башваткычлар төзеделәр, тел галимнәре, тел турында кызыклы материаллар тупладылар.Кичәне татар теле укытучылары Эльмира Нәҗип кызы һәм Нәзилә Фәнүр кызы үткәрде.
-
"Татар малае" бәйгесе 21.02.2013

23 нче февраль – Ватанны саклаучылар көне уңаеннан мәктәптә “Татар малае” бәйгесе үтте. Анда 2 -5 нче сыйныф малайлары катнашты. Алар визит карточкасы әзерләделәр, үзләре белән таныштырып, һөнәрләрен күрсәттеләр. Мәкальне дәвам итү, табышмак җавабын табу кебек биремнәр бәйрәмгә тагын да ямь өстәде.”Иң уңган бала”, “Иң талантлы бала” һәм башка шундый исемнәр бирелде. Ә “Татар малае” җиңүчесе итеп 5 нче сыйныф укучысы Хафизов Данияр танылды. 2 урында шул ук сыйныфтан Галеев Раил, 3 нче урынга 4 нче сыйныф укучысы Зарипов Данил чыкты .
-
"Балкыш - 16" 18.02.2013

18 нче февраль көнне Калмия мәдәният йортында "Балкыш - 16" балалар фестивале булды. 1 нче сыйныф укучысы Паллыева Тамилла, 5 нче сыйныф укучысы Шайхаттарова Алия, 8 нче сыйныф укучысы Мусина Диана, 9 нчы сыйныф укучылары Шарипов Салават, Сахапова Динара, Салахова Фирүзә, Вәлиева Ләйсән бик яхшы чыгыш ясадылар. Аларга уңышлар телибез!

















