Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кузкеевская средняя общеобразовательная школа» Тукаевского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы "Күзкәй урта гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423883, РТ, Тукаевский район, с. Кузкеево, ул. Мусы Джалиля, д 37 |
| Телефон: | (8852)237-68-01 |
| E-Mail: | Skuz.Tul@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Кузкеевская СОШ" Тукаевского муниципального района РТ |
| Руководитель: | Галиева Ландыш Фарсилевна |
| Год основания учреждения: | 1936 |
| У нас учатся: | 52 ученика, 8 воспитанников |
| У нас учат: | 12 учителей, 2 воспитателя |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кузкеевская средняя общеобразовательная школа» Тукаевского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы "Күзкәй урта гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе - новости
Страницы: << 61 62 ( 63 ) 64 65 66 67
-
Соңгы звонок 25.05.2013

Бүген мәктәбебездә 11 нче сыйныфлар өчен соңгы кыңгырау шалтырады. 11 нче сыйныфны 5 укучы тәмамлый.
-
"Пионер туган көн" 19.05.2013

-
"Бердәм экология дәресе" 16.05.2013

-
"Универсиада-2013" 15.05.2013

-
9 нчы май - Җиңү көне 09.05.2013

9 нчы май көнне Җиңү бәйрәме авылыбызның мәдәният йортында үткәрелде. Җиңү көнен бәйрәм итәргә балалар да, өлкәннәр дә бик ныклап әзерләнде. Җирле җитәкчеләр Ветераннарыбызны (сугыш ветераннары да тыл ветераннары да чакырулы иде) котлап бәйрәмне ачып җибәрделәр. Бәйрәмне мәктәбебезнең тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Эльмира Нәҗип кызы алып барды.Бәйрәм укучылар һәм өлкәннәр бергә әзерләгән бәйрәм концерт номерлары белән үрелеп барды. Матур җырлар, дәртле биюләр, әдәби-музыкаль монтаж Ветераннарыбызның күңеленә бик хуш килде. Бәйрәм мәдәният йорты янында Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар истәлегенә куелган һәйкәлгә венок салу һәм алар истәлегенә бер минут тынлык белән дәвам итте. Соңыннан Ветераннарыбызны чәй өстәленә дәштеләр.
Хөрмәтле Ветераннарыбыз бәйрәмне оештыручыларга, концерт программасын әзерләүчеләргә, зур рәхмәтләрен белдерделәр...
-
Ветераннар белән очрашу. 07.05.2013

Бөек Җиңүнең 68 еллыгы уңаеннан Күзкәй урта гомуми белем бирү мәктәбендә ветеран укытучыбыз, Бөек Ватан сугышы ветераны Сизов Александр Прокофий улы белән очрашу үткәрелде. Аны тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Эльмира Нәҗип кызы оештырды. Александр Прокофий улы укучыларга сугышның рәхимсезлеген, анда күргәннәре турында бәйнә-бәйнә сөйләде. Шушы авыр шартларда да алар, барлык илебез кешеләре кебек үк, үз-үзләрен аямыйча көрәшә, батырлык үрнәкләре күрсәтеп, Җиңүне якынайту өчен үзләреннән зур өлеш кертә. 1418 көнгә сузылган сугыш авыр һәм мәрхәмәтсез булган. Шул шартларда да авылдашларыбыз аның азатлык сугышы икәнлеген аңлап, дөреслекнең җиңәчәгенә ышанып көрәшә. Аларның һәммәсен бер фикер били: туган ил, Җиңү. Моңа аларның алгы сызыктан язылган хатлары дәлил. Өчпочмаклы солдат хатларының һәрберсендә диярлек үзләре турында кайгырту, борчылу хисләре юк, киресенчә, өйдәгеләрне тынычландыру, алар хәлен җиңеләйтергә теләгән зур мәгънәле фикерләр язылган.
Ниһаять, ул көн, Җиңү көне килә.Бүгенге көндә Күзкәй авылы җирлегендә 5 ветеран яши. Мөмкинлек булган саен, мәктәптә сугыш ветераннары белән очрашулар оештырабыз. Алар сугышта күргәннәрен сөйли, полкташ дусларын исләренә төшерә, безне кызыксындырган сорауларга җавап бирә.
-
"Я - исследователь" 26.04.2013

26.04.13 прошел очный тур Поволжской юношеской научно-исследовательской конференции «Я - исследователь». Там успешно выступила ученица 10 класса Шакирова А. и была награждена дипломом III степени и свидетельством участника очного тура. Научный руководитель - Карпова В.В., учитель биологии и химии.
-
Язгы өмә. 22.04.2013

Яз кояшы җир өстен кардан чистартуга кешеләр өмәләргә чыгалар. Чөнки кар астында капланып яткан чүп-чар, яфрак, һ.б. калдыклар җир өстен ямьсезләп тора, һаваны пычрата, күзләрне иркәләүче үләнгә үсәргә комачаулый. Безнең мәктәп укучылары бу көннәрдә җиң сызганып территорияне чистарталар. Һәркемнең кулында чиләк, тырма, себерке. Бергәләп тырышкач, эшнең нәтиҗәсе дә күренә. Тирә-ягыбызны саклау, яшелләндерү һәркемнең бурычы икәнен онытмасак иде.
-
"Паруса науки" 20.04.2013

20.04.13 прошел Республиканский фестиваль исследовательских работ учащихся 9-11 классов. Там участвовала ученица 10 класса Шакирова А.Т. и была награждена грамотой за наглядность и результативность работы. Научный руководитель Карпова В.В.
-
Йолдыз сәгате 12.04.2013

Тукай! Бу исем бик җылы булып безнең күңелләргә мәңгелеккә урнашкан. Гомер буе ул безнең йөрәк түребездә идеал булып саклана, сүнмәс йолдыз булып балкып тора. Әле беренче класста укырга өйрәнгәндә үк укучылар, бөек шагыйрь белән бергә:
И, туган тел, и, матур тел, әткәм-әнкәмнең теле
Дөньяда күп нәрсә белдем син туган тел аркылы! – дигән юлларны бөтен ихласлары белән кабатлыйлар. Безнең күңелләрдә туган илгә, туган халыкка, туган телгә мәхәббәт хисе әнә шулай Тукай исеме белән бергә туа.
4 нче класста Габдулла Тукай иҗаты һәм тормышы турында белемнәрне тирәнәйтү максатыннан “Йолдыз сәгате” уены оештырылды. Аны башлангыч сыйныф укытучысы Шайхаттарова Индера Мөхтәр кызы үткәрде. Укучыларның зирәклеге, тапкырлыгы сыналды.Балалар Тукай иҗатын яратып өйрәнгәннәр, күп шигырьләрен яттан беләләр.

















