Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение – Саушская основная общеобразовательная школа Тюлячинского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 420093, Республика Татарстан, Тюлячинский район, c. Сауш, ул. Сиразетдиновых, д.47 |
| Телефон: | +7(843)-605-20-04 |
| E-Mail: | school_saush@mail.ru, Ssau.Tul@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ- Саушская основная общеобразовательная школа Тюлячинского района РТ |
| Руководитель: | Хасанова Альбина Мубаракзяновна |
| Год основания учреждения: | 2002 |
| У нас учатся: | 19 учащихся, 7 воспитанников |
| У нас учат: | 11 учителей, 2 воспитателя |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение – Саушская основная общеобразовательная школа Тюлячинского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 111 112 113 114 ( 115 ) 116 117 118 119 120 >>
-
8 март - Халыкара хатын-кызлар көне 10.03.2014

"Илгә матурлыкны, җиргә батырлыкны сез бирәсез, газиз әниләр", - исемләнгән бәйрәм кичәсе үтте.
-
Тимурчылар сафта. 06.03.2014

Мәктәптә сугыш һәм тыл ветераннарына ярдәм йөзеннән укучылар тимурчылык эшен активлаштырды.
-
Хәрби-патриотик айлыкны йомгаклау. 04.03.2014

Хәрби-патриотик айлыкның планы нигезендә үткәрелгән ярышларга нәтиҗәләр чыгарылды, алдынгы укучылар билгеләнде.
-
Көтеп алган "Аҗаган". 03.03.2014

Язның беренче көнендә укучыларның көтеп алган "Аҗаган" ярышы үтте. Хәрби-патриотик айлыкның соңгы көнне, соңгы нәтиҗә ясаучы ярышы иде бу. Ай дәвамында укытучылар тарафыннан оештырылган ярышларда укучылар сынатмаска тырыштылар. Укучылар бик актив булдылар.
-
Бездә биатлон үтте. 28.02.2014

28 нче февраль көнне 7 нче сыйныфлардан алып 11 нче сыйныфлар арасында биатлон ярышы булып үтте. Укучылар чаңгы ярышында, төз атуда үзләрен сынадылар. Һәр команда да җиңүгә омтылды. Катнашучылар, командалары алгы сафка чыксын өчен, бар тырышлыкларын куйды. Нәтиҗәдә кызлар, малайлар арасында да "Кыюлар" командасы җиңү яулады.
-
Ярышлар, ярышлар, ярышлар ... 26.02.2014

24 һәм 25 нче февраль көннәрендә хәрби-патриотик айлык кысаларында "Көчлеләр һәм җитезләр" (егетләр арасында), "Күңелле стартлар (кызлар арасында) ярышлары булып үтте.
-
"Без әтиләр белән көчле" 24.02.2014

22 февраль көнне Ватанны саклаучылар көненә багышланган "Без әтиләр белән көчле" дип исемләнгән бәйрәм кичәсе үтте. Кичәгә мәктәптә укучы балаларның әтиләре чакырылган иде. Бәйрәм әтиләргә багышланган концерт номерлары белән башланып китте. Башлангыч сыйныф укучылары әтиләргә үз куллары белән ясаган бүләкләрен тапшырдылар.
-
Конкурс "Замечательный вожатый" 21.02.2014

20 февраля в ЦДТ прошел районный тур республиканского конкурса "Замечателный вожатый". Из нашей школы участвовала ученица 10 класса Зайнутдинова Разина. Разина стала победителем в номинации "Самый эрудированный" отрядный вожатый. Поздравляем!
20 нче февраль көнне район балалар иҗат үзәгендә республикакүләм отряд вожатыйлары район ярышы булып үтте. Отряд вожатыйлары төрле конкурсларда катнаштылар. Алар игътибарлыкка уен, газета чыгару, тестлар эшләүдә үзләрен сынап карадылар. Безнең мәктәптән бу конкурста 10 нчы сыйныф укучысы Зәйнетдинова Рәзинә катнашты һәм "Самый эрудированный" отряд вожатые номинациясендә җиңү яулады. Котлыйбыз!
-
Хәрби-патриотик айлык кысаларында укучылар арасында шорт-трек ярышы
21.02.2014
20 нче февраль көнне укучылар арасында спортның шорт-трек төре ярышы булды. Бу төрдә дә укучыларыбыз сынатмады.
-
Хәрби-патриотик айлык дәвам итә.
18.02.2014
17 февраль көнне мәктәптә егетләр арасында баскетбол, кызлар арасында волейбол ярышлары булып үтте.















