Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение – Саушская основная общеобразовательная школа Тюлячинского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 420093, Республика Татарстан, Тюлячинский район, c. Сауш, ул. Сиразетдиновых, д.47 |
| Телефон: | +7(843)-605-20-04 |
| E-Mail: | school_saush@mail.ru, Ssau.Tul@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ- Саушская основная общеобразовательная школа Тюлячинского района РТ |
| Руководитель: | Хасанова Альбина Мубаракзяновна |
| Год основания учреждения: | 2002 |
| У нас учатся: | 19 учащихся, 7 воспитанников |
| У нас учат: | 11 учителей, 2 воспитателя |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение – Саушская основная общеобразовательная школа Тюлячинского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 111 112 113 114 115 116 117 118 ( 119 ) 120 >>
-
4 класста тест
10.12.2013
Бүген мәктәптә 4 сыйныф укучылары математикадан тест эшләделәр.
-
Геройлар көне
09.12.2013
1995 елдан башлап 9 декабрь Россиянең Ватан Геройлары көне буларак билгеләп үтелә. Шул уңайдан тарих укытучысы Гарифуллина Гөлназ Габделгазизовна мәктәп музеенда Ватан Геройларына багышланган дәресләр үткәрде.
-
Математика атналыгы башланды 09.12.2013

Бүген мәктәптә математика атналыгы башланып китте. Укучылар үзләре әзерләгән темалар буенча "Бөек математиклар" турында сөйләделәр.
-
Математика атналыгы 07.12.2013

9 декабрьдән 14 декабрьгә кадәр математика атналыгы игълан ителде. Укучыларга атна буена план төзелде. Эшләр бүлеп бирелде. Укучыларга уңышлар телибез.
-
Кино карадык 06.12.2013

Инвалидлар декадасы уңаеннан бүген тәрбия сәгатендә укучыларга кино күрсәтелде.
-
Инвалидлар декадасы уңаеннан 04.12.2013

1- 10 декабрьгә кадәр "Инвалидлар декадасы" узу уңаеннан мәктәптә план төзелде. План нигезендә бу уңайдан чаралар үтә. Шуларның берсе авылда инвалид бала Хабибуллина Гөлчәчәк янында булу, аңа дип укучылар тарафыннан бүләкләр әзерләнде, укытучылар тарафыннан күчтәнәчләр. 3 декабрь көнне Гөлчәчәкнең яшьтәш укучылары белән Гөлчәчәк янына бардылар. Балаларның килүенә, аларның алып килгән бүләк күчтәнәчләренә Гөлчәчәк бик сөенде. Алар бергәләп җырлар җырладылар, биеделәр, уйнадылар, рәсемнәр ясадылар.
-
Бозда сак бул! 03.12.2013

Мәктәп күләмендә кышкы чорда сакчыллык чараларын кисәтү уңаеннан укучыларга куркынычсызлык кагыйдәләре буенча инструктаж үткәрелде.
-
Ветеран янында булып кайттылар
02.12.2013
2 декабрь көнне 9 укучы, 2 укытучы Бөек ватан сугышы ветераны Сираҗетдинов Рифкат абый янында булып кайттылар. Укучылар Рифкат абыйның тормышы белән таныштылар, үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар алдылар. Укучылар Рифкат абыйга даими ярдәм итеп торалар, киләчәктә дә аны ташламаска сүз биреп саубуллаштылар..
-
Әбүнәче көне
02.12.2013
Узган атнада мәктәптә "Әбүнәче көне" үткәрелде. Анда почтальон Имаметдинова Алсу чакырылды. Ул рус һәм татар телләрендә нәшер ителүче басмалар белән таныштырды. Балалар өчен булган басмалар турында сөйләде. Ахырдан газета -журналларга язылу башкарылды.
-
Әниләр бәйрәме 29.11.2013

" Әнкәй җирдә иң зур кеше" исеме астында әниләр бәйрәме үткәрелде.















