Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Мемдельская средняя общеобразовательная школа имени Хай Вахита Высокогорского муниципального района Республики Татарстан"/ "Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районы Хәй Вахит исемендәге Мәмдәл гомуми урта белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422728, РТ, Высокогорский район, с. Мемдель. ул. Кооперативная 1а |
| Телефон: | +7(843)-656-02-19 |
| E-Mail: | memdel@mail.ru, Smmd.Vsg@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Мемдельская СОШ имени Хай Вахита" |
| Руководитель: | Фаттахов Фархат Абдулхаевич |
| Год основания учреждения: | 1927 |
| У нас учатся: | 92 учеников + 25 воспитанников |
| У нас учат: | 15 пед. работников + 2 воспитателя |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Мемдельская средняя общеобразовательная школа имени Хай Вахита Высокогорского муниципального района Республики Татарстан"/ "Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районы Хәй Вахит исемендәге Мәмдәл гомуми урта белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 141 142 ( 143 ) 144 145 146 147 148 149 150 >>
-
Яңа ел газеталарына конкурс 23.12.2013

-
"Сыннар" конкурсы 20.12.2013

-
Яңа елга хәзерлек 20.12.2013

Һәр сыйныфта Яңа елга хәзерлек эшләре гөрли. Сыйныф бүлмәләрен, коридорларны бизиләр.
-
Күңелле очрашу 13.12.2013

Күңелле очрашу
Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Республиканың Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, 20 дән артык пьеса, күпләгән скетч, дүрт опера либреттосы, балалар өчен әсәрләр, публицистик һәм тәнкыйди мәкаләләр авторы, күренекле драматург, ә иң кадерлесе – авылдашыбыз Хәй Вахитның тууына 95 ел тулуга багышланган “Вакытлыча җиргә төшкән йолдыз булгансыңдыр син...” дип аталган кичә безнең Мәмдәл урта мәктәбендә узды.
Кичәбезгә кунак булып, Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты ( Х.Вахитның “Беренче мәхәббәт” спектаклендәге Рәхилә роле өчен) Гәрәева Наилә Хәким кызы; КФУы Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты, С.Сәйдәшев исемендәге Югары сәнгать мәктәбенең сәнгать һәм хореография факультеты доценты Нургаянова Неля Хәбибулла кызы; ТР Биектау муниципаль районы мәгълүмати үзәк директоры Зиннурова Гөлнур Исмәгыйль кызы; ТР Биектау муниципаль районы мәгариф бүлегенең милли эшләр буенча методисты Юнысова Сәлимә Фәндус кызы килде.
Кичәнең икенче өлешендә Х.Вахитның тормыш иптәше Рәфига ханым, улы Илдар, бертуган сеңлесе Надирә ханым, сеңлесенең улы Рәмзис әфәнде; туганнан туган энеләре Фиркать һәм Шәүкәт Вахитовлар белән җылы очрашу узды. Һәркайсы драматург турында истәлекләр, хатирәләре белән уртаклаштылар, сорауларга җавап бирделәр, мәктәп музеена Х.Вахитның шәхси әйберләрен бүләк иттеләр. Очрашу матур шигырьләр һәм Газизов Руслан башкаруындагы моңлы җырлар белән үрелеп барды.
-
“Яшь актерлар” бәйгесе 13.12.2013

“Яшь актерлар” бәйгесе нәтиҗәләре
Х.Вахитның тууына 95 ел тулу уңаеннан мәктәбебездә районкүләм “Яшь актерлар” бәйгесе узды.
“Сәхнәләштерелгән өзекләр” номинациясендә төп җиңүчеләр: 1урын – Бөреле урта мәктәбе укучылар коллективы (“Кияүләр” спектакле), җитәкчеләре - Равилова Г.В., Гобәйдуллина А.Ф.; 2 нче урын –Мүлмә мәктәбе укучылар коллективы (“Кияүләр”), җитәкчеләре - Хуҗиева Г.Р., Минһаҗетдинова Р.Ф. һәм Шәпше урта мәктәбе (“Илһамия” комедиясе), җитәкчеләре - Нуретдинова Ф.С., Хәмидуллина Ә.А; 3 нче урын – Дөбъяз урта мәктәбе (“Мәхәббәтең чын булса”пьесасы), җитәкчесе –Вафина Г.И. һәм Мәмдәл урта мәктәбе (“Беренче мәхәббәт”), җитәкчесе –Газизов Р.Р.
“Монолог” номинациясе җиңүчесе булып Шәпше урта мәктәбе укучысы Шәвәлиева Регина танылды (Мәхәббәтең чын булса”), җитәкчесе – Вәлиуллина С.М.
“Скетч” номинациясендә, “Җилкуар” әсәрен сәхнәләштереп, Биектауның беренче номерлы урта мәктәбе укучылары җиңде, җитәкчесе – Галиәхмәтова Р.И.
Хатын-кыз ролен иң оста башкаручы - Бөреле мәктәбе укучысы Миндиярова Аида, ир-ат ролен оста башкаручы –Мәмдәл урта мәктәбе укучысы Җамалиев Инсаф, иң оста куючы режиссер булып Бөреле мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучылары Равилова Г.В., Гобәйдуллина А.Ф танылды.
Суыксу урта мәктәбе укучылары сәхнәләштергән “Беренче мәхәббәт” (җитәкчеләре- Гарипова К.Б.,Сәгъдиева Э.К.), Айбаш урта мәктәбе укучылары оста башкарган “Илһамия” комедиясе (җитәкчеләре- Абдуллина Г.Х., Низамиева Ә.Н.); “Егет өйләнә” скетчы белән көлдергән Ямәширмә мәктәбе укучылары (җитәкчесе –Сираева Р.Х.); уйланырга мәҗбүр иткән “Сырхавына күрә дәвасы” скетчын күрсәткән Биектауның беренче номерлы урта мәктәбе укучылары (җитәкчесе - Сәләхова С. Р.); “Мәхәббәтең чын булса” әсәреннән монолог башкарган Чыпчык мәктәбе укучысы Хәкимова Алия (җитәкчесе - Хәкимуллина Э. М.) чыгышын да тамашачылар бик яратып кабул иттеләр.
-
24 нче ноябрь - Әниләр көне 24.11.2013

Кеше кем генә булмасын, аны якты дөньяга җир йөзендә иң бөек кеше – АНА тудырган. Без үзебезнең барлыгыбыз белән әниләргә бурычлы. Һәрберебезнең иң назлы, ихлас хисләре шушы кадерле кеше белән бәйләнгән. Әни булган җирдә һәрвакыт җылылык, яктылык һәм наз бар. Ул теләсә кайсы вакытта, иң авыр хәлләрдә дә һәрвакыт яныбызда: тынычландыра, ярдәм итә, хаталардан саклый. Бүген бу бөек хезмәткә лаеклы бәя биргәндә без улларын һәм кызларын аякка бастыру, аларга үз юлларын табуда ярдәм итүдә күпме көч, батырлык һәм сабырлык кирәклеген бик яхшы аңлыйбыз.
Әлеге бәйрәм көнендә мин әниләребезгә һәм булачак әниләргә чын күңелдән рәхмәтемне белдерәм. Балаларыгыз һәрвакыт сезне яратсын! Алар үзләренең уңышлары һәм бәхетләре белән куандырсын! Сезгә сәламәтлек, шатлык, иминлек һәм гаилә җылысы телим.
-
КГМУ студентлары белән очрашу 23.11.2013

-
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Зыятдинов Азат Шаймулла улы белән очрашу 20.11.2013

20 нче ноябрь көнне Мәмдәл урта мәктәбендә Татарстан Республикасы
-
Айбаш, Кавал, Суксу һәм Мәмдәл укытучылары спартакиадасы 20.11.2013

Айбаш, Кавал, Суксу һәм Мәмдәл урта мәктәбе укытучылары көч сынашты.
-
«Мин авылны сайлыйм!» фәнни-тикшеренү, проект һәм иҗат эшләренең IV республика бәйгесе 15.11.2013

15 нче ноябрь көнне мәктәбебездә югары сыйныф укучыларының «Мин авылны сайлыйм!» фәнни-тикшеренү, проект һәм иҗат эшләренең IV республика бәйгесе булып узды.
Бәйгене оештыручы – педагогика фәннәре кандидаты, доцент, мәктәбебез директоры Газизова Фәридә Габдулла кызы.
Әлеге бәйгедә республиканың 15 районыннан 160ка якын укучы һәм аларның укытучы-фәнни җитәкчесе катнашты. Укучылар «Туган як тарихы», «Туган якның этнографиясе», «Туган якның экологиясе һәм табигатьтән файдалану», «Авыл һөнәрләре», «Авыл өе», «Авыл – отышлы урын: эшмәкәрлек һәм кече бизнес нигезләре» дигән темаларга фәнни эшләр язып-әзерләп килгән иде һәм шул темалар буенча секцияләргә бүленеп эшләде. Мәктәп укучыларының фәнни-тикшеренү, проект һәм иҗади эшләрен, Идел буе федераль университетның (Казан) экология һәм география, педагогика һәм психология институтлары, Казан дәүләт аграр университетның, Казан ветеринария медицина академиясенең танылган профессорлары, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең күренекле галимнәре, ТР Мәгариф һәм фән, Экология һәм табигый ресурслар министрлыкларының әйдәп баручы белгечләре тыңлап һәм карап, доклад һәм чыгышларның һәркайсына югары бәя бирде.Бәйге материаллары буенча 3 кисәктән торган җыентык басылды. Җиңүче укучылар дипломнар, актив катнашучылар грамоталар белән бүләкләнде. Җиңүчеләр арасында үзебезнең укучыларыбыз да күп! Котлыйбыз аларны!!!








