Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия №27 с татарским языком обучения имени Хади Такташа» Вахитовского района г. Казани
Визитная карточка
| Адрес: | г. Казань, ул. Назарбаева 48 |
| Телефон: | +7(843)-277-23-28 |
| E-Mail: | schg027@mail.ru S27.kzn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Гимназия № 27 с татарским языком обучения" |
| Руководитель: | Хуснутдинова Люция Гапхадиевна |
| Год основания учреждения: | 1934 |
| У нас учатся: | 757 учащихся из них 0 иностранный гражданин |
| У нас учат: | 47 педагога |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия №27 с татарским языком обучения имени Хади Такташа» Вахитовского района г. Казани - новости
Страницы: << 301 302 303 ( 304 ) 305 306 307 308 309 310 >>
-
Халыкара балалар ышаныч телефоны көне 17.05.2014

Бүген гимназиябездә Халыкара балалар ышаныч телефоны көненә багышланган чаралар узды.
Балалар ышаныч телефоны һәрбер балага ярдәм, киңәш сорарга мөмкинлек бирә, авыр вакытта дөрес карар итәргә булышып торучы элемтә. Бу һәм башка мәглүмәтләрне балалар өчен әңгәмәдәш-психолог Хафизова С.Ф. аңлатып бирде. Бердәм балалар ышаныч телефонының номеры 8-800-2000-122.
-
“Кошлар бәйрәме” 16.05.2014

Ел саен Казан Зоопаркында “Кошлар бәйрәме” үткәрелә. Быел да бу бәйрәм зурлап үткәрелде. Гимназиябез укучылары бу бәйрәмгә бик күп кош оялары алып килделәр. Шулар арасыннан 1 а сыйныф укучысы Вафина Гүзәл I дәрәҗәле диплом белән бүләкләнде. Гүзәл, киләчәктә дә кошларның якын дусты булып кал!
-
Бакчабызның беренче чәчәкләре 16.05.2014

Яз килеп, бар дөньяны яшеллеккә күмде: агачлар, куаклар гимназия тирәсен яктыртып, нурга күмде, ә бакчабызда беренче чәчәкләр хуш исләрен таратып, инде көн саен безне шатландырып торалар. Бакчабызның чәчәккә күмелүе юкка гына түгел, апрель башыннан ук гимназиябез "Чәчәкле Казан" акциясенә кушылды. Шәһәребез мэры И. Метшин сүзе буенча, Казанда Балалар яклау көненә барлык чәчәкләр атырга тиеш. Моның нигезендә шәһәргә карата мәһәббәт һәм тирәдәгеләргә карата хөрмәт булып тора. Без дә шул максатта эш йөртүебез белән горурланабыз!
-
“Бердәм экологик дәрес” 15.05.2014

“Бердәм экологик дәрес” акциясе кысаларында 2 а сыйныфында Халыкара экологик белем көненә багышлап класс сәгате үткәрелде.
-
15 май - Халыкара гаилә көне 15.05.2014

ГАИЛӘ - ул дөньяда яшәүче парларга бердәнбер, һич башка кабатланмый торган ышаныч, терәк урыны. Кош канаты - пар белән, ир канаты - яр белән.
Гаилә - ул җан тынычлыгы таба торган урын.
Гаилә - ул бик нык яраткан эшеңне эшләп арыганнан соң, йөрәгенә тынычлык, шифа бирә торган бик изге бер урын.
Гаилә - ул менә шушы дөнья мәшәкатьләреннән, борчуларыннан, дөнья тигезсезлеге, гаделсезлек, хәсрәтләнүләрдән ял итә торган урын.
Гаилә көне белән котлыйбыз!
-
Единый экологический урок 12.05.2014

12 мая 2014 года в нашей гимназии прошли классные часы в рамках акции «Единый экологический урок», посвященный Международному Дню экологического образования при содействии Министерства экологии и природных ресурсов РТ.
-
Поэтический десант
09.05.2014
6 мая на площади 1 мая, у памятника М. Джалиля состоялся поэтический десант, посвященный 69-летию со дня Победы в Великой Отечественной войне для представителей ДОО и органов ученического самоуправления школ Вахитовского района. В этот же день стартовала акция «Георгиевская ленточка». Из нашей гимназии участвовали учащиеся 5б класса Баширова Д., Галиева Д., Мурзина И., Абдульманов С., Шагавиев И. (рук. Хакимова Р.И.). Баширова Дина исполнила стихотворение Мусы Джалиля "Төрмәдә төш"
-
Җиңү көненә багышланган концерт 09.05.2014

7нче майда гимназиябездә Җиңү көненең 69 еллыгына багышланагн кичә үтте. Кичәгә сугыш ветераннары һәм ветеран укытучылар чакырылды. Иң элек ветераннар катнашында һәр сыйныфта сыйныф сәгатьләре узды, аннан соң тантаналы рәвештә кунакларыбызны актлар залында каршы алдык.
-
С ПРАЗДНИКОМ ПОБЕДЫ! 09.05.2014

9 Мая отмечается День Победы советского народа в Великой Отечественной войне 1941-1945 годов над фашистской Германией. С ПРАЗДНИКОМ ПОБЕДЫ!
-
9нчы май - Җиңү көне 09.05.2014

Бүген 8а, 8б сыйныфы укучылары (кл.җит. Абдульманова Н.А., Камалиева З.Н.) Җиңү паркындагы чараларның тамашачылары булдылар.. Укучылар Җиңү көненә багышланган концерт карадылар, сугыш чорында кулланылган техника белән таныштылар.




