Муниципальное автономное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад №273 комбинированного вида с татарским языком воспитания и обучения» Вахитовского района г.Казани/Казан шәһәре Вахитов районының "Татар телендә тәрбия һәм белем бирүче 273 нче катнаш төрдәге балалар бакчасы" мәктәпкәчә белем муниципаль автономияле учреждениясе
Визитная карточка
| Адрес: | 420021, РТ, г. Казань, ул.С.Садыковой, д.3, второе здание ул.Нариманова, д.70 |
| Телефон: | +7(843)-293-80-93;+7(843)-293-37-27 |
| E-Mail: | madou.273@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МАДОУ "Детский сад №273" |
| Руководитель: | Камалетдинова Ильмира Харуновна |
| Год основания учреждения: | 1969 |
| У нас учатся: | 210 детей, из них иностранных граждан - 5 |
| У нас учат: | 21 педагог |
Муниципальное автономное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад №273 комбинированного вида с татарским языком воспитания и обучения» Вахитовского района г.Казани/Казан шәһәре Вахитов районының "Татар телендә тәрбия һәм белем бирүче 273 нче катнаш төрдәге балалар бакчасы" мәктәпкәчә белем муниципаль автономияле учреждениясе - новости
Страницы: 1 2 3 4 ( 5 ) 6 7 8 9 10 >>
-
12 июнь-Рәсәй көне 12.06.2023

12 июнь- Рәсәй көне! Рәсәй -туган илебез, безнең бөек Ватаныбыз. Без аны нык яратабыз. Илебезнең күге һәрвакыт аяз, көннәребез тыныч булсын! Бәйрәм белән!
-
Сабантуй 09.06.2023

Бакчабызда шаулап Сабантуе узып китте. Татар халкының милли бәйрәменә кунакка Су анасы да килгән иде. Балалар аның белән бергәләп төрле ярышларда катнашты: кашык белән йомырка ташыды, аркан тартышты, капчык белән "сугышты", галош киеп йөгерде, чүлмәк ватты, ат чабышында узышты. Шуңа күрә һәр бала Су анасыннан бүләк тә алды әле. Бәйрәм бик күңелле узды.
-
Котлыйбыз! 07.06.2023

Мәктәпкә әзерлек төркемендә тәрбияләнгән бертуган Сайкин Исмаэль һәм Миладаны "Поэтическая весна" яшь шигырь сөйләүчеләр конкурсындагы җиңүләре белән котлыйбыз. Афәрин!
-
А.С. Пушкинның туган көне 06.06.2023

6 июнь-рус халкының бөек шагыйре А.С. Пушкинның туган көне. Әлеге көн Рәсәйдә Пушкин көне (Рус теле көне) буларак та билгеләнеп үтелә. Бу көнне балаларыбыз бөек шагыйрьнең әсәрләрен искә төшерделәр, бергәләп кызыклы өзекләрен тыңладылар.
-
1 июнь - Халыкара балаларны саклау көне 01.06.2023

Бүген бакчабызда 1 июнь - балаларны саклау, яклау көне узды. Балачак бәйрәмендә балалар актив катнашты: биеде, шигырь сөйләде, төрле эстафеталарда катнашты һәм уй-хыялларын рәсемгә төшерде. Бәйрәм уңаеннан теләкләрнең изгеләрен генә телисе килә: балаларыбызның гамьсез балачагы күңелле үтсе!. Һәр бала сау-сәламәт булып, әти-әниле тигез гаиләләрдә тәрбияләнсен!
-
"Чыгарылыш кичәсе" 29.05.2023

Сау бул инде, гүзәл бакча,
Безнең җылы оябыз.
Синдә үсеп канат ярдык,
Инде юлга чыгабыз.
Кадерле, мәктәпкә әзерлек балалары! Сезне беренче чыгарылыш кичәгез белән чын күңелдән котлыйбыз. Сезгә ак юллар, белем илендә күп шатлыклар телибез!
-
"Татар кызы" конкурсы 24.05.2023

"Татар Кызчыгы -2023" катнашып, Яруллина Әдилә район күләмендә 1 нче урынны яулады. Аны һәм аңа булышкан кызларны чын күңелдән котлыйбыз.
-
Социаль партнерларыбыз 12.05.2023

Бүген безнең күптәнге дусларыбыз-социаль партнерларыбыз бездә кунакта. 3 нче номерлы музыка мәктәбендә укучылар һәм аларның укытучылары үзләренең талантлары белән бүлеште.
-
Үлемсез полк! 05.05.2023

Безнең һәр елгы Үлемсезлек полк акциясе ике бинада да быел да узды!
-
Бөек Җиңү бәйрәме! 04.05.2023

Бүген бакчабызда Бөек Җиңүнең 78 еллыгына багышланган музыкаль чаралар узды. Зурлар һәм мәктәпкә әзерлек төркеме балалары бу чараларда шигырьләр сөйләделәр, сугыш еллары җырларын җырлардылар, чын солдатларча, төрле ярышларда катнаштылар. Бәйрәм бер минут тынлык белән тәмамланды.








